Ә йолдызлар әле
Яңа гына торып,
Төнге сменага
Чыгып баскан кебек,
Тере, батыр карап
Елмаялар серле,
Зирәк караш белән
Күзәтәләр җирне.
Җир йокыга чумган,
Ә йолдызлар уяу.
Янып торыр алар
Төне буе шулай.
Әллә алар сакчы
Каскасына теккән
Кызыл йолдызларның
Шәүләләре микән?
Әллә самолётлар
Канатына чиккән
Ал йолдызлар шулай
Күктә чагыла микән?
Ерак-ерак чиктә
Кызыл сакчы тора.
Ул да шулай тере,
Ул да шулай уяу.
Винтовкасы – корган,
Патрон – сумкасында.
Кызыл йолдыз яна
Яшел каскасында.
Аның күзләреннән
Йокы төсе качкан.
Көнбатышын куе
Кара болыт баскан.
Болытларга каршы
Батыр яна йолдыз.
Дошман үтә алмас,
Дуслар, тыныч булыгыз!
Җәйге аяз төндә
Зәңгәр күккә карыйм.
Зәңгәр күктә янган
Йолдызларны саныйм.
Төнебез тыныч безнең
Алар янган чакта,
Чөнки йолдыз таккан
Кызыл сакчы сакта!
1936
Биш ел бергә гомер сөргән
Хатыным мине ташлады.
Бер очучы егет белән
Сөешеп йөри башлады…
Беркөн алар икесе бергә
Самолётта очканнар.
Миңа язу калдырганнар,
Борчылмаска кушканнар.
Борчылуын борчылмадым,
Ләкин үтә хурландым.
Үземне дә бик хурладым,
Хәтер саклап тормадым.
Көнчелегем чиктән ашты,
Әйтмәгән сүз калмады.
Самолётны уйлап тапкан
Галимне дә каргадым.
– Кешеләргә җир тар микән,
Каян чыккан бу очу?
Җирдә куып җитәр идең,
Күкнең бармы соң очы?
Бер көн шулай азаплангач,
Икенче көн таң белән —
Почтальон ишек кага,
Килгән телеграм белән.
Телеграмны хатын суккан:
«Җаным, фәлән-фәсмәтән,
Очучыны яратмыймын,
Бары сине яратам.
Аның белән талаштым да
Бәйләнешне бетердем.
Биш йөз километр очкач,
Парашютта сикердем».
Шуны укыгач, әй куандым,
Гел шуны уйлап йөрдем.
Парашютны ясаучыга
Мең-мең рәхмәт яудырдым.
– Әй… – мин әйтәм, – очучы дус,
Очам диеп масайма!..
Нинди биек алып менсәң дә
Минем хатынны сайлап —
Барыбер саклый алмагансың,
Бозгансың шул талашып.
Синдә булса пропеллер,
Ә хатында – парашют.
Ләкин әле бер шигем бар:
Хатыным самолётыннан
Сикерүен сикергән, тик
Кайда барып утырган?!
Җилле көнне парашютны
Җил еракка очыра бит!..
Күңеле парашютлы хатын
Чын да эчне пошыра бит.
Ләкин, дуслар, ышанмагыз,
Болай гына сөйләдем.
Андый-мондый бәлаләрдән
Тыныч әле йөрәгем.
Самолётны да яратам,
Парашютны да сөям.
Мин бу әкиятне сөйләдем
Тик бер киная белән.
Бар бит шундый хатыннар да —
Һәрбер егеткә гашыйк.
Йөрәкләре – пропеллер,
Итәкләре – парашют.
Сентябрь, 1936
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларына тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!
Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.
Җилбер-җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң сагынып көткәндә.
Сентябрь, 1936
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы «а»,
Менә монсы «ба».
Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:
Ат,
ата,
арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.
Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!
1936
1
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
– Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
2
Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
– Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
3
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
– Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
Октябрь, 1936
Читать дальше