Март, 1936
1
Сандугачлар тирәктә,
Кызлар бара җиләккә.
Җиләк төсле минем чибәр,
Ут салды шул йөрәккә.
Ах… яна ла йөрәгем!
Җиләк төсле чибәремә
Җырым булсын бүләгем!
2
Таң атканда торсана,
Мәк чәчәген күрсәнә!
Мәк чәчәге төсле көлеп,
Минем алга килсәнә.
Ах… яна бит йөрәгем!
Мәктәй алсу чәчәк аткан
Җырым – сиңа бүләгем!
3
Гармунчылар, уйнагыз
Көйнең шәбен, асылын!
Гармун тавышы әйтеп бирсен
Безнең йөрәк ярсуын!
Ах… яна шул йөрәгем!
Гармун белән бергә туган
Җырым – сезгә бүләгем!
4
Без атландык җирәнгә,
Каршы киттек җилләргә!
Дуслар, кире чигенмәбез,
Без өйрәнгән җиңәргә!
Ах… ярсый ла йөрәгем!
Җиңеп чыккан туган илгә
Җырым булсын бүләгем!
Март, 1936
Дулкыннар
(«Балыкчы кыз» дан)
1
Дулкыннар, дулкыннар,
Ник болай шаулыйсыз,
Ярларга сугылып,
Сез нәрсә даулыйсыз,
Дулкыннар, дулкыннар?!
Нәрсәгә сез болай
Агласыз ашкынып,
Очарга талпынган
Яшь киек каз кебек,
Дулкыннар, дулкыннар?!
Мин аңлыйм бит сезне,
Мин сезгә ышанам,
Сездәге дәрт безнең
Дәртләргә охшаган,
Дулкыннар, дулкыннар!
Сездәге ашкыну,
Сездәге талпыну
Нәкъ безнең ярсыган
Йөрәкнең ялкыны,
Дулкыннар, дулкыннар!
2
Йөрәкле яшь егет
Юл тотты еракка,
Тирбәлеп, чайкалып
Сезнең киң кочакта,
Дулкыннар, дулкыннар!
Мин калдым аерылып
Йөрәгем дусыннан,
Ул җиңеп кайтканчы,
Мин китмәм шушыннан,
Дулкыннар, дулкыннар!
Ул – минем шатлыгым,
Ул – йөрәк ялкыным,
Ул – батыр, сөйкемле,
Нәкъ сезнең шикелле,
Дулкыннар, дулкыннар!
Апрель, 1936
Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән,
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.
Куе яшел яфрак ярган ак каен да,
Кибеп, сулып утырмыйм дип май аенда.
Без дә чыктык йөгрә-йөгрә яланаяк,
Һәм кояшка кызынырга сузыл да ят!
Май, 1936
Безгә күп булса
Егерме ике.
Яшьлек – безнеке,
Яшәү – безнеке.
Эштә без җитез,
Җиңел сөякле.
Көрәштә батыр,
Курыкмас йөрәкле.
Безгә хас түгел
Елау, сыкрану.
Авырлык туса,
Әрнеп сукрану.
Безгә хас түгел
Эштә акрынлык.
Безнең йөрәккә
Ят ул – салкынлык.
Безгә хас ялкын,
Дәрт һәм кыюлык.
Безгә бик читен
Дәртне тыюы!..
Барганда булсын,
Кайтканда булсын,
Урамда булсын,
Бакчада булсын,
Без бар дөньяны
Яңгыратабыз.
Җырлап барабыз,
Җырлап кайтабыз.
Безнең төркемдә
Гел көлке-уен.
Безгә тын бару,
Тын кайту кыен.
Сөйсәк инде, без
Янып сөябез.
Яшәү һәм сөю
Тәмен беләбез.
Тормыш кул бирә
Безгә – яшьләргә!..
Телибез илдә
Тәмләп яшәргә!
Ләкин бәхетле
Илебез өстенә
Яу килсә, канлы
Балта өстерәп,
Без шул минуттук
Чиктә булырбыз.
Дәртне дошманга
Каршы борырбыз.
Яшьлек тиңдәшсез
Зур бер көч белән
Яшьнәр ул вакыт
Дошман өстенә.
Үлем куркытмый
Безне сугышта,
Көлә белербез
Без соң сулышта.
Туган ил өчен
Батыр сугышып,
Сулаган чакта
Соңгы сулышын,
Елмаер безнең
Яшьлек бәхетле.
Үлем җиңалмас
Безнең яшьлекне.
Үкенмәс болай
Үлсә дә күңел.
Юк, мондый үлем
Безгә ят түгел.
Тормыш кул бирә
Безгә – яшьләргә.
Без телибез шат,
Балкып яшәргә.
Һәм бу яшәүне
Ятка бирмәскә,
Әзер без, яшьләр,
Канлы көрәшкә!
1936
Җәйге аяз төндә
Зәңгәр күккә карыйм.
Зәңгәр күктә янган
Йолдызларны саныйм.
Кояш баткан инде,
Шәфәкъ кызыллыгы
Сүнгән саен сүрелә
Көннең кызулыгы.
Караңгылык төшә
Дәшми-нитми генә,
Көндез арганнарга
Тәмле йокы теләп.
Иртә белән куе
Ап-ак чәчәк аткан
Алмагачны хәзер
Кара пәрдә япкан.
Тынып калган кырлар,
Елга, урман, чокыр.
Төн китергән безгә
Тынычлык һәм йокы.
Читать дальше