• Пожаловаться

Мөсәгыйт Хәбибуллин: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях присутствует краткое содержание. Город: Казан, год выпуска: 2012, ISBN: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2, категория: Историческая проза / russian_contemporary / tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале. Библиотека «Либ Кат» — LibCat.ru создана для любителей полистать хорошую книжку и предлагает широкий выбор жанров:

любовные романы фантастика и фэнтези приключения детективы и триллеры эротика документальные научные юмористические анекдоты о бизнесе проза детские сказки о религиии новинки православные старинные про компьютеры программирование на английском домоводство поэзия

Выбрав категорию по душе Вы сможете найти действительно стоящие книги и насладиться погружением в мир воображения, прочувствовать переживания героев или узнать для себя что-то новое, совершить внутреннее открытие. Подробная информация для ознакомления по текущему запросу представлена ниже:

Мөсәгыйт Хәбибуллин Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде. «Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана. «Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә. В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә» «Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века. В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков. В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мөсәгыйт Хәбибуллин: другие книги автора


Кто написал Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4? Узнайте фамилию, как зовут автора книги и список всех его произведений по сериям.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Сайланма әсәрләр

Алты томда

4 том Романнар Татарстан китап нәшрияты 2013 Хәбибуллин М М 2013 - фото 1

4 том

Романнар

Татарстан китап нәшрияты 2013 Хәбибуллин М М 2013 Аллаһы бүләге - фото 2

© Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Хәбибуллин М. М., 2013

Аллаһы бүләге Тарихи роман Ошбу тарихи романны күңел юлдашым Венерага - фото 3

Аллаһы бүләге

Тарихи роман

Ошбу тарихи романны

күңел юлдашым

Венерага багышлыйм.

Автор
1

Кала-кирмәннең, талдырган имәннән эшләнеп, калын тимер тасма вә бармак юанлыгы кадаклар белән ныгытылган Хан капкасы ачылып китте, һәм капка төбендә өстенә буй-буй чапан кигән, башына бака элпәсе төсендәге яшел чалма ураган сәүдәгәр пәйда булды. Капкада сак торучы азамат егет манарадагы тамгачыга кычкырды:

– Үргәнеч сәүдәгәре Сәлахетдин, олавы илледер, китергән малы тукыма, йөзем, өрек, кавын вә шәрабтыр һәм… – диде дә тотлыгып калды.

Манара башында торган Асылгәрәй атлы тамгачы ошбу Сәлахетдин сәүдәгәрне белә иде булса кирәк – аны күрүгә, кабаланып, аска төшә башлады. Ләкин кем янындадыр тукталып калды. Ул арада олауның алгы дөяләре капкадан узган иде инде. Ниһаять, тамгачы төшеп җитте, үтеп баручы өркәчле дөяләрдәге түк-түк товарны күздән кичерде.

Урта Идел буендагы Бөек Болгар каласына борын заманнан ук сәүдәгәрләр йөргән. Бу ике калада тереклек иткән бертуган халыкны ни телдән, ни гореф-гадәттән аера алмадылар, иман иткән диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Шуның өчен Үргәнеч сәүдәгәрләре Бөек Болгар каласына киртәсез уздылар, һәм, әлбәттә, Идел буе төркиләре дә Үргәнеч базарларына ирекле үттеләр. Ләкин соңгы елларда, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд иле монголлар кулына күчкәч, Болгар тамгачылары үргәнечлеләрне Илһам ханнан алган ярлык буенча гына уздыра башладылар. Мәгәр бүген капкадан узган Сәлахетдин сәүдәгәр хан кешесе иде, шуның өчен тамгачы Асылгәрәй әллә ни каударланмады, чөнки хан сәүдәгәрен туктатырга тамгачыларның да хокуклары чикле иде. Ләкин тамгачы Асылгәрәй теләсә кемне туктатты, йөген тикшерде, чөнки каешланып беткән сәүдәгәрләр, тамгачыларга алтын төртеп булса да, Болгар базарына җантовар да алып керәләр иде. Анда Бохара, Сәмәрканд, Хадженд, Үргәнеч, Хива калаларының тут агачы күләгәләрендә үскән кипаристай зифа сынлы, йөзләрен ачарга да кыймаган гүзәл кызлары да булыр иде. Хатын-кыз, бала-чага белән сату итү Болгар базарында тыелса да, тыелган товарны сата алмаган сәүдәгәр сәүдәгәрмени ул. Әнә шул тыелган товарларны сатучы һәм бар тамгачыларны да хәвефсез үтә алучы, йөри-йөри чуерташтай шомарган адәм иде Сәлахетдин сәүдәгәр. Аның янчыгы тулы алтын-көмеш булыр, теленә шайтан үзе төкерсә дә, адәм болай шомара алмас. Өч-дүрт телдә теләсә кемне теләсә кемгә сатып җибәрә. Шуңа күрә аның кемгә хезмәт иткәнен дә белүче юк иде: әллә монголларга, әллә Илһам ханга. Шулай да койрыкта сөйрәлгән соңгы биш дөяне туктатты Асылгәрәй. Сакчыларына дөяләрне чүктерергә, читән-киез оядагы товарны карарга кушты. Тегеләр баш тамгачының әмерен үтәргә ташландылар. Сакчылар дөя читәннәреннән берәм-берәм җиде кыз баланы тартып чыгаргач, дөяләре туктап калуга аптыраган Сәлахетдин сәүдәгәр тамгачы янына угланын җибәрде. Асылгәрәй белә иде: Сәлахетдин сәүдәгәр ошбу гүзәл затларны йөзләрчә тапкыр кыйммәтрәк сатачак һәм, ул гынамы, биредән дә зәңгәр күзле, сөттәй пакь тәнле кызларны Үргәнечкә алып китәчәк. Сәүдәгәрнең ошбу гадәтен капкада торучы тамгачы Асылгәрәй белә: ул инде күптән Сәлахетдин сәүдәгәр кармагында, чөнки, тамгачы буларак, ошбу сәүдәгәр кулыннан янчыклап дирһәм алганы бар. Ниһаять, һичьюгы, бүген уздырып җибәрер дип уйлаган иде, туктаткан, мөртәт. Моны күреп, Сәлахетдин үзе бармады, түбәнсенде булса кирәк, Асылгәрәй янына угланын җибәрде. Сәүдәгәрнең угланы сулышына кабып килеп туктаганда, кызларны каравыл өенә алып кереп баралар иде инде.

– Асылгәрәй әкә, Асылгәрәй әкә! – дип, тамгачы каршына килеп басты углан.

– Ни булды, янасызмы әллә? – диде Асылгәрәй, берни булмаган кебек.

– Атам…

– Нәрсә атаң?! Кая үзе?!

– Атам кызларга тимәскә кушты.

Асылгәрәй азамат егетләренә күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.

– Әллә берәрегез кагылдымы кызларга?

Читать дальше
Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё не прочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.