– Сукыр түгел ич мин, Асылгәрәй, куйсана. Килешик. Шәехтә, бәлкем, Баһрам кызы кайгысы калмагандыр. Сабый чакта укыткан дип, Биккол теңкәгә тиде. Белеп торсаң икән, монголлар бире таба җыеналар – Болгарга. Каты орыш булыр. Дөньялар бозылырга тора. Ризалыгым бирәм, Асылгәрәй, әмма күңелдә йодрык хәтле төен кала. Ил чәчәне турында сүз бара лабаса!..
– Без монголларны Болгар тирәсенә якын җибәрмәбез, Сәлахетдин. Без алар белән бер генә орышмадык инде. Җигүлат таулары аралыгында да, Җаек буенда да, Саксинда да, далада да.
– Син, Асылгәрәй, монголларның көчен күз алдыңа китереп бетермисең, күрәсең.
– Көч – алардан, хәйлә – бездән.
– Хак, хәйлә белән Сүбәдәй баһадирны гомер онытмас иттегез. Әле булса Болгар чикләре тирәсендә җәйли, теш кайрый. Чыңгыз хан вафат булгач, угланнар арасында татулык китеп тора. Мәгәр бер дә таркалырга охшамаган, яу артыннан яу чабалар. Нәүбәт Болгарга җитсә, ни кылырбыз. Чыңгыз хан, вафаты алдыннан угланнарына васыять итеп: «Мин бер диңгездән икенче диңгезгә чыга алмадым, сез чыгарсыз», – дип үлгән диләр бит. Ә угланнар аталары каршында ант эчкәннәр, имеш.
– Тел сөяксез, ни сөйләмәс. Үзе вафат, җир куенында ята, әмер-фәрманы яши, имеш. Иделне кичмәгәннәр, икенче диңгезгә күз аталар – Әдрәнгә. Ай-һай, анда барып җиткәнче, Болгарны, Русьны, тагын уннарча халыкларны буйсындырасылары бар. Алар монголларны колач җәеп көтеп алырлар дип беләсеңме әллә!.. Булмас ул. Оешкан дәүләтне җимерү җиңел түгел. Аның гаскәре була, иман тоткан халкы. Аннары Болгарда корал да камил, тупларыбыз бар. Урысларны да шулар белән генә куркытып торабыз. Иншалла, монголларга да баш бирмәбез, Сәлахетдин.
– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, Асылгәрәй.
– Аннары монголлардан өстә Аллаһы бар бит әле, барысы да аның кулында… Әйе, язганы булыр, – дип тора ук башлады Асылгәрәй. – Кабат әйтәм, кем, Сәлахетдин, болганчык суда балык тотып, тел очыңа ни килде шуны сөйләп йөрмә, кырын сүзең хансарайга ирешсә… Асылгәрәйдән игелек көтмә, үзем ассалар, дүрт угланым бар. Җучи олысына качсаң да, Чинга тайсаң да табарлар һәм упкынга атарлар, кан чыгармый гына, монголлар кебек.
– Сөбханалла, Асылгәрәй якташ, сөйләмә булмастайны. Бүләкне хан оныгы Хансөяр дә, олуг шәех тә күрмәгән… Кһм, җаен табармын, иншалла. Үзем белән китергәннәрне ошатмаса дип әйтүем…
– Анысын үзең кара, кем, Сәлахетдин, үзең кара, безгә синең белән ары таба да гомер итәсе… Моннан ни төяп алып китәргә исәбең соң?
– Тире, бал, ашлык, күн, итек-кәвеш, савыт-саба.
– Корал кирәксә, үземә кагыл.
– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, шулай итәрмен. Ни… теге тупларны, атка куя торганнарны, дим, һаман шул Бәкер углан коямы?..
– Шул, шул. Әмир Хаҗи бәндәләре, ул ия тупларга. Әнә шул атка куя торган туплар артыннан чаба бит инде баһадир Сүбәдәй. Әйтерсең Болгар чикләренә бал якканнар, керми дә, китми дә, тик җәйләп йөри. Бер күзен чыгарган идек бит инде, икенчесеннән каласы киләдер, бер дә бүтән түгел. Бик күп тулганса куып та җибәрербез әле үзләрен… Йә, хуш, Сәлахетдин, гаепләп калма.
– Хуш, хуш, Асылгәрәй. Бибиҗамалыңа сәлам юлла, тынычландыр үзен…
Караңгы төшкән иде инде, сак йөрүчеләр генә, ләң-ләң өргәләп алган этләргә җавап биргәндәй, шалтыравыкларын суга-суга, «һәй-һай», «һәй-һай» дип кычкырып куялар.
«Бүләк баланы өске каттагы Гәүһәр бүлмәсенә урнаштырырга булыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, үз тыкрыгына борылды Асылгәрәй. – Угланнар күзенә чагылып йөрүдән ятсыныр. Сәлахетдин киткәч, Аллага тапшырып, сарай мәдрәсәсенә бирермен. Мөгаллимәлеккә укытырмын. Әгәр дә мәгәр анда бармыйм дисә, ятсынса, мөгаллимә яллармын. Белем-сабак алып, мөгаллимә булгач, Аллаһы теләсә, ипле генә кешегә кияүгә бирермен».
2
Илһам хан Каракорым илчеләрен теләр-теләмәс кенә кабул итте. Ят халык иде монголлар аның өчен, Болгар белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп орышкан халык. Аннары иманнарын да ачыклавы кыен иде. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем-карадан киенгән ламалар [2] Лама – буддачы рухани-монах.
да бар. Сынга, потка һәм сурәткә мөкиббән китеп табынучыларны Илһам хан ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм бердәнберлегенә, һичкемгә дә охшамаганлыгына хилафлык кылалар иде. Гайсә пәйгамбәр сурәтенә табынучылар, аны Аллаһы Тәгалә йөзендә күрергә теләүчеләр күршесендә утыра – ханбикәсе Мәрьям. Гәрчә Мәрьямбикә күптәннән ислам динен кабул иткән булса да, ханбикәнең дә кайчандыр адашып вә саташып йөрүен онытмый иде Илһам хан. Хәер, ул белгәнчә, нәсараларның да төрлеләре бар. Берәүләре әнә шул Гайсә пәйгамбәр сурәтенә мөкиббән китсәләр, икенчеләре аның сурәтенә табынмыйлар, муеннарына тәре тагу һәм күңелләрендәге Гайсә пәйгамбәргә инану белән генә чикләнәләр. Илһам хан аларны базга төшкән гафил вә кадим адәмнәр белән чагыштыра, чөнки кеше күңелендәге Рух, Илаһы һәм Раббы – мәңгелектер. Ләкин адәмнең җан тартканы – теге йә бу кешенең теге йә бу дингә табынуында түгел, әаның кешелекле булуында, адәми затларга хас изгелектә һәм мәрхәмәтлелектә. Болгарга килгән мәлләрдә кыяр-кыймас кына мәчеткә йөри башлаган ханбикә хәзер абыстай булды, үзе вәгазь укый, үзе дин хакында нотык тота.
Читать дальше