Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Аллам сакласын, Асылгәрәй әкә…

Сәүдәгәр Сәлахетдин угланын Асылгәрәй читкәрәк алып китте.

– Ничә кыз алып килде атаң?

– Җиде, Асылгәрәй әкә, җиде.

– Җиде алтын, кырык тугыз дирһәм, димәк. Җиңел байый, җиңел байый атаң, кем әле атың?

– Хәйретдин.

– Әйе, Хәйретдин.

Асылгәрәй ошбу сәүдәгәр угланы Хәйретдиннең күзләренә бакты, туры карады. Егет җете кара күзле, киң куе кашлы, җәйпәгрәк йөзле, чөенкерәк борыны астында кызлар кашы кебек кенә мыегы сызылып тора, сакалын йолка булса кирәк, ияге шоп-шома.

– Үргәнеч хәзер монголлар кулында – Җучи хан олысы. Шулаймы?

– Шулай, Асылгәрәй әкә.

– Анда иманлы кешеләр аз да инде хәзер. Барысы да монголлар кубызына биидер.

– Юк, Асылгәрәй әкә, монголлар Харәземдә юк хәлендә, ил белән Мәхмүд Ялавач әмир идарә итә.

– Ә ул мөстәкыйль вә бәйсез рәвештә фәрман бирә аламы соң?

– Акча сугарга, гаскәр тотарга хакы юк бугай.

– Акча сукмагач, гаскәр тотмагач, нинди әмир инде ул?

– Ә фәрманны бирә, Асылгәрәй әкә.

– Атаң Сәлахетдингә Болгарга кызлар алып килергә дипме?

– Кызлар алып килергә дә, сәүдә итәргә дә атам кулында пәйҗә [1] Пәйҗә(пайцза) – аерым хокук билгесе итеп монгол ханы тарафыннан бирелгән алтын (көмеш, чуен, җиз, агач һб.) тактачык. , монгол ханы биргән пәйҗә.

– Һы, – диде Асылгәрәй. – Һы, ышансаң ышан, ышанмасаң— юк. Ә бит теге елларда монголлар Үргәнечтәге бер генә җан иясен дә калдырмый кыра, диделәр.

– Үзләренә каршы торганнарны гына суя монголлар, дин әһелләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә тимиләр, хатын-кызларга да…

– Шуңа ишәеп киттеме Үргәнечтә кызлар, шуларны китердегезме?

– Һик, – диде Хәйретдин. – Һик…

– Ялганлыйсың, очкылык тота башладың. Ә атаңа әйт, Хәйретдин, кызларын мин үзем китерермен хан кәрвансараена. Бүген сәүдәгәрләрне вәзир Тимбай үзе тикшерә, өч тыкрык үтүгә, үзегез үк тап булырсыз. Шуның өчен кызларың миндә калып торыр. Аңладыңмы, Хәйретдин мелла. Ышан, Коръән тотып ант итә алам.

– Яхшы, Асылгәрәй әкә, мин атама шулай дип әйтермен.

– Ә дөяләреңне алып кит. Кабат әйтәм, атаң борчылмасын, кызларын үзем китерермен.

– Яхшы, Асылгәрәй әкә.

Буй чапан кигән сәүдәгәр угланын озату белән, Асылгәрәй каравыл өенә юнәлде. Ул инде Хан капкасында егерме биш ел тамгачы булып тора, ошамый иде аңа сәүдәгәр Сәлахетдин, әмма кылыр чарасы да юк иде, ошбу сәүдәгәр Илһам хан канатыастында, бер Хода белә: ике арада ни йомыш белән киләп сарып йөридер. Аның гомерендә кемнәр генә үтмәде бу капкадан – яхшысы да, яманы да. Илһам хан кулыннан ярлык алган сәүдәгәр Сәлахетдин ошап җитми иде аңа. Әмма сәүдәгәргә бәйләнер сәбәп тә таба алмый иде. Кызлар китерүе – вак мәсьәлә. Моны һәр сәүдәгәр кыла, берне, икене… Мең сәбәп таба: кызы, балдызы, яшь хатыны. Ачыкларга керешсәң,очына чыгармын димә, таш астыннан аккан су кебек, барыбер җаен табалар – котылалар. Аннары Илһам хан, кала базарында кызлар сатуны тыю турында фәрман бирсә дә, бу хәлне зур гөнаһка санамый, тотылган сәүдәгәр хан казнасына акча түләү белән генә котыла вә чикләнә. Тамгачы Асылгәрәй, Сәлахетдин сәүдәгәрне Илһам ханга җиткерсә дә, үз башына бәла генә алыр, чөнки хак булса, Сәлахетдин— хан сәүдәгәре, диләр. Бик ихтимал, хактыр, чөнки угланы Бәхтияр «Сәлахетдин сәүдәгәр Тимбай вәзир янына керә йөри» дип әйтеп әйтте. Юк, отышлы түгел аңа Сәлахетдин өстеннән йөрү. Илтеп бирергә туры килер гүзәлкәйләрен. Сатсын кызларны, әллә кемнәр алмас, йә Болгар сәүдәгәрләре, йә ар һәм чирмеш морзалары, йә урыс кенәзләре вә тиуннары, алар яраталар кипаристай зифа сынлы, кара кашлы, шомырт кара күзле Үргәнеч кызларын.

Ләкин соңгы мәлдә генә Асылгәрәй башына янә бер уй килде. Кызларның берсен үзенә алып калырга. Хатыны Бибиҗамал дүрт малай тапты, дүртесе дә балигълык яшендә, икесе өйләнеп башлы-күзле дә булдылар инде, калган икесе дә хан мәдрәсәсендә укып сабак алган; Бәхтияры, – җитмәсә, хәрби белем алып, ханның үзендә җансакчы, ә бердәнбер кызлары Гәүһәрне Владимир кенәзе – мөртәт Святослав урлады. Шуннан соң хатыны Бибиҗамал бичара атна буена яшь түкте, каргады урысны, тиргәде нәҗесне, каһәрләде, мәгәр кыз бала юк иде инде. Чит анадан туган булса да, кыз бала кыз бала булыр әле, һичьюгы, Бибиҗамалын кинәндерер, ә Сәлахетдиннең бер кыздан кесәсе кимемәс, бик зарланса, кеше бәһасен бирер, хәтта арттырып та.

Асылгәрәй сакчылар өенә керде, сандугач балаларыдай сәкегә тезелешеп утырган кызларга күз төшерде. Барысы да, күзләрен калдырып кына, яулык бөркәнгәннәр, өс-башлары ярыйсы, яулыклары да затлы – ефәк тә атлас, бер-берсенә сыенганнар, әйтерсең лә аларны кемдер берәм-берәм суырып алырга җыена. Асылгәрәй сакчы егетләренә чыгып торырга кушты. Артларыннан ишек ябылгач, очлымын салып тактага куйды, путасын ычкындырды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x