Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кыз, тамгачыга карап, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Кич белән Асылгәрәй Бүләкне өенә алып кайтты һәм туры Бибиҗамал катына алып керде.

– Бибиҗамал, Бибиҗамал, күгәрченем, бак әле, бак. Кемне алып кайттым үзеңә Гәүһәр урынына. Менә ул, менә. Нәчара калма, күзең бетермә. Аты – Бүләк, Гәүһәрең кебек якын күр. Атасы – Үргәнечне монголлардан саклаганда шәһит, анасын Күрәләнгә алып китәләр, ә бу бала безгә насыйп булган. Хәер, калганын үзе сөйләр, мөслимә баласы. Ә син, балакай, – диде Асылгәрәй, Бүләккә таба борылып, – Бибиҗамал апаңны әниең итеп кабул ит. Анаң кебек күрсәң, иншалла, ул да сине үз кызыдай күрер. Кызыбызны урыс кенәзе урлады… Юат, балакай, апаңны, әни дип әйтергә телең бармаса да ят итмә.

Биленә алъяпкыч бәйләгән, зур кулларын кай тарафка илтергә белми торган Бибиҗамал ишекъяры басып торган кыз баланы күрде дә, юеш кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, кызга таба кузгалды, килде, кызны кочагына алды һәм елап җибәрде.

– Кыз баланың бәхете Аллаһы Тәгалә кулында, иншалла, әйбәт булыр, төкле аягың белән, балакай. – Аерылды, яшьле күзләре белән йөзенә бакты. – Гәүһәрем димме, бигрәкләр охшагансың, балакай.

Асылгәрәй борылып чыгып китте, калганы аны кызыксындырмады. Хатын баланы кабул итте, аның өчен иң мөһиме шул иде. Бибиҗамалга ышана иде ул, хатыны аны тәрбияләр, үз кызыдай күрер, гәрчә ошбу баланың үзенеке түгел икәнлеген белсә дә, күрше-тирәгә Гәүһәрем кайтты дип мактанып та йөрер. Бүген Асылгәрәй сарайга барасы иде. Бәхтиярны йөзбаш итәләр, Илһам хан үзе теләгән. Бәхтиярны хәрби һөнәргә хан оныгы Хансөяр укытты, мөгаллимен мактый-мактый исе китәр иде угланның. Ләкин сәере шул булды: аны хансарайга кертмәделәр, хәтта угланы Бәхтиярны Илһам хан үз йөзбашы итәсе дисә дә. Имеш, Илһам хан Үгәдәй хан илчеләрен кабул итә, ә Үгәдәй хан белән исәпләшмичә булмый, ислам дөньясының яртысыннан күбесен яулаган кеше. Чыңгыз хан вафат булганнан соң, иге-чиге колач җитмәстәй ил-дәүләткә ия булган Үгәдәй хан Идел—Җаек араларына сыенган Бөек Болгар ханына тикмәгә генә илчеләрен җибәрмәгәндер, бер-бер тәкъдиме бардыр. Чөнки тамгачы Асылгәрәй белә: Болгарда монголлардан килгән сәүдәгәрләрне бик теләп кабул итмиләр, хак, кире борып җибәргәннәре дә булмады, шул ук вакытта ул хәтле якты йөз дә күрсәтмәделәр. Ничек якты йөз күрсәтмәк кирәк, Илһам хан монголлар белән кимендә өч мәртәбә йөзгә-йөз килеп орышты лабаса. Монголлар хәзер болгарларга кан дошман дияргә була. Аннары, илчеләр арасында җиде-сигез дәүләт вәкиле бар, диделәр. Димәк, Үгәдәй хан: «Әнә күр, ничәмә илнең илтабарлары миңа буйсынды, нәүбәт сиңа җитте, килеш, кер канат астыма», – дип әйтмәде микән?.. Һич булмас димә, монгол дигәне иманлы халык түгел, гәрчә ислам илләрен яулаган булса да. Аннары Асылгәрәйгә җиткерделәр, Үгәдәй хан Илһам ханга олау-олау бүләкләр җибәргән икән. Илһам ханны шулай сатып алырга исәбеме?! Һич булмас димә. Тик килешер микән Илһам хан, ул бит монголларны кыйнап карады инде һәм ничәмә тапкыр. Әйе, Үгәдәй хан килә калса, тагын кыйнар. Болгарда корал да, гаскәр дә бар, Аллага шөкер. Тик Илһам хан барыбер Үгәдәй хан кебек гаскәрне җыя алмас, тегенең кул астында хәзер ярты дөнья халкы ич… Көннәрдән бер көнне Бөек Болгарны да башка илләр кебек сибеп-таратып ташлармы Үгәдәй хан дигәне. Шуннан нишләргә кала инде Илһам ханга?.. Мәңге тыныч яши алмаган күрше Владимир кенәзенә барып баш ияргәме, ярдәм ит, берләшик монголларга каршы дип?.. Ләкин Владимир кенәзенә өмет тоту Илһам ханны чарасыз гына итәр, күрше булсалар да, Владимир урыслары болгарларга бер тапкыр да игелек күрсәтмәделәр. Тычкан елында монголларны җиңеп кайткач, хикмәти хәл, Владимир кенәзе, солых төзергә дип, үзе Илһам ханга килгән иде. Мөэмин-мөселман Илһам хан теге кяфернең Болгарга һәрдаим хыянәт итеп, яу чабып торуын белсә дә кул сузды – солых төзеде. Мәгәр, күп тә үтми, Владимир кенәзе үзе үк солыхны бозды, Казан тарафына яу чапты, каланы ала алмаса да, утар-авылларны яндырды, мөслим-мөселманнарны вә хатын-кызларны әсир итеп алып китте. Маймыл елында, ил сәүдәгәре Яким Күчтемне үтерүгә сылтап, янә Болгарга яу чапты. Уңышсыз бетте бу явы, әмма кылынасы кылынган иде инде – яу булды. Юк, ярамас Илһам ханга Владимир кенәзе Юрий Всеволод улына ярдәм сорап бару. Килмәс ул Болгарга ярдәмгә, әйе, гаскәрен дә бирмәс. Киресенчә, Болгар җимереләчәк дип кинәнер, һич булмас димә. Аңа ышанып, Илһам хан монголларга каршы көч туплый алмый калыр. Хак, көнчыгышта да, көнбатышта да гаскәр тоту Илһам ханга авырга килер. Һәрхәлдә, тамгачы Асылгәрәй шулай дип уй йөртә иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x