• Пожаловаться

Мөсәгыйт Хәбибуллин: Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин: Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях присутствует краткое содержание. Город: Казан, год выпуска: 2014, ISBN: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2, категория: Историческая проза / russian_contemporary / tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале. Библиотека «Либ Кат» — LibCat.ru создана для любителей полистать хорошую книжку и предлагает широкий выбор жанров:

любовные романы фантастика и фэнтези приключения детективы и триллеры эротика документальные научные юмористические анекдоты о бизнесе проза детские сказки о религиии новинки православные старинные про компьютеры программирование на английском домоводство поэзия

Выбрав категорию по душе Вы сможете найти действительно стоящие книги и насладиться погружением в мир воображения, прочувствовать переживания героев или узнать для себя что-то новое, совершить внутреннее открытие. Подробная информация для ознакомления по текущему запросу представлена ниже:

Мөсәгыйт Хәбибуллин Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Чоңгыллар» һәм «Сулар үргә акса да…» романнары тәкъдим ителә. В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Чоңгыллар» и «Сулар үргә акса да…» В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мөсәгыйт Хәбибуллин: другие книги автора


Кто написал Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6? Узнайте фамилию, как зовут автора книги и список всех его произведений по сериям.

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Сайланма әсәрләр

Алты томда

6 том Романнар Татарстан китап нәшрияты 2014 Хәбибуллин М М 2014 - фото 1

6 том

Романнар

Татарстан китап нәшрияты 2014 Хәбибуллин М М 2014 Чоңгыллар Роман 1 - фото 2

© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Хәбибуллин М. М., 2014

Чоңгыллар Роман 1 Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды Кояш - фото 3

Чоңгыллар

Роман

1

Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баешка җитүгә, шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә, койма-каралтыларда, агач ботакларында— бөтен җирдә, ачык һавадагы һәммә нәрсәдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-ухылдап, елга бозы ярылып китә, күлләр ыңгыраша.

Март аена керергә атнадан азрак вакыт калып килә, ә салкыннар һаман кайтмый әле. Печән-салам эскертләре күзгә күренеп кими, силос базлары саега – терлеккә азык бермә-бер артык китә. Моңа кадәр малкайларга азык-фураж җитәсенә Талипның күңеленә шик килмәгән иде, айлар буена сузылган салкыннар исә аны да борчуга салды. Хәтта ул бер тапкыр шикләнеп тә куйды: «Әллә соң ике кыш бергә киләме, шайтан алгыры?»

Эшләү дәверендә ул шактый суык, дәвамлы кышларны күрде һәм, әйтергә кирәк, колхоз председателе буларак күрде. Ләкин быелгыдай усалын, чатнама салкыннары белән үзәккә үткәнен хәтерләми иде. Бусы нык үтте үзәккә. Комплекс салу тукталып тора, лабораториянең түбәсен яба алмый җәфаланалар. Шифер кагу түгел, кирпеч тә тезеп булмый. Өстәвенә мастерскойга җылы җитми – торбалар ката, техниканы ремонтлау тукталды, корыч коралларга кул тидерерлек түгел.

Талип өеннән чыкты да, бит-борынын тун якасына яшерә төшеп, идарәгә таба китте. Авыл уяна, морҗалардан, ишелеп-бөтерелеп, зәңгәрсу-аксыл төтен күтәрелә, мәгәр көндәгечә өскә, һавага менеп китми, телевизор антенналары тирәсендә тулгана. «Аз гына булса да йомшартачак болай булгач, – дип сөйләнде Талип һәм, агач ботагында чыркылдашкан чыпчыкларга карап – Болар да сизә», – дип куйды.

Юл такыр, тимераякта шуарлык. Талип юл өстендәге катып үлгән чәүкәне читкәрәк тибеп җибәрде дә идарәгә таба борылды. Болдырга менде, туктады, тирә-юньгә күз ташлады, суык чеметтерә башлаган борын очын ышкыштырып алды. Нәкъ шулчак болдыр янындагы тупылның бер ботагы шартлап сынды да һаваны сызгыртып җиргә төште. Талип агачны кызганып куйды.

Гаҗәп тә соң бу дөнья! Кайдадыр экваторда кояш кыздыра, ябалдашларын киң җәеп, мәһабәт пальмалар үсеп утыра, җанга рәхәт йомшак җил исә, чылтырап, чишмәләр ага…

Талип бүгенге көндә һавасы утыз-кырык градустан да артык кыза торган Африка илләрен күз алдына китерә һәм үзе яшәгән, менә үзе басып торган төбәктәге суыкны тоя. Әйе, табигать бездә рәхимсез, усал, һәммә тереклекне, хәтта агачларны да һәрвакыт сынауда тота. Ә кешеләргә, әлбәттә, тагын да кыенрак.

Авыл өстенә морҗалардан бөркелгән аксыл төтен катыш фирәзә томан төшкән. Ай кебек салкын кояш Рә тавы артыннан чыгып килә. Иртәнге нурлар өй түбәләренә кунуга, авыл ачыграк күренә башлады. Бүген, ниһаять, кояш колакланмаган иде. Талипның эченә җылы йөгерде. Сындырачак болай булгач, чынлап торып йомшартачак.

Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде, әмма үзенә таба килүче агрономны күреп туктап калды. Туктарлык та иде шул. Талип белән Харисов Казанга киткәч, агроном егет, башбаштакланып, ярамаган эш эшләп ташлаган иде. Кичә Талип, эче сизепме, юл уңаеннан складка сугылды һәм тәртәгә ярарлык каеннарны күреп аптырый калды. Кем кискән нарасыйларны? Кайсының кулы күтәрелгән?

Каеннарны урман полосаларыннан агрономның кистерүен белгәч, Талип йөзгә алышынды, кайта-кайтышлый ук тегене өенә кереп сүгәргә иткән иде, ни кодрәт килептер, иртәнгә чаклы сабыр итәргә булды. Алай да өлкән диспетчерга кичтән үк: «Иртәгә иртән агроном минем кабинетта булсын!» – дип кисәтеп куйды.

Мидхәт Бәдретдиновны ул Садыйков киткәч эшкә алды. Егет яңа гына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, дипломлы агроном һәм күрер күзгә өметле генә белгечкә охшаган иде, ә ул әнә, килеп, ярты ел эшләмәде, инде үз тәртипләрен дә урнаштыра башлаган. Ун-унбер ел эчендә шактый буй алып, тирә-юньгә ямь биреп, җәй килдеме – күңелләрне җилкендереп торган, сылу кызлардай утырган каеннарны беркем белән киңәшмичә кис тә ташла, имеш. Карале син аны, килеп җитмәгән – урман полосаларын сирәкләтә. Үзе утырткандиярсең. Сирәкләтә. Ни өчен сирәкләтә?..

Читать дальше
Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё не прочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.