Мусагит Хабибуллин
Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Сайланма әсәрләр
Алты томда
5 том
Романнар
© Татарстан китап нәшрияты, 2013
© Хәбибуллин М. М., 2013
Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный
Тарихи роман
1
Йосыф бәк тимеркүк кара айгырын болдыр каршына ук туктатты да, атыннан төшеп, һәр әмерен үтәргә әзер торган ясавылына:
– Мәскәү кенәзеннән илчеләр килдеме? – дип сорады.
– Килделәр, шөһрәтлем, килделәр, кәрвансарайдалар, синең кабул итүең көтеп яталар.
– Көтсеннәр, – диде Йосыф бәк һәм салмак адымнар белән тәхет ягына юнәлде. Ишекъяры саен баскан сакчылары аны баш иеп каршы алдылар, бил бөгеп озата калдылар, әмма Йосыф бәк, гадәттәгечә, аларга сәлам юлламады, гүя сакчыларын күрмәде дә – түр якка атлады. Бәкнең бөтен уй-хисен, акыл-аңын Мәскәүдән килгән илчеләр биләгән иде. «Ни кирәк микән тагын кенәз илчеләренә, ни йомыш күтәреп килде икән Василий илчесе Питәй Тургай?» – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, үтеп барышлый тупсабашына куй маенда кайнатылган камчысын ташлады, итекләрен салып, күпереп торган фарсы келәменә басты. Аяк табаннары аша тәненә талгынлык иңде, шушы салкынча келәм бәкнең тәкатен баса төште бугай, туктап, учы белән сакалына ябышты, бертын уйланып торды. Ахыр, артына әйләнми генә, күләгәдәй йөргән ясавылына: – Вәзир Тәбине дәш, – диде.
Ясавылы чыгып киткәч, тупсабаш бәккә җиз таз белән комган китерде, бәк кул-битен югандай итте дә тупсабаш иңеннән чиккән Казан сөлгесен алып сөртенде, сакалын сыйпап, бисмилласын әйтте. Шуннан соң гына тәхетенә узып утырды, чапан кесәсеннән асылташлардан җыелган дисбесен чыгарды. Бармаклары ташларны барлады, ә уй-хисе башкада иде. Мәскәү кенәзе Василий III урында ята, каты сырхаулаган дигәннәр иде, илче кадәр илче җибәргәч, исән булып чыга. Соңгы ике-өч ел эчендә ике туган Йосыф бәк белән Исмәгыйль бәк арасында җәйләү вә сәүдә төбәкләре өчен бәхәс купты. Ни өчендер Мәскәү кенәзе Василий III, Исмәгыйль бәкне үз итүен аңлатырга теләпме, Йосыф бәк сәүдәгәрләрен каласына кертми, кире борып җибәрә, сәүдәгәрләр Казан каласына юнәлергә мәҗбүр була. Бу хәбәр килеп ирешкәч, Йосыф ни кылырга белмәде, ахыр, кенәз илчесе Питәй Тургайны чакырып, Василий кенәз кылган эше өчен гафу үтенсен, дип әйтте. Илче Питәй Тургай ачуы кабарган Йосыф бәккә бер кавем сүз кайтарып әйтмәде, икенче көнне үк иленә таба кузгалды. Шуннан соң күп тә үтмәде, Василий III нең каты авырып ятуы хакында хәбәр иреште. Йосыф бәк, кенәз илчесенә катырак бәрелүенә үкенгәндәй итсә дә, җаны кыйналмады. Урыс кенәзе ачыктан-ачык Исмәгыйль энесен канат астына алып, аны Йосыф абасына карата котыртып ята иде. Бухакта яхшы хәбәрдар иде Йосыф бәк, шымчы сәүдәгәрләре урыс каласындагы хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Шуның өчен соңгы елда ул, Казан базарын үз кулына алып, Исмәгыйль энесенең сәүдәгәрләрен калага кертмәскә кушты. Әмма Казан түрәләре һәм кала ханы Мәскәү кенәзе кулында иде. Василий кенәзнең атасы Иван III Казан каласын «минеке» дип оран салган. Шапырыну Иван III гә хас сыйфат булгангамы, Йосыф бәк моңа бик игътибар итмәгән иде, тора-бара аның сәүдәгәрләрен Казанга да кертми башладылар. Йосыф бәкнең бу хәлгә нык кына ачуы чыкса да, күтәрелеп бәрелмәде, сабыр итәргә булды. Чөнки кардәшләре каласында Мәскәү кенәзе билгеләгән хан утыра. Әйтик, Җангали хан – Василий кенәзнең курчагы. Әнә шул курчак бүген Казан кадәр Казан тәхетендә утыра һәм иң хәтәре – Василий III ни кушса, шуны кыла.
Вәзир Тәби керде, баш иде.
– Ни яңалыклар бар? – дип, дисбесен кесәсенә салды Йосыф бәк. Бәкнең сорау тавышында ук яманлык күреп, вәзир янә бил бөкте.
– Кырым ханы Сөембикә кызыгызга яучылар җибәргән, бәгем йортында юк, тиз кайтмаячак дип борып җибәрдем, – диде вәзир һәм, турая төшеп, бәкнең күзләренә бакты. Йосыф аңа утырырга ишарә ясады.
Вәзире Тәби Кырым ханыннан килгән яучыларны борып җибәреп дөрес эшләгән иде. Кырым ханы Миңле Гәрәй Сөембикәне дүртенче хатыны итеп алмакчы, ул гынамы, сөекле кызына өйләнеп, Әстерхан вә Идел-Җаек елгалары арасындагы далаларны кулында тоткан куәтле Йосыф бәкне куәтсез итмәкче.
Читать дальше