Йосыф бәк ишегалдына чыкты, ясалма күл буендагы сәкегә килеп утырды, аны шундук кызлары күреп алды.
– Әтиебез кайткан, әтиебез кайткан! – дия-дия, аңа ябырылдылар. Иң алдан тәүгечә Сөембикә кызы килеп битеннән үбеп алды һәм нәфис вә йомшак кулы белән атасының яңагыннан сыйпап куйды.
– Барыгыз, бар, уйнагыз, уйна, миңа игътибар итмәгез, – диде бәк һәм, сокланып, кызларына карап тора башлады.
Кинәт хәтер кәтүге сүтелә башлады. Сөембикәнең анасына ул бишенче хатын итеп өйләнгән иде. Чибәр, сылу вә зифа сынлы иде хатын. Бер елмаеп караса, Йосыф бәкнең җаннары эреп китәр иде. Яшь түгел иде инде ул, иллә Сөенбикәгә өйләнгәч (анасы вафат булгач, аннан калган бердәнбер балага Йосыф бәк Сөембикә дип исем куштырган иде), яшәреп киткәндәй хис иткән иде үзен. Гүзәл хатынның бары тик бер хәрефен алыштырып, кызына шул ук вафат булган кешенең исемен бирүне күпләр килештереп тә җиткермәделәр, әмма Йосыф бәк үзе шулай теләгәч, имам-муллалар да каршы әйтергә кыймады. Өйләнде бит әле бишенче хатынга, өйләнде, гәрчә шәригать кушмаса да. Иллә шәригать канунын бозгангамы, Ходай Тәгалә аңа биш хатын белән яшәргә насыйп итмәде, бик тиз алды үз янына Сөенбикәсен. Тик ни генә булмасын, бәхетле яшәде Сөенбикәсе белән. Кайда гына китмәсен, кайларда гына җәйләп кайтмасын, һәрчак яшь хатыны Сөенбикәсен тансыклап кайтыр иде. Тик гомере генә кыска булды мәрхүмәнең… Бер тапкыр Йосыф бәк Казан мәркәзенә маллар озата киткәч, авырлы калган Сөенбикәсе бала таба алмый интегә. Баланы ана карыныннан тартып алалар, әмма хатын өзлегә һәм Йосыфын көтеп ала алмый дөнья куя. Кендек әби Йосыф бәккә: «Бик күп кан югалтты шул, бәгиям», – диде. Басу капкасын үтүгә, шул яман хәбәрне җиткергән егетне бер якка орып, Йосыф бәк сарайга чапты. Атыннан сикереп төште дә яшь хатын өенә йөгерде һәм ак кәфен төсенә кереп калган Сөенбикәсенең йөзен күрде дә, йөрәге шундый итеп кысылып куйды, гүя аяк астына кан тамды, һәрчак каты бәгырьле, кырыс холыклы, кан-яшьне күп күрсә дә, үзе бер тапкыр да диярлек күз яше белән еламаган Йосыф бәк мәет янына тезләнде дә елап җибәрде. «Нигә, нигә көтмәдең Йосыфың?!» – дип, хатынның күкрәгенә капланды. Бик озак үксеп ятты, ахыр, кызарынган күзләрен ачып, янә хатын йөзенә бакты. Бакты да янә йөрәге кысылып куйды. Ул аның, Йосыф бәк хатынының, чәйнәлгән иреннәрен күрде. Шул иреннәр белән Йосыфын чакыргандыр, син янәшәмдә булсаң, баламны җиңел табар идем дип уйлагандыр. Өзгәләнгәндер, минем ишектән килеп керүемне көткәндер… Ә бит ерак җәйләүләрдән йөреп кайтканда йөгереп каршы чыгар иде дә: «Исән-имин кайттыңмы, Йосыф җаным?!» – дияр һәм кочагына иңәр иде. Тансыклавы идеме шулай. Ә бит дүрт хатынның берсе аңа «Йосыфҗан» дип дәшмәде, ә ул, мәрхүмә, һәрчак «Йосыфҗан» дип, җаннарны эретер иде.
Йосыф бәк буыннары ката башлаган бармаклары белән хатынның зәгъфран сарысыдай агарынып калган битенә кагылды. Хәйран калмалы иде, хәтта җан тәслим кылгач та, хатын гүзәллеген җуймаган. Бары тик йөзенә генә лимон сарысы сарган. Йосыф бәк күз яшен сөртмәде, кайгысын берәүдән дә яшермәде, чөнки йөрәктән чыккан ихласи яшь иде. Кайгыны яшереп булса да, күз яшен яшереп булмый, диләр, хак икән.
Әле булса хәтерендә, шунда аның янына кендек әби килде һәм: «Бәгиям, сөенәсе ит, баласы исән калды, баласы», – диде. Йосыф бәк кендек әбинең тешсез авызына карады, тешләре коелгангамы, алга чыгып торган иягенә игътибар итте һәм ни өчендер: «Картаеп шушы көнгә калганчы, чәчкә кебек чагыңда, фәрештәдәй, кәфенгә төренеп ятуың хәерлерәктер, ичмасам, сагынып искә алучыларың булыр», – дип уйлап куйды. Кендек әби аны күрше якка, эчкәрегә алып керде һәм сәкедә мендәрләр эчендә яткан баланың йөзен ачты. Бала, йөзе ачылуга, күзләрен дә ачмастан, авызы белән имчәк эзли башлады.
– Инәсе дә табылды, – диде кендек әби һәм сәке очында утыручы зур күкрәкле хатынга күрсәтте. Йосыф бәк кай ягы беләндер инәй хатынны Сөенбикәсенә охшатты. Бәлкем, бу хәл тәэссоратка бирелүдән генә булгандыр.
– Баланың исеме Сөембикә булыр, кендек әби. Муллага шулай дип әйтегез. Ә үзегез бүгеннән үк балага шулай дип дәшегез. Ә инәй хатынга, баланы исән-имин аякка бастырса, аена биш алтын булыр. Кендек әби, бала өчен син җаваплы, Аллаһы Тәгалә каршында да, минем каршымда да.
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, булыр, булыр, кем, Йосыф бәгиям, изге кешене Ходай Тәгалә игелегеннән ташламас, иншалла.
Бәлкем, шуңадыр, мәрхүм анасын бик яраткангадыр, Сөембикә кызын якын күрүедер. Анасы балага сөйкемлелекне, зифалыкны, сылулыкны, гыйффәтлелекне, йомшак мөгамәләне, мөгаен, бар булганы белән биреп калдыргандыр. Бүген әнә шулгүзәл вә сылу кызны ниндидер хатынша һәм курчак Җангали кулына илтеп тапшырсынмы?! Йа Хода, әллә соң туктатып торыргамы, һич югы, киләсе язга кадәр?.. Бора килде бит әле моңа чаклы килгән яучыларны, бора килде. Кайчак Йосыф бәк яучыларны үзе борды, ә кайчак кыз ихтыярына бирде. Хәйран калмалы иде, яучылар буза куптармый, үпкәләми борылып китә тордылар. Әйе, болары да китәр. Нинди яучы булсын инде ул Питәй Тургай?! Илче буларак әйбәт сайрый, бәхәссез. Әмма мөселман кызына яучы булып килү килешми, килешми Тургайга. Кяфер ич! Хәер, Тургайның бабасы Алтын Урда төркие, морзаларның морзасы була, кайчандыр мөселман булса да, ни сәбәпледер муенына тәре тага. Эчкече булган диләр үзен. Ул шайтан суына алданып, тәре тагучылар бүген дә аз түгел ләбаса. Исмәгыйль энең дә әнә шулар арасында урала башлады, аңа да хач җене кагылдымы?.. Йа Хода, ахыры гына хәерле була күрсен, тәмам буталды дөньясы. Ана – кызны, ата улны танымый башлады. Тик аның Сөембикәсе беркайчан да атасы сүзеннән чыкмас, андый бала булмас, тәрбия башка. Әтәрбия балага ата-анадан гына түгел, иманнан да килә. Хак, сөлек кебек ханзадәләргә димләделәр – бармады инде, урыс курчагы Җангалигә бирергә булдыңмы кызыңны, дип тел кашучылар да булыр, һич булмас димә, иллә Йосыф бәк белә, Сөембикә кызы нәүбәте җитеп кияүгә бирә торган гына кыз түгел, ул аның сәяси максатын тормышка ашырыр, һәрхәлдә, ярдәм итәр. Ул атасын аңлар, хәленә керер, чөнки тормыш катмарлы вә кантарлыдыр. Ул гынамы, Сөембикә кызын курчак Җангалигә бирсә, гүзәл кызы олуг мәркәздә ханбикә булып алса, ислам дөньясының тәре читенә килеп орынган төбәге мөселманнар кулында калачак дигән өмет бар.
Читать дальше