Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Моның өстенә Йосыф бәк мөстәкыйльлектән, бәйсезлектән колак кагачак. Юк инде, монысы тәгаен булмастай хәлдер. Йосыф бәк энесе Исмәгыйль белән ачуланышуга да үкенеп бетә алмый. Аксак энесе Исмәгыйль бәк Мәскәү кенәзе җырын җырлый башлады бугай, Иделнең сул як далаларын, шул исәптән Әстерхан ханлыгын да үз биләмәсе итмәкче. Әйе, мондый хәбәр дә килеп иреште Йосыф бәккә. Иллә һични кылганы юктыр, сабыр итә. Бик ихтимал, ул арада Исмәгыйль энесе дә акылга утырыр, баш иеп булмаса да, абасы катына килеп, «килешик, абам» дип әйтер. Әмма күңеле белән тоя Йосыф бәк: Исмәгыйль энесе килмәс. Мәскәү кенәзе бүләк иткән ялтыравык әйбер-җиһазга алданып, шомлы байлыкка йөз тотып, урыслардан нидер өмет итә булса кирәк ул. Тик бер нәрсәне аныкламый яши бугай энесе: ул – мөселман, ә кенәз буыны— христиан. Икесе ике кыйблага сәҗдә кыла, икесе ике ярда басып тора. Ә ике арада йөреп тә, йөзеп тә чыга алмастай тирән вә кара сулы елгадыр. Шуңа да карамастан Иван III угланы Василий III Исмәгыйльне яклый: аңа корал белән дә, кирәк тапса, гаскәр белән дә ярдәм итә.

– Йә-йә, тагын ни? – диде Йосыф бәк. – Ә Кырым яучыларын кире борып дөрес эшләгәнсең, вәзирем. Хәзер әйт: кенәз илчесе Питәй Тургай ни йомыш белән Сарайчыкка аяк басты икән?

– Илчеләре бире юнәлә, ә олуг кенәз авыр сырхаулап урында ята икән. Кһм, вафат дип әйтүчеләр дә бар.

– Вафат! Урыс кенәзе Василий III вафат! – Йосыф бәк тәхетеннән торып басуын сизми дә калды. – Ни дидең, вәзир, кабатла әле, кабатла!

– Хак Тәгалә, бәгиям, кенәз вафаттыр.

– Һы, – диде Йосыф бәк һәм тәхетенә кире утырды. – Димәк, вәзирем, илче Питәй Тургай кенәзнең вафат булуын юлда ишеткән?

– Хак Тәгаләдер, шөһрәтлем. Питәй Тургайга бу хәбәрне юлда җиткерәләр. Ә менә йомышы Кырым ханыныкына тиңдер.

– Йә-йә, тузга язмаганны сөйләп утырма, вәзир. Василий кенәзнең балигъ угланнарын белмимдер…

– Сезгә мәгълүм булса кирәк, шөһрәтлем, бүген Казан тәхетендә утыручы Җангали хан – Кече Мөхәммәд токымы Тимер хан угланы Мөхәммәд хан дәвамы Аллаһыяр солтан угланыдыр. Ә Аллаһыяр солтан угланы Җангали исә – Шаһгали ханның энеседер. 1519 елда Казан тәхетенә утыртыла. Яшь ханга ул чакта бары тик унбиш яшь буладыр, хәзер ул балигъ угландыр.

– Җангали хан – Василий III кулындагы курчактыр, вәзирем.

– Мин алай дип әйтмәс идем, шөһрәтлем. Җангали хан Кече Мөхәммәд нәселеннән. Кече Мөхәммәд исә Алтын Урданың олуг хөкемдарларыннан иде. Шымчыларымның җиткерүләре хак булса, илче Питәй Тургай Җангали хакында сөйләшергә исәп тота, имеш.

– Җангали хан турында урыстан килеп сөйләмәсәләр дә беләм, вәзирем. Белгәнемчә, Казан иле белән Җангали түгел, Василий III кенәзнең воеводасы Пинкәй хакимлек итә, Җангали хан оялчан, хатыншарак кешедер. Ихтыярсызлыгы да шуннандыр. Мине борчыганы Җангали хан түгел, вәзир Тәби, мине борчыганы бүген Казан иленең, мөселманнарның олуг мәркәзенең урыс кенәзе тарафыннан йотылып баруыдыр. Мин кардәшебез мәркәзен коткарырга тиеш, вәзир Тәби. Көчем-куәтем бар, иншалла. Шул хакта уйланам мин, вәзир, шул хәл мине хафага салды.

– Василий кенәзнең вафат булуы хак булса, аның урынына кем утырыр икән, бәгиям?.. Питәй Тургай кенәгинә Елена Глинская дип гөман итә…

– Димәк, Хак Тәгаләдер, Питәй Тургай кенәзнең үлеме турында ихласи хәбәрдардыр…

– Юктыр, бәгиям, кенәз вафат булу хәбәренең илчене чынлап та юлда куып җитүе хактыр. Питәй Тургай тәмам пошаманга калган. Аптырап калуы тәмам йөзенә чыккан. Мәскәү тәхетен кем биләр дип утыра.

– Хәленә керәм. Илчене чакыртып алып, Аккүлгә сөрүләре йә булмаса башын чабулары да бар бит. Мәскәү кенәзләре явызлык кылудан беркайчан да чирканмадылар. Алай да миңа ни йомыш белән килде икән?.. Исмәгыйль бәкнең арт ягына тибеп, мине дустанәлеккә чакырулары түгелдер бит?.. Тәмам сер тубалы булды бу Мәскәү түрәләре дә. Кенәзләре тугры сөйләгән булып, кыек эш кылырлар, илчесе дә алардан ерак йөрмидер. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме әле?..

– Чарасыз калуымдыр, бәгиям, әйтмәс җиремнән әйтергә булдым: илче Питәй Тургай Җангали ханга сөекле кызыгызны— Сөембикәне димләргә килгән.

– Йа Аллаһ, бу ни хәл инде тагын?! Авызыңнан җил алсын. Кяфер мөслим кешегә кыз димләп йөриме?.. Булмаганны…

– Ни кылмак кирәк, бу хәл хактыр, бәгиям. Илче Тургай Сөембикә кызыгызны Җангали ханга димләргә килгән. Хак Тәгаләдер.

– Нигә аны баштан ук шул хакта күземә бәреп әйтмәдең?! Кеше ишетсә, ни кылырмын? Кяфер мөселман кызын димләргә килгән. Йа Хода, ләһәүлә вәләкуәтә, ислам дөньясында булган хәлме?!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x