– Бәгиям, сезгә билгеле булса кирәк, хак булса, мәрхүм Василий кенәз Казан мәркәзен үз йортым дип йөрер иде. Әүвәл Казанга атасы Иван III кул сала, шуңа әтәчләнүедер. Җангали ханзадәне дә Казан тәхетенә утыртучы улдыр.
Йосыф бәк кул селтәде. Бу хакта ул белә иде инде, берәүне дә тыңлыйсы килми иде. Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк, тәхетенә чумган килеш уйлана-уйлана, бик озак дисбе тартып утырды. Әйе, әнә кая таба тәгәри башлады уй йомгагы. Шулай ук курчак Җангали аның сөекле вә гүзәл кызына өйләнер микәнни?! Бу мөмкин хәлме?.. Аннары моны урында яткан Василий кенәз теләге белән эшлиләрме?.. Шулайдыр. ВасилийIII, атасы Иван III кебек, Византиядән чыккан дин әһелләренә таянды, аларның колы булды, дин колы. Василий кенәз, төрек-татар халкын христиан итеп, ошбу төбәкләрдә тынычлык урнашыр дип уйлыймы? Бик ихтимал ич! Тик бу хыялың беркайчан да тормышка ашмастыр, кенәз, бары тик буш хыял булып калыр. Иллә урыслар бу хыялларын акрын гына тормышка ашыра баралар түгелме соң?! Әйтик, фин-угор халыклары инде тәмам урысларга йөз тота башлады. Бик ихтимал, ни чарадан бичарадыр, иллә бу хәл хакыйкатьтер, чирмешләрне урыслар тәмам йотты, илтабарлары, горурлыкларын җуеп, муеннарына тавык тәпие такты. Ә бит гаять горур халык иде. Тора-бара татар-төркиләр дә урыс канаты астына кермәсме?.. Йа Хода, ни уйлыйм? Киңәш шул сиңа, Йосыф бәк, хәрәкәт ит, тикятма, йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер, ди… Тукта, тукта, әйтик, Сөембикә кызымны Казан ханы Җангалигә бирсәм?.. Һич югы, Казан мәркәзен кяферләр кулыннан саклап калыр идем. Корал тотып түгел, кан коеп та түгел, гүзәл кызын Җангали ханга биреп… Василий кенәзнең үлеме хак булса, Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинскаяның балигъ булмаган угланы калгандыр… Углан балигъ булганчы, ил белән кенәгинә идарә итәр. Ә Елена белән Йосыф бәк килешер. Анасы – поляк короленә кияүгә чыккан Мамай кызыдыр. Әйе, Елена канында да азмы-күпме төрек каны ага. Онытмагандыр әле кардәшләрен… Хак анысы, хатын-кыз, кемгә кияүгә чыга, шул кенәз вә ханның динен кабул итә, бу хәл шулай булды, шулай булыр да. Әйе, кан белән кергәнне тән белән генә җуеп булмый. Сөембикә кызын ул Җангали ханга ярәштерер. Атасы теләге белән гүзәл вә сөекле кызы да килешер, иншалла. Әлегә кадәр атасы сүзеннән чыкмаган иде, моннан соң да, иншалла, чыкмас, ата сүзен аяк астына салып таптамас…
Йосыф бәк кызлар ягында чыр-чу килгән тавыш ишетте. Бәкнең йөрәге кысылып куйды. Шулай ук иң яраткан кызын да кияүгә бирерме?! Бирер, ахрысы. Тик чарасыздан кылыр бу эшен, чарасыздан ясар бу адымын…
Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, дисбесен чапан кесәсенә салды да кызлар ягына таба атлады. Әмма кызлары бүлмәдә түгел иде, ишегалдындагы бакчада, ясалма күл буенда чыркылдыйлар икән. Йосыф бәкнең колагына Сөембикә кызының челтерәвек тавышы килеп иреште һәм бәкнең йөрәге янә кысылып куйды. Ни хикмәттер, ошбу кызын барчасыннан да якын күрә һәм күргән саен күрәсе килә. Ата мәхәббәте дә шулай ук олуг була икән! Бала сөюне, балага тартылуны бер аналарда гына була дип уйлый иде, бүген исә ир-ат башы белән кызларынкүрүгә күзләре дымланды, бәгыре телгәләнде. Юравы хакмы әллә, кире кайтармаслык итеп хәл иттеме?.. Ә бит әле соң түгел, кире уйлап куюы да бар. Тик күңел инде хәл иткән, чарасыздан пыскып сызлана гына. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Ни хикмәттер, ошбу кызы, атасын күрүгә, күкрәгенә килеп капланыр да: «Әтием-җаным, исән-имин кайтып җиттеңме, ә мин сине шундый сагындым, шундый сагындым», – дия-дия, кочагына елышыр иде. Йосыф бәк Сөембикә кызына мәхәббәтен ни белән дә аңлата алмый. Ул аңа беркайчан да каршы әйтә алмады, теләгенә аркылы төшмәде. Фарсылардан, гарәпләрдән мөгаллимнәр китертте, дөньяви мохит белән таныштырды, хәтта сәяси мәсьәләләрдә дә Сөембикә барысыннан да аерылып торды. Ә бит ул унҗиделәп кыз үстерә. Дүрт-биш хатыннан булсалар да, берсе дә, Сөембикә кебек, белемгә омтылмады, телләр өйрәнмәде, капланып вә онытылып, китаплар укымады. Ул гынамы, апаларына, сеңелләренә мөгаллимә булды, кычкырып китаплар укыды, аларны дөньяви хәлләр белән таныштырды. Яучылар килеп-килеп тә, кияүгә чыкмый торуы да, бәлкем, шуннандыр. Гадәттә, төрки халык баһадирлары белән мактана, ил данын алар йөзендә күрә, хәтта Йосыфбәк үзе дә, ә менә Сөембикә кызы, белексез баһадирлардан кычкырып көлмәсә дә, аларга баш җитмәслек сораулар биреп, тегеләрне тәмам мәсхәрә итәр иде. Йосыф бәк моны күрде дә, күрмәде дә. Ул Сөембикә кызының бу кыюлыгына, тапкырлыгына кинәнде дә, ә кайчак уфтанып та куйгалады. Кыз баланың илдәге сәяси хәлләр турында җитди сүз алып баруы, ә кайчак атасына да бу хакта сүз катарга җөрьәт итүе ошап җитми иде аңа, әмма шул ук вакытта кызының бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуына, мөстәкыйль фикер йөртүенә эчтән генә кинәнер иде. Бохарадан килгән мөгаллимә Җәмилә кызларының барысы арасыннан да Сөембикәне ныграк ярата. Йосыф бәк еш кына мөгаллимәне тәхет ягына дәшә, кызлары турында сораштыра. Җәмилә туташ һәрчак Сөембикәне мактар, аның җитди фикер йөртүенә соклануын җиткерер иде. «Сөембикә Казанга китәсе итсә, Җәмилә туташны да аның белән җибәрми булмастыр», – дип уйлап куйды Йосыф бәк. Һәм, уй җепләрен өзеп куйгандай: «Бу ни хәл бу, әллә инде хәл дә иттем?» – дип, үз-үзенә сорау бирде.
Читать дальше