Тик башта ныклап уйларга кирәк булыр. Саклык чарасы буларак, әлегә Василий илчесе Питәй Тургайны кабул итми торырга. Юк, бөтенләй кабул итмәскә. Кайтып китсеннәр. Әйе, кенәзләре дә вафат, ди. Аты юкның башы юк, башы юкның аты юк, диләр. Сабыр итәргә, Мәскәү тәхетенә кем утырыр, шуңа карап карарын кылыр… Уйла, уйла, Йосыфҗан, урысны борып җибәрерсең, Тургай борылыр да китеп тә барыр ул, икенче көнне Җангали ханзадәдән яучылар килеп төшсә?.. Әнә шунда инде уйлап карарсың…
Әллә соң Питәй Тургайны гына кабул итәргәме? Питәй кадәр Питәй буш кул белән генә килмәгәндер. Без дә илчеләрне буш кул белән җибәрмибез ич!.. Бер форсаттан Мәскәүдәге хәл-әхвәлләр хакында да сорашыр. Күпме генә әтәчләнсәң дә, Мәскәү илчеләре белән исәпләшмәү ярамастыр. Әйтик, Исмәгыйль энесе тегеләрне колач җәеп каршы алсын да, энесеннән күп тапкыр куәтле абасы Йосыф илче кадәр илчене борып җибәрсен, имеш. Энесе белән сәүдә юлларын вә төбәкләрен тәгаен бүлештеләр бугай инде. Исмәгыйль Мәскәү вә Казан юлын таптаса, Йосыф кулында Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч юллары. Хак, Исмәгыйль энесе абасы сәүдәгәрләренә каршы төшкәләде: башта Мәскәүдән борды, аннары Казаннан. Ул гынамы, абасына язып та җибәргән. «Абам, без синең белән сәүдә юлларын бүлешкән идек бит инде, ә син һаман Мәскәүтин белән Казанга сәүдәгәрләрең җибәрәсең», – дип, үпкәсен белдерде. Бу эш ары таба да дәвам итсә, эшнең кылычка ук барып җитүе бар. Ә бит алар бер анадан туган балалар. Казан ханы Җангали Сөембикә кызына өйләнгән хәлдә, ошбу төрки-туран дөньясында даны еракка таралган мәркәз сиздерми-тынмый гына Йосыф бәк канаты астына күчеп куяр иде. Димәк, шулай кылу хәерлерәк булыр. Тик менә торып-торып бер амин дигәндәй, бу Питәй Тургайга ни калды икән Сарайчыкта? Чынлап та Сөембикәне Җангали ханга димләргә килүеме, әллә бу бер-бер хәйлә генәме?.. Холык китә, гадәт кала, диләр, христиан дине белән яваннардан килгән бу чир белән урыс әле дә булса авырыймы?..
Күр инде, нинди көнгә калды кодрәтле Алтын Урда, кайчандыр дөнья халкын тетрәтеп торган империя нинди көнгә калды! Һәркем үз биләмәсе өчен кан-җан коя, орыша, шымчылык итә, хәйлә кора. Алтын Урданың соңгы ханы Әхмәт үтерелгәч, Урда бик тиз кечкенә ханлыкларга, кенәзлекләргә бүлгәләнә башлады, һәркем зуррак калҗа эләктерергә маташа, һәркем үз динен, үз халкын, үз телен, үз җирен, үз мәркәзен мактый, ә әрсезрәкләре, форсаттан файдаланып, күрше хакына да керә башлады. Әйтик, шул ук Мәскәү куштаннары Урда хакимиятенә өмет тоталар. Хак, кулга-кул сузып, дустанә-тату яшәргә өндәүчеләр дә бар, әмма кылыч белән бәхәсне хәл итүчеләр дә ишәеп китте. Әнә шулай Алтын Урда таралганнан соң барлыкка килгән ил-дәүләтләр орышсыз вә сугышсыз яши алмауларын янә бер расладылар. Аралашырга, сәүдә итәргә иде дә бит, юк, басып алып, талап, тизрәк баерга исәпләре. Ул гынамы, алгы сафка диннәр килеп басты. Күзгә-күз карап кына тормыйлар, халыкны бер-берсенә каршы котырталар, бер-берсен кимсетәләр, рәнҗетәләр, мәсхәрәлиләр. Тыныч кына сәүдә итү көннән-көн кыенлаша бара, әнә үз туганыңа кадәр аяк чала башлады. Сәүдә юллары җитми аңа, җәйләү-сулар… Үлгәч җитәр әле, адәм баласы урынга калгач кына сиземли вә тоя башлый: бик аз, бары тик ике-өч адым җир кирәк икән ләбаса аңа. Бигрәк тә төрки-туран халкы бүлгәләнде, таралды вә сибелде, һәр хан, һәр бәк бары тик үз мәнфәгатен генә кайгырта, аз гына кәефен кырдылармы – кылычка ябыша. Йа Хода, кая таба бара бу дөнья?! Кем булышты Алтын Урданы таркатырга? Идел болгарларымы? Бүген көч алып, бәйсезлек байрагын күтәреп, мәгәр урыстан хан китерткән казанлылармы? Әллә Алтын Урда чорында ук урыс кенәзлекләрен бер кул астына җыярга керешкән Иван Калита оныкларымы?.. Ә бит урысның әнә шул Иван Калитасына кадәр Урдадан ярлык алыр иде. Хәзер әнә шул урыс кенәзләре, берләшеп, ислам дөньясына яный башладылар. Алтын Урда ханы Мәңге Тимер, урыс гаскәре белән килеп, аерылып чыгарга теләгән Болгарны җир белән тигезләде. Алты ай ятты барымта килгән гаскәр, алты ай буена халыкны таладылар, җәберләделәр, рәнҗеттеләр. Болгар мөселманнары, мескеннәр, күрше арларга күчеп китәргә мәҗбүр булдылар, тәмам яшәр әмәл калдырмадылар Мәңге Тимер хан яугирләре. Аллаһы Тәгаләнең каргышы төштеме, шуннан кайтуга, Мәңге Тимер гүр иясе булды. Шул чорда өске кала Казан төбәгенә күчеп утырган болгар төркиләре – нугайлар, кыпчаклар, болгарлар, башкортлар – үзләренә ил төзеделәр. Йосыф бәкнең атасы Муса солтан аларга ярдәм кулы сузды, көтү-көтү мал куып илтте. Тернәкләнде, тәмам аякка басты Казан йөзендә Яңа Болгар. Урдага исә кылган яманлыклары өчен хәвеф өстенә хәвеф яуды, чума чире тәмам нигезен җимерде. Күп тә үтмәде, Әстерхан ханлыгы Урдадан аерылып чыкты, аннары Кырым төбәге мөстәкыйльлек игълан итте. Әмма хәтта шул хәлдә дә Мәскәү кенәзләре Алтын Урдагасоңгы сулышына кадәр тугры калдылар. Мәгәр, ниһаять, алар да Алтын Урдадан йөз чөерделәр. Урда куштаннары Алтын Урданы таркатучы син генә дип, нугай морзасы Ямгырчы Әхмәт ханның да башына җиттеләр. Әнә шулай Алтын Урда империясе яшәүдән туктады. Шуннан соң Урдадан аерылып чыккан илләр үзара ызгыша, тарткалаша, җир бүлешә башладылар. Башта диннәр аерылышты, аннары халыклар, ахыр килеп хан һәм кенәзләр. Бу минеке иде, бу – синеке… Тәмам чарасыз калып, Алтын Урда дәүләтен ташлап китәргә мәҗбүр булган Олуг Мөхәммәд хан башта Мәскәү кенәзе җирләренә барып елыша. Иллә бәйсезлек вә мөстәкыйльлек тәмен татыган Василий кенәзгә бу ошамый, ул аңа биләмәсен ташлап китәргә куша. Олуг Мөхәммәд китми. Биләү каласы кирмәненә кереп урнашкан Олуг Мөхәммәд белән Василий кенәз орыша. Әмма гаскәр саны өч-дүрт мәртәбә артык булса да, Василий кенәз җиңелә. Үзе урысларны җиңсә дә, Олуг Мөхәммәд Биләүдә калмый, Түбән Новгород каласына күчеп китә. Шунда әйбәт кенә кышлый. Яз килүгә, Василий кенәз янә гаскәр белән орышырга килә. Янә каты орыш була. Урыслар, күпсанлы булсаларда, тагын җиңеләләр. Олуг Мөхәммәд ханның угланнары Ягъкуб белән Касыйм Рәсәй җиренә яу йөриләр. Урыслар каршы чыгалар, әмма тагын җиңеләләр. Ул гынамы, ике туган урыс кенәзе Василийны әсир итә һәм аталары каршына алып кайта. Үткән кышта гына үз кулы белән Рәсәй җирендә кенәз булырга ярлык биргән хаким Олуг Мөхәммәд хан каршына килеп баса. Бер сүз белән – әсир. Кырык бер мең урыс гаскәре бик аз санлытатарларга каршы тора алмыйча, кенәзләрен ташлап, качканы качып котыла, ятып калганы ятып кала. Шунысы гаҗәп: Олуг Мөхәммәд бу җиңүе белән горурланмый. Ул гаскәре белән Казанга күчеп килә һәм мөселманнар теләге белән тәхеткә утыра. Ә әсир төшкән Василий кенәзне исә, вәгъдә салымнарына иман әйттереп, әсирлектән азат итә. Әйе, урыс вә татар дөньясында булмаган киң күңеллелек күрсәтә Олуг Мөхәммәд. Шунда әйтә хан: «Үлем-җәбер вә бәндәләрнең хараплыгы түгел, хәтта һәлакәт тә аның белән килми. Бәлки, гөнаһ кылу һәм Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавыннан өлешсез калу кешеләрнең ихласи һәлакәтедер. Бар, кит, бездән ерак тор, күрше хакының ни икәнен белмәсәң, сине барыбер Аллаһы Тәгалә кичермәс, күзең булса да сукырайтыр».
Читать дальше