Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Миннән курыкмагыз, чибәркәйләр, нурлы йөзләрегезне ачыгыз. Хәзер азрак ашап-эчеп алырсыз, әйе, тамак ялгап, тәмле төнәтмәләр эчеп, кипкән иреннәрегезне йомшартырсыз, шуннан соң әйбәтләп сөйләшербез.

Асылгәрәй кул чапты, мич каршыннан ике апай чыкты.

– Без монда, Асылгәрәй.

– Апайлар, менә бу чибәркәйләрне туйганчы ашатыгыз, эчертегез, аннары мине дәшәрсез.

– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, – диештеләр каравыл өен караучы һәм азамат егетләрне ашатып торучы апайлар.

Асылгәрәй алгы якка чыкты, сәкегә сузылып ятты. Ул аларга ни әйтергә белми иде әле. Белмәсә дә, тәгаен бер фикергә килгән иде инде. Ул, тәвәккәлләп, бер кыз баланы үзенә алып калачак. Сәлахетдин сораган бәһане бирер, хакында тормас. Тик башта йөзләрен ачтырып, күзләренә багып алыр. Әйе, хәтта сөйләштереп: иплеме тавышы, моңы? Ул белә иде: хатын-кыз ир-ат белән сөйләшми, ә җырлый, әлбәттә, ир-атның җаен-көен белгәне, әнә шул йомшак теле белән ир-ат затын әсир итә дә инде. Һәм тегесе бик теләп тегеңә әсир төшә. Күп кенә хатын-кыз ир-аттагы бу хикмәтне белми, дорфа сөйләшә, көен-җаен тапмый, әнә шулай хәтта яраткан кешесен дә югалтып куя. Әйтик, Бибиҗамалы Асылгәрәйне әнә шул йомшак теле белән җәлеп итте. Әле дә шулай ул. Кайтып керүгә, каяле, картым, аякларың үзем салдырыйм әле, арыгансың да, аннары мунча кереп чыгарсың, мунчам әзер, мәтрүшкәле себерке алгы яктагы сиртмәдә, сөлге уң якта, бүген генә бәләкләп куйган идем. Соңгарак, ашым әзер булгач, үзем дә килерем, аркаңны сылармын, кымыз алып килерем…

Ул кызларның ашаганын алгы якта көтеп ятты. Кызлар башта ярымтавышка гына, кыймый гына сөйләшә башлаганнар иде, соңга таба тавышлары көрәйде, кыюланып, каравыл егетләре турында бәхәсләшә башладылар. Кайсы кайсына ошаган да, кайсы аңа караган, күз кыскан. Асылгәрәйнең нәрсә турында сөйләүләрен ачыграк ишетәсе килә иде, әмма кызлар ашап эчмичә керергә кыймады.

Ниһаять, апай ишекне ачты.

– Асылгәрәй, кызларың тамакларын туйдырды, – диде.

Асылгәрәй җитез генә торды, итек кунычларын тарта төште, путасын эләктерде, хәтта очлымын да киде.

– Тамакларыгыз туйдымы, шөкрана кылдыгызмы? – дип килеп керде ул кызлар янына.

Кызлар тәүгечә сәкегә тезелешеп утырганнар һәм яулыклары белән йөзләрен каплаганнар иде.

– Без бая нәрсә турында сөйләштек әле?

– Каравылбаш агай, безгә иябез йөзләребезне ачарга кушмады, – диде кызларның кыюрагы.

– Зыян юк. Ят кешегә йөз күрсәтмәү – саваптыр. Әмма бездә түгел, бездә йөз ачу – савап, чибәркәйләр. Мин сезнең иягезне беләм. Телим икән, мин сезнең барыгызны да үземә алып калам. Дүрт улым бар, икесе өйләнмәгән әле.

– Ә без җидәү, – диде кызларның берсе.

– Зыян юк, күршемдә унлап егет бар. Бездә һәр гаиләдә өй тулы малай, борчылмагыз, ирсез калмассыз. Хәзер йөзләрегезне ачыгыз. Кыюрак, кыюрак. Мин шүрәле дә түгел, албасты да, кытыклап та, сихерләп тә җәфаламам, бары тик йөзләрегезгә генә багармын… Менә шулай. Кыюрак, кыюрак, дим. Минем сезнең нурлы йөзләрегезне, серле күзләрегезне күрәсем килә. Әйтәм бит, бездә Болгарда бар хатын-кыз да, йөзләрен ачып, ир-ат күзенә туры карыйлар. Күзне бит Аллаһы Тәгалә багар өчен биргәндер, ә?..

Башта Асылгәрәйгә кызларның барысы да бертөсле булып күренгәннәр иде, йөзләрен ачкач, бер-берсеннән ерагайдылар, күзгә күренеп, аерымлыклары чалынды. Чибәрләр иде кызлар, хәер, яшьлек – үзе гүзәллек ич. Сәлахетдин кебек сәүдәгәр юк-бар товар ташымас, җантоварның да асылларын сайлаган. Ләкин таш янында таш, баш янында баш бер күренсә дә, йөз янында йөз, күз янында күз җир белән күк арасы иде. Асылгәрәйнең күзе бер читтәрәк утырган кызда тукталды.

– Атың? – дип, шактый төксе рәвештә сорады ул кыздан, әйтерсең лә кыздан нинди дә булса гаеп табылган иде.

– Баһадир Баһрам кызы Бүләк, – диде кыз, бер дә исе китмичә, хәтта башын чөя төшеп.

Баһадир Баһрам турында хәбәрдар иде Асылгәрәй, Туран дөньясындагы җиһангирларның берсе. Үргәнечне камаганда, баһадир Баһрам Җучи ханның унике баһадирын үтерә. Тегенең дә көннәрдән бер көнне үзен һәм гаиләсен әсир итәләр. Монголлар баһадирны анасы һәм кызы алдында кылычтан уздыралар. Гүзәл хатынын Җучи ханга озаталар, чөнки баһадир аның унике батырын үтергән була. Әмма Җучи хан, гүзәл хатынны үзенә тарттырса да, өйләнергә өлгерә алмый кала, тегене Чыңгыз ханның яшь хатыны Хулан котыртуы буенча агулап үтерәләр, ә гүзәл хатын Чыңгыз хан рөхсәте белән төрки бәге Күнбайга эләгә.

– Җыеныгыз, чибәркәйләр. Ә син, Бүләк, бүгенге көннән миндә булырсың. Мин булырмын синең ияң.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x