Зәйнәп җитте кояш батмас борын,
Зәйнәп узды бүген кояшны.
Җиңүчене котлап, җилләр исте,
Урман шаулап, кошлар җырлашты.
Һәм яртылаш тауга поскан килеш
Каршы алды кояш, ашкынып.
Ул әйтерсең җиңгән көндәшенә
Кызыл, матур байрак тапшырды.
20 февраль, 1937
Карашларың җылы яңгыр төсле,
Карашларың кояш шикелле.
Карашларың минем йөрәгемә
Ал чәчәкле язлар китерде.
Синең нурлы җылы карашыңнан
Ялкынланып тибә йөрәгем.
Яз гөлләре төсле шат җырларым
Бүләк булсын сиңа, чибәрем!
31 октябрь, 1937
Синең кайтасыңны ишеттем дә
Юл читенә чыктым ашыгып.
Бүген иртән ап-ак кырау төшкән,
Ил өстендә көмеш аксыллык.
Кыр төренгән кызгылт бакыр төскә,
Гөлчәчәкләр сулып киткәннәр.
Ак каеннар синең кайтыр юлга
Сары яфракларын сипкәннәр.
Кояш качкан,
Соргылт күк йөзендә
Күк болытлар ишелеп агалар.
Болытларга кадәр күтәрелеп,
Кыр казлары очып баралар.
Урман тып-тын,
Бары ара-тирә
Яфракларны кагып җил исә.
Җил яфракны түгел,
хисләрне дә
Коя микән әллә югыйсә?!
Ах, юк, шундый көчле ялкын белән
Сагынып көткән йөрәк хисләрен
Нинди җилләр өзеп ташлый алсын,
Нинди кырау алсын төсләрен?!
«Яз кайтмасам, көзен кайтырмын», – дип
Җырлап очкан идең май көнне.
Мин сакладым батмас кояш итеп
Йөрәгемдә синең ялкынны.
Әле дә менә көзге салкын җилләр,
Каз тәннәре ясап беләктә,
Искән чакта,
тәнне утка тотып,
Яз кояшы яна йөрәктә.
Кыр казлары очып киткән юлдан
Син кайтырсың көлеп сөйкемле.
Күңелләрдә шатлык чәчәк атар,
Язгы сирень гөле шикелле.
Көз аенда бөтен чәчәкләр дә
Шиңә, диеп, юкны сөйлиләр.
Көз килсә дә,
безнең йөрәкләрдә
Чәчәк ата яңа сиреньнәр.
Көз – картлыгы, диләр, табигатьнең,
Ә мин сизәм бетмәс яшәрү.
Безнең шатлык – илебез бүләк иткән
Мәңге шиңмәс данлы чәчәк ул!
19 ноябрь, 1937
Миллионнарча минем дусларым
Давылларны бергә кичкәннәр.
Җиңү дәрте белән кабынып,
Көрәшләрдә чыныгып үскәннәр.
Миллионнарча минем дусларым
Илгә биргән йөрәк тибешен.
Ялкынга һәм бозга керәчәк
Җан сөйгәне туган ил өчен.
Миллионнарча минем дусларым
Давылларны эшкә кушалар.
Иң тирәнгә төшеп йөзәләр,
Иң биеккә менеп очалар.
Миллионнарча минем дусларым
Дан эше дип таный хезмәтне.
Шуның өчен күбесе орденлы,
Күбесе илдә аерым хөрмәтле.
Миллионнарча минем дусларым
Бәхет кояшының нурында,
Яз гөлләре төсле елмаеп,
Чәчәк ата илнең кырында.
Миллионнарча минем дусларым,
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Сахибеңә – хуҗаңа, ияңә.
Калинин Михаил Иванович (1875–1946) – дәүләт эшлеклесе. Ул XIV съездда чыгыш ясый, шигырьдә шул искә алына.
Биредә Муса Җәлил шагыйрь Әхмәт Фәйзигә (1903–1958) мөрәҗәгать итә.