Нинди яра, нинди газаплы чир,
Ямен алдың матур саулыкның?!
Беткәнмени аяк, нигә инде
Зәйнәп аягына каныктың?!
Бу аяклар зәңгәр яктылыкта
Дулкынланып биеп үтсәләр,
Ул тудырган чиксез матурлыктан
Йөрәкләрдә гөлләр үсәләр.
Бу аяклар көмеш алка ясап
Әйләнсәләр сәхнә түрендә,
Бөтен илне таңга калдырырлык
Илһам туа шагыйрь күңлендә.
Бу аяклар —
серле матурлыкның,
Дәртле тойгыларның һәйкәле!!
Зәйнәп бәгърем, ничек булды соң бу?!
Ник аксадың болай, әйт әле!!
Кызганам шул сине,
синең өчен
Күңелем тулы яхшы теләккә.
Синең аяктагы яраларның
Әрнүләре минем йөрәктә.
Бу яралар тизрәк бетсен иде,
Элеккечә син шат, сөйкемле
Бассаң иде килеп минем алга,
Зифа буйлы тополь шикелле.
Керфек аша көлеп үтсә идең,
Тибрәндереп йөрәк хисләрен.
Күрсәк иде тагын киң сәхнәдә
Син матурның җилдәй искәнен.
Шул чагында мин дә шатлыгымнан
Ал битеңнән синең үбәрмен.
Син аңларсың, Зәйнәп, һәм бер юлга
Кичерерсең мине – юләрне.
1936
«Зәңгәр күзле, алсу иренле…»
Зәңгәр күзле, алсу иренле,
Үзе шаян, үзе күңелле
Һәдия дигән дустым бар минем,
Йөрәгемә якын яр минем.
Ул назланмый юк-бар сүз белә,
Бигрәк инде, бигрәк үз миңа.
Сокланам да һаман үзенә,
Тик тимәсен инде күз генә.
Мине күрсә, йөзе ачыла,
Көлә-көлә килә каршыма.
Аны күргәч ярсый йөрәгем,
Әйтерсең лә урнын тарсына.
Бер елмаеп миңа караса,
Бар кайгымны минем тарата.
Мин шул аны өзелеп яратам,
Ә, күрәсең, ул да ярата.
Мин үзенә аның, сердәшем, дим.
Ләкин, дуслар, сездән яшермим:
Мин яратам аны яшерен генә,
Аның белән генә яшим мин.
1936
Мин Кырымда идем;
Самолётта
Юлга чыктым өйгә кайтырга.
Без таң белән күккә күтәрелдек,
Җәй озатып калды артымнан.
Шадра диңгез өсте,
Кипарислар,
Тезелеп киткән йөзем түтәле —
Мираж төсле күзгә чагылып үтте
Иртәнге ак томан үтәли.
Диңгездән соң таулар, күк урманнар,
Чабыша-чабыша, артка үттеләр.
Урманнарны куып, Украина
Тугайлары килеп җиттеләр.
Монда инде кырлар сары кигән,
Арыш кыры такыр кырылган.
Мин сизендем:
Монда көз каршылый,
Җәй озатып калса Кырымнан.
Кешеләр дә бишмәт киеп йөри,
Анда шактый суык, ахрысы.
Ә мин бүген генә су коендым,
Ак дулкыннар белән ярышып.
Җылы якка карап кошлар оча,
Муеннарын сузып, боргалап.
Очыгыз, кошлар,
Мин дә шуннан очам,
Анда яңа пеште гранат.
Очу рәхәт,
Ләкин күзне кинәт
Йокы басса, шулай калгысам,
Пилот иптәш,
Кызык булыр микән,
Күзне ачкач, җирдә кар булса?!
Шулай булды:
Соңгы аэропортка
Без кыйгачлап килеп төшкәндә —
Мәскәү халкы ап-ак карда йөри,
Җәйне күптән онытып беткәннәр.
Минем чибәр миңа каршы төшкән,
Киез итек кигән, шарфтан.
Ә мин әйтәм:
– Әле бүген генә
Трусиктан йөрдем паркта.
Бүген генә әле җәйдә булдым,
Бүген генә миннән калды көз!
Бүген генә сиңа бүләк итеп
Өздем менә пешкән абрикос!..
Мә, авыз ит!..
Бу бит бүләк сиңа,
Безнең җирнең җәйле иленнән.
Әбиләр бит шуны әкият итеп
Сөйләгәннәр элек, тилеләр!..
Менә монысы көчле йөзем суы,
Пробкасын ач та шунда сал!..
Әкият төсле матур тормыш өчен
Әйдә, җаным, эчик, булмаса!..
17 март, 1937
1
Күз нурым син,
Матурым син,
тулган аем!
Ай туганда
Йокла инде,
матуркаем!
Такмак әйтер
Сиңа җилләр,
Алмагачы әкият сөйләр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли,
Бәлли-бәү!
2
Син үсәсең
Матурланып,
алсу гөлдәй.
Гөлләр үскән
Иң бәхетле
матур илдә.
Гөлләр сине
Назлап сөяр.
Кояш көлеп
Башын ияр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли,
Бәлли-бәү!
Апрель, 1937
Таң җилләре, исегез
таң сызылганда,
Аңар сәлам әйтегез
Чулпан туганда.
Таң шикелле сөйкемле
йөзенә карагыз,
Кара урман шикелле
чәчен тарагыз.
Белсә иде ул ничек
сагынганымны!..
Бер карашы көченнән
кабынганымны!..
Күңелле соң сөелеп,
сөеп яшәве.
Без бәхетле шат илнең
дәртле яшьләре.
Таң җилләре, исегез
таң сызылганда.
Аңар сәлам илтегез
Чулпан туганда.
Май, 1937
Куш алмагачны
Икәү утырттык
шушы бакчага.
Икәү су сиптек,
Кояш чыкса да,
кояш батса да.
Читать дальше