Муса Җәлил - Сайланма әсәрләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Муса Җәлил - Сайланма әсәрләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә.
Җыентык киң катлау укучыларга адреслана.

Сайланма әсәрләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Муса Җәлил

Сайланма әсәрләр

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе Ленар Шәех

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2021

* * *
I Җырым булсын бүләгем Күңлемә Ник кенә киттең күңел җирдән бизеп - фото 1

I. Җырым булсын бүләгем

Күңлемә

Ник кенә киттең, күңел, җирдән бизеп,
Күккә омтылдың нигә? Нәрсә сизеп?
Белмисеңме, күктә соң нәрсә барын?
Дөньяда бар нәрсә тыштан ялганын!
Уйлама күргәч тә йолдыз нурлы дип,
Ай тагы изге яхуд саф, серле дип.
Ул кояш та тик ерактан тын кебек,
Нурлы, чын изге гарешле гөл кебек,
Бар да бер, бар хәл аларда җир кебек,
Бар да бер валчык яхуд бер җим кебек.

Юк, саташма, кайт кире, күңлем, бире,
Кайда барсаң да бер үк хәл, билгеле.
Очма, барны эзлә тик җирдән генә,
Эзлә җирдән, җирдәге илдән генә.
Эзлә нык, күңлем, табарсың эзләсәң!
Шарты: тик түзсәң, өметең өзмәсәң.

1921 Тукай Каберендә Кабер Сиңа килдем гөлләр белән Сәлам белән изге уй - фото 2

Тукай Каберендә

Кабер!
Сиңа килдем гөлләр белән,
Сәлам белән, изге уй белән.
Тәбрик сөйләр өчен бу күңлемнән
Сахибеңә [1] Сахибеңә – хуҗаңа, ияңә. хөрләр иленнән.

Әйе. Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән; һәммәсе —
Алар инде матур,
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.
Ул илдә дә хәзер шулай ирек,
Шатлык, дуслык туен итәләр.
Барлык эш дуслары, бергә җыелып,
Мәңгелек ямь суын эчәләр.

Ил бәйрәме белән бу кабердә
Ята торган изге гәүдәне
Мин котларга килдем;
Таки бездә
Сәламлиләр бөтен җир аны.

Нинди ямьле бу җир,
Күк кояшың!
Җылы итеп көлеп яз килә.
Ул да, сине котлап, ал чәчкәсен
Иң әүвәл үк сипкән кабреңә.
Шатлан, изге!
Синең яшь йөрәгең —
Алдан сизгән иркен ил язы —
Син моңланып көткән ярлыларның
Ал бәйрәме – ямьле дөньясы.

Син җырлаган бәхет, дус-туганлык,
Син теләгән батыр эш көне,
Синдә булган хаклык, миһербанлык,
Илгә килде хәзер бөтене.

Шатлан!
Сиңа изге дускайларың
Тәбрик белән сәлам җибәрә.
Инан безгә – синең сүзкәйләрең
Мәңге калыр алар дөньяда.

Кабер!
Куан, синдә менә гөлләр,
Гөлләр белән бизим мин сине,
Бу гөлләрем аңар сәлам сөйләр,
Куандырыр алар изгене.

Әйе… Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән һәммәсе —
Алар нинди матур!
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.

Апрель, 1923

Мин булырмын…

1

Кичке җилләр улый-улый, түр ягыңны
Кага-кага, тын йокыңнан уятсалар,
Тышкы шомнар, тырный-тырный йөрәгеңне,
Әллә нинди шомлы уйлар уйлатсалар,
Шунда бер-бер юлчы килеп ак ишегеңне
Ыңгырашып әкрен генә дөбердәтсә,
Кар каплаган биек баскыч бусагаңны
Аяклары белән таптап шыгырдатса,

Син… каргана күрмә, җаным, ялгыш аңа,
Рәнҗемәсен ул мескенгә мәгъсум күңлең,
Төнлә ялгыз юлда калган мескен анда,
Өзгәләнгән ул юлаучы – мин булырмын…

2

Көмеш кебек ак елгада коенганда,
Гөл чәчәкләр сине күмеп иркәләсә,
Син тамчылар белән уйнап сөенгәндә,
Каргалган бер язмыш сиңа иртәләсә,
Соңгы сулыш сулап, янып, арып, талып,
Бер яшь фәкыйрь килеп сиңа кулын салса,
Һич рөхсәтсез су савытыңны җирдән алып,
Комсызланып эчсә, киемең янына ятса,

Ачулана күрмә…
Соңгы ал юлыңда
Дошман угы җәрәхәтләп сүнмәс күңлен,
Соң сулышына җитеп килеп, хозурыңда
Җан бирүче мәгъсум егет – мин булырмын…

3

Язгы нәфис бакчаларның киң юлында
Барган чакта юлларыңа гөлләр үссә,
Уйный-уйный күбәләкләр кулларыңда
Иркәләнсә, сине котлап җилләр иссә,
Шул вакытта ак юлыңны (гөнаһ шомлык)
Сузылып яткан канлы гәүдә киртәләсә,
Яткан булса ак йөзләре канга тузып,
Синең җанлы шат бәхтеңне үртәләсә,

Син шикләнә күрмә… бәгърем!
Ул – кан белән
Яраланып утлар кисеп тапсыз күңлен
Әрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән
Җанын биргән үле гәүдә – мин булырмын.

4

Кичкә калып, җиләк җыйган киң урманда
Кайтканыңда кичке җилләр каршыласа,
Ул җилләргә уйный-уйный толымнарын,
Бер җилкенеп, бер җилпенеп салкынланса,
Тагын… ләгънәт!..
Кара көйгән кызыл балчык
Өстен япкан кабер синең юлың бүлсә,
Син килгәндә ашыгып-ашыгып, арып-алҗып,
Ул кинәттән синең юлга каршы булса,

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Муса Мураталиев - Сказки дедушки Мусы
Муса Мураталиев
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x