Их, нинди тәмле бу чәй белән икмәк…
Чәйләр эчелде. Ул арада кич тә булды. Төн буенча ягып чыгар өчен, эре-эре утыннар әзерли башладылар.
– Атларны арба тирәсендә генә ашатырга кирәк, югыйсә аю һөҗүм итәр, – дип, атларны арканлап, аның өстенә тышаулап куйдылар. Бик шәп гүләтеп ут (костёр) ягылды. Тирә-якта тагын тынлана төште. Көндезге кошлар кычкыруларыннан, сайрауларыннан туктадылар. Алар урынына безнең янда гына сандугачлар сайрап җибәрде. Безнең каршыдагы биек тау янында сак-сок [78] Үзенең тавышы белән исемләнгән, ягъни сак-сок(ның)…, төннәрдә генә кычкыра торган бу кошның тавышын мин Урал таулары арасыннан башка һичбер ишеткәнем юк. Бу кош шулай ике генә сүзле тавыш белән кычкырса да, аның тавышы моңлы була; шуның моңына карап булса кирәк, татарлар арасында «Сак-Сок» бәете чыгарылган. – М. Гафури искәр.
кычкыра башлады. Төн караңгысы тирә-якны тәмам баскач, куркыныч каплаган кебек булып китте.
Кайдадыр урман арасында шытырдаган тавышлар ишетелә башлады. Атлар колакларын шомартып, утка якынлашып, пошкырып ашауларыннан туктадылар.
– Бу инде якын-тирәдә аю булуның билгесе! (Шундагы зурлар шулай диделәр.)
Шушы вакытта костёрның өстенә тагын да зур-зур утыннар салынды. Агайларның кайберәүләре, сөрәннәр кычкырып, аю качырырга тотындылар, кайберәүләре утлы агачларны алып, чаткыларын чәчеп селкә башладылар.
Шушы рәвешчә аюдан саклану таң атканчы дәвам итте бугай. Мин төрле тавышларны тыңлап ята торгач йокыга киткәнмен…
Без уянганда, кояш чыгып, безнең артта калган тауның башын алтынлаган иде инде. Бүген көн бигрәк матур иде. Иртәнге матурлык белән бизәлгән таулар, агачлар, текә ташларны күреп туймаслык иде. Чәй эчеп беткәч, атларны җигеп, юлыбызда дәвам иттек. Таулар берсеннән-берсе биекләнгән кебек булса, барган саен, табигать үзгәрә, каршыда шәм кебек тезелгән нарат урманнары була башлый.
Шул көнне кичкә каршы «Зигәзе» заводына җиттек. Кара урман, биек тау, шалтырап аккан суның янына салынган бу заводның корымланган озын морҗалары, аның тирәсенә эскертләп өелгән чуеннар, болар арасында йөргән эшчеләр мине хәйранга калдырды.
Үзем кебек бер малай һәм бер зур кеше белән чуен эреткән урынны карарга бардык. Чуен, су кебек эреп, калыпларга тула, анда туңган чуеннарны тирләп-пешеп беткән эшчеләр икенче яктан алып, сындырып чыгара баралар иде.
«Их, шулар кебек, шунда үзләшеп эшләп йөрсәң иде!» – дигән уйга килдем. Алар минем күземә көчле, гайрәтле булып күренделәр.
Без бераз карап йөргәч кайтып киттек.
Иртә белән тагын да юлыбызда дәвам иттек. Беренче мәртәбә күргән, шаулап торган бу заводны калдырып китү күңелсез сымак булды.
Шул көнне кичкә каршы юлыбызның чиге булган «Лапашты» га килеп җиттек.
Яңа салынырга уйланган бу завод «Лапашты» дигән кечкенәрәк бер елганың буена эшләнә башлаган икән. Әле монда эш башындагы кешеләр торыр өчен берничә матур өйләр салынган. Эшчеләрнең күбесе казармаларда яки бик ашыгыч ясалган кечкенә-кечкенә куышларда торалар. Бу йортлар шундагы агачлардан гына ясалып, тирә-яктагы урманнарга балта кермәгән.
Безнең хуҗалар үзләренең кирпеч сарайлары янына салынган кечкенә йортларына барып туктадылар.
Без, эшкә ялланып килгән берничә кеше, кыш көнендә кирпеч киптереп, җәй көнендә казармалык хезмәтен үтәгән зур һәм озын амбар кебек йортның бер башына урнаштык.
Электән эшләп килгән берничә буйдак эшче дә шунда торалар иде. Шуларның берничәсе үзебезнең авылдаш яки якташ булганга күрә, шунда ук сөйләшеп киттек. Алар авыл хәлләрен, андагы тормышны сораштылар. Без мондагы тормышны сораштык.
Без торачак бу урын бик күңелсез һәм тузан оясы булса да, без анда кичен генә кереп ятачак булганга күрә, аның ямьсезлеге безнең өчен нык тәэсир итмәде.
Иртәнгесен кояш чыгар-чыкмас уяттылар. Электән эшләп килүчеләр эшләренә киттеләр. Безгә дә хуҗалар шунда ук эш билгеләделәр. Миңа балчык ташый торган бер арба, бөтен сбруйлары белән бер ат биреп, мәсьүлиятен [79] Мәсьүлиятен – җаваплылыгын; эш итүне.
үземә тапшырдылар. Мин шул ат белән бер чакрымлык җирдән кирпеч суга торган сарайлар янына балчык һәм ком ташырга тиешле идем.
Шул тапшырылган вазифаны үтәү өчен, башкалар белән эшкә киттем. Шул минуттан башлап кечкенә бер хезмәтче яки эшчеләр дөньясының кечкенә бер әгъзалары булдым.
Ике-өч көнгә чаклы эшнең тәртибенә, гомумән, иртәдән алып кичкә чаклы эшләүгә төшенеп китү авыр булса да, соңыннан бу эшләргә күнегеп кителде.
Читать дальше