Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Шакирова Р. Н., төзү, 2021

* * *
Халык күңелен милләт хәлен аңлап язган әдип Мәҗит Гафури Габделмәҗит Нургани - фото 1

Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип

Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 1 августында (иске стиль белән 20 июль) Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районы), кышларын балалар укытып, калган вакытын гади крестьян хезмәтенә багышлаган Нургани хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ата-анасы йортында ике абыйсы, ике апасы һәм бер энесе янәшәсендә үткәргән сабыйлык һәм үсмер еллары әдипнең күңеленә тормышының иң бәхетле чоры булып сеңеп кала. Тәүге сабакны әтисеннән алганмы, әнисеннәнме – монысын ул үзе дә ачык кына хәтерләми, әмма әтисе укыткан авыл мәдрәсәсенә барганчы ук укырга өйрәнүен, җиде-сигез яшьләрендә авыл мәктәбендә бик теләп укуын гына белә [1] Гафури М . Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 4 т. – 364 б. .

1893 елның кышында әтисе укырга омтылышы зур булган зирәк улын үзләреннән ерак булмаган Үтәш авылы мәдрәсәсенә бирә. Бәхетсезлеккә каршы, Мәҗитнең бу мәдрәсәдә укуының беренче елында ук кыш көне – әтисе, март айларында әнисе Марзия дә үлеп китә. Унөч яшеннән тулы ятим булып калган балага тормыш итү һәм белем алу бик авырга туры килә.

Белем алуга булган эчке ихтыяҗ һәм үзендәге табигый мөмкинлекләрне тоемлау аркасында, малай бернинди каршылыклар алдында да туктап калмый. Җәй айларында авыр хезмәт белән акча табып, өс-башын карый, мәдрәсәдә акчалырак шәкертләргә аш-су әзерләп, китап күчереп язып тамагын туйдыра. Белемнең күңеленә хуш килгәнен эзләп, ул төрле мәдрәсәләрдә була.

Ике кыш Үтәш мәдрәсәсендә укыганнан соң, 1896 елда Уфага «Госмания» мәдрәсәсенә килә. Әлбәттә, ярлы егеткә биредә уку бәхете тими, ул Уфадан ерак булмаган Кыешкы (хәзерге Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылы) мәдрәсәсенә туктала һәм декабрь аена кадәр шунда укый. Аннан, туган авылына кайтып, ике кыш Уфадан килгән Җамалетдин исемле яшь мулладан дәресләр ала һәм үзе дә аңа балалар укытуда булыша.

1898 елның җәендә 450 чакрым чамасы араның күбрәген җәяүләп үтеп, Рәсәйнең мәшһүр мәдрәсәләренең берсе – Троицкидагы «Рәсүлия» гә килә. М. Гафури, анда укыганда, олы хезмәт мәктәбен уза: җәйләрен, казах-кыргыз даласына чыгып, балалар укыта, Рәмиевләрнең – алтын, Яушевларның торф приискаларына сезонлы хезмәткә яллана.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган елларда иҗат эшенә тартылып китә. «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе (1902) һәм «Себер тимер юлы, яки Әхвәле милләт» (1902), «Вә иннә мин әш-шигъри ли хикмәтин» (1903), «Яшь гомерем» (1903) кебек күләмле шигъри әсәрләре мәдрәсәдә укыган, казах даласында мөгаллимлек иткән елларда языла.

Иҗатының тәүге адымнарыннан ук шагыйрь гаделлек булмаган, бөтен нәрсә акчага корылган тормыштан ризасызлык белдерә, мәдәни яңарыш, милли-мәдәни тәрәккыят тарафдары буларак чыгыш ясый, мәгърифәтчеләрдән килгән акыл культын олылауның чикләрен киңәйтеп, техник прогресска дан җырлый. М. Гафури, шигъриятендәге кебек үк, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәрләрендә дә «Иҗтиһад юк, әдәп юк, бу – фәкыйрьлеккә китерә, һәр фаҗиганең башы – шунда» дип, асылда, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрә.

1905 ел ахырларында М. Гафури «Буби» мәдрәсәсенә юл тота, тик бу уку йорты да аның күңеленә хуш килеп бетми, һәм ул Казанга юнәлә. Аның биредәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакытлары Рәсәйдә инкыйлаби тартышларның киң җәелгән һәм көчәйгән көннәренә туры килә. Татар халкының милли азатлык хәрәкәте җанлана. Болар барысы да яшь егеткә көчле тәэсир ясый. Күңелендәге хисләр өермәсе тышка бәреп чыга, ул илдә, шулай ук Казанның үзендә дә барган олы вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләрен, өмет-ышанычларын милләттәшләре белән уртаклашырга, бу көрәштә үз авазын ишеттерергә омтыла. «Яшь гомерем» исемле шигырь мәҗмугасын тәмамлап нәшриятка бирә (Казан: Шәрәфләр матбагасы, 1906) [2] Җыентыкка рецензия язган Морад (Р. Фәхретдинов) М. Гафури әсәрләрен Акмулла шигырьләреннән өстен куя. «Г. Тукай әфәндене Мәгарригә вә Габделмәҗид әфәндене Туграигә охшатмакдаим», – дип яза ул (Вакыт. – 1906. – 9 декабрь). . Моннан тыш, яңа гына чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз» кебек газеталарда шигырьләр, мәкаләләр белән чыгыш ясый. Шул чорның күтәренке сулышы белән күңелендә туган тәэсирләр йогынтысында язылган «Милләтемә шатлык шигыре» ндә (1905) ул халкыбызның киләчәген тоташ нурга манып сурәтли, «Өндәү», «Вакыт җитте кузгалырга!..» кебек тезмәләрендә татарларга мөрәҗәгать итеп, аларны кузгалырга чакыра, «мәгариф шәмгыданын кулга алырга» өнди.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x