Энем Әхсән мин белгәндә бик бала булганга күрә, аның хакында хәзергә монда язып торырга хаҗәт юк.
Ләкин аны әти-әни бик иркәләгәнгә күрә, мин аннан көнләшүем исемдә тора.
Минем яшьлек вакытымда күңелгә иң нык тәэсир калдырган кеше, анамнан соң, Сафия исемендәге апам булды. Башка туганнарым хакындагы тәэссор [19] Тәэссор – әсәрләнү.
вә хатирәләрне бик кыскалык белән бетерергә мөмкин булганда, Сафия апам хакында кыска язып булмый.
Аның «Сине карап үстердем» [20] Бала карау, аны юату кебек авыр нәрсә юк. Мин бала карауның авырлыгын, ятим калып, җиңгәйнең балаларын караганда, бик ачык белдем. Ул авырлыклар әле дә йөрәгемнән чыкмыйлар. Шуның өчен Сафия апамның миннәт итүе (иткән яхшылыгын кат-кат исенә төшерүе) хаклы булган… – М. Гафури искәр.
дигән сүзләре әле дә булса колагым төбендә яңгырап тора. Чынлап та, мине карап, төрле бәла-казалардан саклап үстерүче, тәрбия итеп аякка бастыручы булганлыгын әни дә тәэкыйть итә [21] Тәэкыйть итә – раслый.
иде.
Бу апам төскә матур, буйга зифа булып, артык мөлаем табигатьле, нечкә күңелле иде. Әти һәм әни өйдә юк чагында, аның моңлап җырлауларын ишетә торган идем. Ул курай уйнарга да бик оста булып, аулак өйгә кызлар җыелган кичләрдә бик моңлы иттереп курай уйный, шундагы кызларның берәрсе курайга кушылып җырлый, шулай итеп, бик күңелле бер уен кичәсе ясала иде.
Мин җиде-сигез яшьләрдә чакта, бу апамны үзебезнең авылдан 20–25 чакрым җирдәге Сакай исемендәге бер авылга, Шәриф дигән бер егеткә кияүгә бирделәр.
Сафия апамның көчләнеп кияүгә бирелүен әнинең: «Аны үзе теләмәгән җиргә көчләп кияүгә бирелүгә Сәбәгыйн карт сәбәп булды. Атагыз, шуның сүзенә карап, кызыбызны күрәләтә утка ташлады!» – дип зарланып, әрнеп сөйләүләреннән белдем. Әнинең бу әрнүле сүзләре әле дә минем йөрәктән китмиләр.
Апам өчен бер дә көтелмәгән бу кара тәкъдир, татар кызларын һәлак итә торган бу җәбер аның бөтен өметләрен җимергән булса кирәк, ул, озатылган вакытында, соң дәрәҗәдә елады. Бу фаҗигале туй аның вөҗүденә [22] Вөҗүденә – күңеленә.
тәэсир итте. Аның шул вакыттагы әрнүләре, почмакларга утырып елаулары әле дә булса күз алдымда тора. Аның эчендә янган кемгәдер булган мәхәббәт утын, күңелендә саклаган сөю дәртен аңламадылармы, әллә белеп тә шулай эшләделәрме – ул якларын күз алдыма китерә алмыйм. Ихтимал, аны башкалар бер дә сизмәгәннәрдер. Ләкин мин аның бер кеше өчен янганын шул вакыттагы хәрәкәтләреннән аңлап, бу көн дә куркып, әрнеп китәм.
Мәсьәлә болай иде: безнең өйгә ике-өч йорт аша гына бер егет булып, ул кайвакытта безгә килә иде. Ул безгә килгән вакытта, апам бөтенләй үзгәрә, ул урамнан үтеп киткәндә, шунда ук тәрәзә төбенә барып, күзен алмый карый торган иде. Мин, апамны шул егеттән нигәдер көнләшкән кебек (апамны артык яратудан икәнен хәзер беләм), аны ирештерә, әтигә әйтәм дип куркыта торган идем. Ләкин апам моңа карап мине читкә тибәрми, бәлки мәхәббәтенең бер өлешен миңа да бирә, мине юата, әтиләргә андый сүзләрне әйтергә ярамаганын белдерә иде.
Әлбәттә, минем Сафия апамның ул егетне яратуын сизүемне әтиләргә әйтү ихтималым юк иде.
Менә ул шулай теге егетне сөеп, шуңа кияүгә чыгу өмете белән йөргән чагында, аны тоттылар да югарыда әйтелгән җиргә кияүгә бирделәр. Ихтимал, аның күрше егете Зәйнетдинне яратуын әти дә сизгәндер һәм, шуңа үчегеп, чит авылга кияүгә биргәндер.
Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өметләрен җимереп, күңелендә булган ялкынлы мәхәббәте өстенә бозлы яңгыр яуган кебек итсә кирәк; ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде, аз сөйләшә башлады һәм авырый да башлады.
Аның шулай рухани газаплану сәбәбеннән туган үзгәрешен күреп «Сафия киявен яратмаган…», «Аны көнләшеп сихерләгәннәр… Сихерен кайтарырга кирәк иде…» дип сөйләүләре әле дә булса хәтеремдә тора.
Кыш көнендә бирелгән апамны җәй көнендә печән алдыннан озаттылар. Минем күңелемдә озатуның яшьле, ямьсез ягы белән бергә, кыңгырау таккан пар атларның тыпырчынып торулары, кыңгырауларның шылтыр-шылтыр итүләре, апамны көймәле арбага күтәреп утыртулары, озатырга килгән хатын-кызларның күплеге, алар кузгалып киткәннән соң азан әйтүләре кебек тышкы күренешләр бик нык истә калган. Үзенең ата-ана һәм туганнарын, сөйгән илен, туган җирен, күңелендә мәхәббәте сакланган бер кешесен ташлап, үзе бер дә яратмаган бер кеше белән утырып чит бер авылга киткән вакытында апамның ничаклы авыр бер хәлдә булуын соңыннан уйлап хәйран калам. Бу эш, әлбәттә, йомшак күңелле әнинең йөрәгенә бик нык тәэсир иткәндер.
Читать дальше