Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Агыйделнең шәрык ягындагы таулар арасыннан Җилем исемендәге зур гына су килеп чыгып, шул матур тугайларның иң матур һәм урта бер җирендә Агыйдел белән кочаклаша. Җилем суы үзенең сафлыгы, ташлар арасыннан агуы белән күргән бер кешене хәйран итәрлек рәвештә матур. Ул үзе шәп ага, ләкин болганмый. Язгы ташкын вакытында Җилем суы белән бик күп сал агызып төшәләр. Ләкин ул саллар ике буй бүрәнә чамасыннан озын булмыйлар. Шундый шәп һәм таулар арасыннан әрле-бирле бормаланып, ташларга бәрелеп ага торган судан салларны ярга бәрдерми һәм таратмый агызып төшәр өчен ничаклы осталык белән җитезлек кирәк икәненә аптырап каласың. Бу эшне тик тау арасында, Җилем суы буенда үскән башкортлар гына булдыра ала.

Җилем суы безнең авылдан ике чакрым ярым чамасында. Бу су буе – минем бала вакытымның җәй көннәрендәге уйнап, кармак салып үткәргән урынымның берсе. Әллә кайдан күренеп торган «Кызыл яр» астында һәм «Иштуган тамагы» дигән җирләрдә без, балалар, көннең үткәнен белми йөри идек. Язгы сабан белән печән вакыты арасы (июль числосы) күбрәк шунда үтә иде.

Анда күп йөрүебез өчен кайвакытта әтиләр тарафыннан чигәләребезгә алган вакытларыбыз күп булса да, Җилем суы буеның матурлыгы, үтә күренеп торган суда көмеш кебек балыкларның йөзүләре, безнең шул балыкларны тоту теләге белән күзләребезне суга терәп утыруның кызыклыгы чигәләребездән ут чыгарганчы чабуларны шунда ук оныттыра иде. Ул төрле якка борылып-борылып йөри, шулай итеп, шул матур җирләрне күбрәк күрергә, шуннан чыгып китмәскә тырышкан кебек ага. Агыйдел белән шушы Җилем суының уртасындагы берничә чакрымнарга сузылган болынлыкларны җәй көннәрендә төрле чәчкәләр каплаган була. Шул матур җирләрдә ямьле җәйләрне сайрап үткәрер өчен, җәнүбнең [10] Җәнүбнең – көньякның. төрле кошлары килеп тулалар. Аларның моңлы тавышы белән бөтен тирә-як яңгырап тора.

Шушы ике суның кочагындагы киң болынлыкның нәкъ уртасына безнең Җилем-Каран авылы ташланган. Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Җилем-Каран авылы минем туган бишегем була инде. Бу авылның эчә торган суы авылның янында гына бөркелеп, ургылып чыккан зур чишмәдән гыйбарәт. Бу чишмә яр астындагы кисмәк янындагы тишектән көмеш кебек саф һәм мул булып чыга, авылның түбән очына барып, сазлык уртасындагы күлләргә барып югала. Авылдан чирек чакрым ераклыкта Үрге чишмә исемендә икенче бер чишмә бар. Бусы, кечкенә булу белән бергә, тагын да матуррак. Көнчыгыш ягы вак әрәмәлек булып, көнбатыш ягы чәчкәләр атып торган яшел чирәмлек булып, безнең авыл кызлары белән егетләренең уенга чыгып, уен-көлке кора торган урыныннан гыйбарәт иде. Ләкин заманнар үтү белән, ул тирәдәге агачлар кыркылып беткәнгә күрә, хәзерге көндә ул җир борынгы матурлыгын югалта төшкән. (Соңгы елларда бу чишмәнең тирә-ягы, сөрелеп, басуга әйләнгән инде.) Җилем-Каран авылыннан өч чакрым китү белән, Урал тавының тармакларыннан булган зур таулар башлана. Өйдән чыгу белән, күз алдына шул таулар килеп басып, күңелгә әллә нинди матурлык биреп җибәрәләр. Авылдан чыгып берәр чакрым барсаң, төрле агачлардан гыйбарәт матур урманнарга, әрәмәлекләргә барып керәсең. Шәрык ягындагы кырга чыксаң, биек таулардан булган «Уклы Кыя» дигән тау күренеп ята. Бу тау тирәсендә борынгы вакытларда бик зур ике яу кара-каршы килеп, бер як шул тауның тишекләренә ышыкланып, шуның химаясендә [11] Химаясендә – ышыгында. сугышканнар. Әле дә булса бу тауның тирәсендә тимер ук башаклары табыла. Шуңа күрә бу тауга «Уклы Кыя» дип исем биргәннәр. Бу тау бик биек булу белән бергә, кыйбла ягы ниһаятьсез [12] Ниһаятьсез – чиксез. текә, ул яктан менеп-төшеп йөрү мөмкин түгел. Башына менеп, түбән карарга да куркасың. Егылып китсәң, эш харап!.. Борынгы вакытта бер башкорт кызы үзенең киявен шуның башына алып менгән дә тауның иң текә урыныннан төртеп җибәреп һәлак иткән. Яратмаган киявеннән шул тау аркасында котылган, дип сөйлиләр.

Җилем-Каран авылыннан ерак түгел «Халаек борыны» дигән бер урын бар. Монда да борынгы вакыттагы яулар сугышып, кайсы яктыр бик күп кырылган. Монда шул вакыттан калган каберләр әле дә булса күңелгә дәһшәт биреп торалар, үткән яуларны искә төшерәләр.

Бу җирләр миңа бала вакытымда ук бик нык тәэсир биргәнгә, әле дә булса шул тәэсирләр күңелемдә сакланып килгәнгә күрә, боларны язам.

* * *

Мин шушы Җилем-Каран авылында 1880 елда туганмын. Әти Нургани исемендә, әни Марзия исемендә булып, мин 10 яшьләргәчә шуларның җылы кочакларында тәрбияләндем. Үземне үзем белә башлаган вакытта, әни дә, әти дә исән булу өстенә Нурислам, Мәһди исемендә ике абзам, Әхсән исемендә бер энем, Фатыйма һәм Сафия исемендә ике апам бар иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x