Әни бик йомшак күңелле булгандыр, күрәсең, мин үзем белгән көннән башлап һәрвакытта аның күзләрен яшьле һәм никтер боек күрә идем. Ул – абзам берәр китапны укыганда да, берәр фаҗигале хәбәр ишеткәндә дә еламый калмый иде. Бигрәк тә охрави [13] Охрави – ахирәткә бәйләнешле.
китаплар укылганда, бик нык тәэсирләнеп, йөзендә курку белән өмет катыш галәмәтләр чыга торган иде.
Бу вакытта безнең өйдә иң күп укылган китапларның берсе «Ахры заман» булып, ул атнасына берәр мәртәбә дә укылмый калмагандыр. Ул китапны укый башлау белән, безнең йөрәкләрдә ниндидер бер курку башлана, бу курку барган саен арта, ниһаять, кыямәт, ягъни заманның ахыры алдында була торган җирләрен тыңлаганда калтырана башлый идек. Шуннан соң:
Дәҗҗал мәлгунь чыгу бән Румга [14] Румга – Римга.
баргай,
Сиксән мең җәһүт, пәри җәмгы булгай [15] Җәмгы булгай – җыелырлар, җыелачаклар.
,
Мәһди чыкты дәю аңа хәбәр булгай,
Аннан артык тәкый гаҗәп дыңлари вар… –
дигән сүзләр укылганда, китапны укучы агам укуыннан туктала, тыңлаучылар, бер-берсенә карап, бу куркыныч көннәрдәге хәлләр турында сөйләргә керешәләр. Әни, абзый һәм күршедән кергән берничә кеше сөйләшкәнне без, балалар, чиксез бер зур дәрт һәм курку белән тыңлыйбыз.
«Дәҗҗалның бер ягында оҗмах, бер ягында тәмуг, имеш. Үзенә ияргән чиксез күп бозыклар (кяферләр) белән пулный музыка уйнап килә, имеш. Аның шул уен тавышын ишеткән бер кеше йөгереп каршы чыга, әгәр дә Дәҗҗалга иярсә, ул кешене Дәҗҗал оҗмахына кертә, каршы торса – тәмугына сала, имеш. Ләкин аның оҗмах дигәне – тәмуг, тәмуг дигәне ожмах булып чыга икән. Шуның өчен мөселман бәндәләр Дәҗҗалга карышалар, тәмугысына керергә тырышалар, имеш…
Иң яхшысы – аның килгән тавышын ишетмәү икән. Моның өчен йә мәчеткә яки тегермәнгә керергә кирәк була…»
Тыңлаучылар арасында бу турыда озын мөхакәмә [16] Мөхакәмә – сөйләшү.
китә. Биш-ун юллы сүздән берничә табак нәрсә язарлык сүзләр сөйлиләр, Дәҗҗал фетнәсеннән котылып калу юлларын эзлиләр.
Мин бу вакытта куркуга төшәм. Ләкин безгә урам аша гына гөрләтеп тарткан тегермән мине шатландыра. «Дәҗҗал килә!..» дигән хәбәрне ишетү белән, шул тегермәнгә йөгереп кереп, аның ягына чыгудан котылып калуны уйлыйм. Бу уй башкаларның башына да килә. Алар да: «Ходайга шөкер, әле безгә тегермән якын, шунда керербез», – диләр.
Минемчә, Дәҗҗал безнең урамнан түгел, теге зур урамнан – Баһау старшиналар урамыннан үтәр кебек була. Шуны уйлап, мин ул урамдагы кешеләрне һәм малайларны бәхетсезгә исәплим.
Шулай бераз сөйләшкәннән соң, тыңлаучылар бераз тынычлана төшәләр. Тагын абзый укый башлый:
Дәҗҗал мәлгунь Хорасанга сәфәр кыйлгай [17] Сәфәр кыйлгай – юлга чыгар.
,
Ислам белмәз бәдбәхетләр шадман булгай [18] Шадман булгай – шат булырлар.
.
Мин әтиемнең сүзгә оста икәнен югарыда әйткән идем. Шуның өчен булса кирәк, кыш һәм көзнең озын кичләрендә безнең өйгә бик еш кына авылның китап тыңларга ихлас кешеләре һәм кайбер күршеләр киләләр, хәтта, мәҗлес кызык булсын һәм озакка сузылсын өчендер инде, үзләре акча җыеп, калачлар китерәләр иде. Андый көнне безнең өй эчендә аерым күңелле була, бөтен кешеләр әтинең китап һәм хикәя сөйләгәнен тыңлап, аның авызына карап утыра торганнар иде. Ул, хикәя һәм башка вакыйгаларны сөйләгәндә, китапны кулына да алмый, баштан ахырына чаклы яттан сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар өчен бик күңелле булгандыр дип уйлыйм.
Аның «Әбүгалисина», «Хатәм Тай», «Сәйфелмөлек» хикәяләрен сөйләве әле дә хәтеремдә тора (башка ваграк хикәя һәм кызыклы вакыйгаларны «Гаҗәеб әл-мәхлукат», «Нәвадир», «Тутыйнамә» һәм башка әсәрдән алып сөйләгәнен соңыннан, үсә төшкәч белдем).
Ул ачуланган вакытларында әнигә ачуланып, аны тиргәп ташласа да, әнигә кул сузганын, ягъни аны сугу, кыйнау дәрәҗәсенә җиткәнен күргәнем булмады. Күп гаиләләрдә була торган андай алама гадәт безнең өйгә кермәде.
Әтинең, кешеләр белән сөйләшеп утырганда, сүз араларына бик еш гарәпчә сүзләр, хәдисләр катнаштырып сөйләве, төрле мөнәҗәтләрне көйләп укуы хәтеремдә бик нык калган. Аларның бик күбесе әле дә минем исемдә торалар…
Зур абзыем Нурислам бик йомшак табигатьле булуы ягыннан әнигә охшый иде. Ул – безнең гаиләдәге ир балаларның иң зурысы. Шуның өчендер инде, ул бик яшьтән әтинең канат астына кереп, йорт эшләре эшләргә керешкән яки мәҗбүр ителгән булса кирәк. Ул, татарчаны өйдә генә укып, яхшы гына укый башлаганнан соң, мәктәпкә йөрми, эшкә керешеп киткән. Ул, мин белә башлаганда үсеп җитәргә якынлашкан егет булып, йорт эшләренең һәммәсен дә үз өстенә йөкләгән иде. Ул малларны карый (безнең ул вакытта бер ат һәм колынлы бия бар иде. Сыер, сарык, кәҗә һичбер вакыт булмады), утын ташый, җәй булса, печән чаба, кыскасы, бөтен авыр эшләрне ул алып бара иде. Аның шул эшләрен һәм йомшак, яхшы күңелле булуын яратыптыр инде, әни Нурислам абзыйны бик ригая итә, ярата, аны Мәһди абзыйдан алда күрә иде. Икенче агам Мәһди бөтен табигате әтигә охшап, әти кебек сүзчән һәм каты күңеллерәк, үз сүзен сүз итәргә маташучы бер малай иде. Бу агам, өйдә бераз укыгач, Эстәрлегә качып китеп, анда бер-ике кыш укып йөргәннән соң, Оренбург ягына барып, берәр ел йөреп, өйгә кире урап кайтты. Ул, йөргән җирләрендә бераз дөнья күргәнгә күрә, зур агама караганда аңлырак, шуның белән бергә усалрак иде. Ләкин читтә шулай ике ел йөрсә дә, рәтле укымаган булса кирәк, ул яктан артык эш чыгара алмады. Мин, аның качып тәмәке тартканын күреп, ниһаять дәрәҗәдә гаҗәпләнә, аның янына барудан саклана идем.
Читать дальше