Ул шулай елап китте… Аларның атлары күздән югалгач, кыңгырау тавышлары ишетелми башлагач, без өйгә кердек. Хәзер өй эче бик тын, әллә нәрсә, бик зур нәрсә югалган кебек күңелсез иде. Әни бер почмакта елап утыра, әти, нәрсәдер уйланып, тәрәзәдән карап тора иде. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авыр сымак тоела, күңелгә каралык китерә төсле күренә. Ни булса да, бу өйдән матурлык киткән, монда мәхәббәт беткән кебек хис ителә иде. Чынлап та, бу өйдән мәхәббәт белән янган, мәхәббәтле татар кызы киткән иде шул… Ул үзе киткән, тик монда ләгънәтле ачы күз яшьләрен тамызып, аһ-зарларының эзләрен калдырып киткән иде шул…
Күпме вакыт үткәчтер инде, ул ягын әйтә алмыйм, апам белән җизни беренче рәт кунакка килделәр. Апамның безгә килүе, үзенең туган өенә кайтуы безнең һәммәбезгә дә бик шатлык булды. Аның төсендә бик зур үзгәреш булмаса да, һаман күңелсез булып, кеше белән сөйләшми торган чагында тирән уйга кала иде. Ул шушы кунак булып торган өч көндә күп чыгып йөрми, күбрәк вакытын әни белән сөйләшеп үткәрә, кайвакытта мин аның елаганын күрә идем. Мин хәзер аның яныннан аерылмый идем. Аннан аерылып тору минем өчен авыр иде. Ул үзе мине яныннан җибәрми, бергә йөретә, үзе белән бергә утырта иде. Шул аермавыннан алып, ул мине үзе белән Сакай авылына алып китте. Шулай итеп, мин, беренче мәртәбә үзебезнең авылдан чыгып, чит авылга бардым, чит илнең суын эчтем, башка авыл малайлары белән танышып, шулар белән бергә йөри башладым.
Бу өйдә без – апам, җизни, мин – өчәү генә идек. Җизни күп вакытта эш белән йөргәнгә күрә, мин апам белән тора идем. Апам һәрвакытта кайгылы, аның күзләре күп вакытта яшьле була торган иде. Мин бу гамь [23] Гамь – кайгы.
, бу яшьләрнең чын мәгънәсенә төшенә алмасам да, аңа карап боега торган идем. Уеннан калган вакытларымны аның янында торып, аның җырлаганнарын ишетеп үткәрә идем. Балалык белән борчылсам яки иркәләнеп китеп артык җибәрелсәм, апам: «Зинһар, туганым, җанымны ком итмә, минем болай да хәсрәтем күп!..» – ди торган иде.
Берәр айдан соң үзебезнең авылга алып кайттылар. Ләкин мин үзебезнең өйдә дә, авылда да ямь таба алмадым, һичтуктаусыз еладым. Аптырагач, икенче көнне мине, Акташ авылының бер кешесенә утыртып, апам янына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тагын, Сакай авылына барып, сөекле апам янында, аның шәфкатьле кочагында тора башладым.
Апам янында ничә ай торуым хәтеремдә юк. Тик апам, алты-җиде айлар чамасыннан соң, язга таба үзе бөтенләй үзебезгә кайтты. Ул аерылып кайткандырмы, әллә озын мөддәткә [24] Мөддәткә – вакытка.
кунакка кайткандырмы… ул җәһәте миңа мәгълүм булмады. Ләкин инде аның йөзләре саргайган, зур кара күзләре тагын да зурая төшкән, үзе арыкланып, тәмам хәлдән тайган иде. Ул хәзер үзенең туган авылына кайтса да, рәхәтләнеп йөри алмады; кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырып ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды.
Сафия апам үлгәннән соң, әти бераз гына күңелсез йөрсә дә, тиздән борынгы хәленә кайтты. Ләкин әнигә аның вафат булуы бик нык тәэсир иткән булса кирәк, аның бик еш елавы, апамнан калган кайбер нәрсәләрне кулына тотып, әрле-бирле әйләндереп: «Мескен, бу тастымалны өченче ел яз гына суккан иде… Тотып та карамаган, күрәсең, нәкъ сугып куйган көенчә тора», – дип, алдына куеп уйга бата торган иде. Аның (Сафиянең) үлүе минем өчен бик вә бик күңелсез булды. Ихтимал, моның аркасында килгән тәэссор минем беренче тәэссорым булгандыр… Кыш үтеп бетмәгәнгә күрә, апамны күмәргә озата бара алмадым бугай. Тик соңыннан теге егетнең апамны кара җиргә күмгән вакытта артык нык тәэссорланганын, хәтта кешеләрдән яшеренә төшеп елаганын сөйләүләре хәтеремдә калган. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре – һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора, йөрәгемдә әле дә булса чишелмәгән каты бер төен кебек булып сизелә.
Шуның өчен мин бу апам хакындагы истәлегемне, татар, башкорт хатын-кызларының борынгы ирексез яшәүләрен, авыр тормышларын күрсәтә торган бер кара сәхифә иттереп, монда язып үтүне тиешле күрдем.
Балачаклардагы тормышның якты һәм күңелле вакытлары бик күп булу белән бергә, кайвакытта күңелсез чаклары да була. Ләкин бу күңелсезлекләр, балаларның үзләренә карап кына булганга күрә, тизрәк истән чыгучан булалар. Мәсәлән, хәзер генә бер бала белән бәргәләшеп аласың, мәңге күрешмәслек булып сугышып аерыласың. Бер-ике сәгать тә үтми, шул «дошман» ың белән татулашып, тагын да уйнарга керешеп китәсең.
Читать дальше