Шуның өчен бәләкәй вакыттагы хатирәләрнең вак-төякләренең бик күбесе онытылган булалар. Хәзер аларны тикшерә башласаң, бик калын томаннарга очрарга туры килә. Тик шул томаннар арасында ялтырап күренеп торган истәлекләрне генә чүпләп алырга мөмкинлек була. Минем күз алдымда биш яшь белән ун яшьләрем арасындагы булган төрле хатирәләр чобалып-чобарланып күренәләр. Шуңа карап та нинди эшнең кайсы вакытта эшләнгәнен, нинди тәэссорларның кайчан булганын көне, елы белән ачык әйтеп булмый. Мәсәлән, мин шул ук, йөрәгемдә бик нык эз калдырган Сафия апамның 1888 елның җәендәме, булмаса 1889 елның җәендәме озатылганын катгый ачык әйтә алмыйм. (Моның өчен күз алдына кара сәхифәләрне ачып салган борынгы «метрика дәфтәрләрен» тикшерергә туры килә.)
Бала вакытта балаларның тормышына бик нык үзгәреш бирә торган эшләрнең берсе – аларның башлап укырга керешүләре икәнендә шөбһә юк. Бу эш – балалык тарихы өчен бик мөһим һәм онытылмый торган нәрсә. Шулай була торып та, мин үземнең иң элек әтидәнме, әнидәнме укый башлавымны хәтерли алмыйм. «Әлеп-би» укуым, аны тануым исемдә калмаган. Бик якын ихтималга карап, мин әлифбаны, әти күрше балаларын укыткан вакытта карап утырып, шуннан белгән булсам кирәк дип уйлыймын.
Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр [25] Тәнбиһләр – кисәтүләр.
ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.
Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.
Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.
Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.
Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.
Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.
Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.
Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять [26] Муаффәкыять – уңыш.
исәпләнә иде.
Читать дальше