Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кыешкыга китү чараларын эзләп карасам да мөмкин булмады, бер яктан, өскә киеп барырга – кием, икенче яктан, алып китәргә акча, азык юк иде.

Мин Үтәшкә укырга киткән елны авылның берничә байлары, элекке муллага үч итеп, Уфадан Җамалетдин исемле берәүне яшь мулла итеп китергәннәр иде. Шушы яшь мулла, үзенә аерым мәктәп салып, Хәйрулла Госманов кебек, яңачарак укыта башлаган иде. Шушы мулла, мин Кыешкыдан кайткач, өенә чакырып, мине үзенең мәдрәсәсенә укырга, үзе мине укыту белән бергә, мине үзенең яшь шәкертләрен укытуда ярдәм итәргә чакырды.

Мин, аның димләве буенча, шуның мәктәбенә кереп, бер яктан, үзем укырга, икенче яктан, вак балаларны укытуда бу муллага ярдәм итәргә, ягъни мөгаллимлек кылырга керештем.

Монда тору минем тормыш ягын бик күп җиңеләйтте. Ашау-эчүнең артыннан йөрү, кайгыру бетте. Авыл халкы да, «Мәҗит хәлфә» дип, минем исемгә койрык тагып йөртә башладылар. Балаларның ата-аналары кунакка чакырырга, хөрмәт итәргә керештеләр. Мәдрәсәдә миннән дә шәп, миннән дә күп укыган кеше булмаганга күрә, хәзрәт булмаганда, бөтен балаларның өстеннән карау, кайбер эшләрдә юл күрсәтү, аларны мәктәп тәртипләрен ригая итәргә мәҗбүр итү минем кулда иде. Бу эш мине үсендереп җибәрде булса кирәк, мин үземне эрерәк тота башладым, бала-чагалар белән «ваксынмаска» тырыштым. Минем атналык доход бер сум тирәсенә җитә башлады. Чабатаны ташлап, матур гына галош алдым. Өскә кия торган җилән дә тектереп алдым. Эшләр шәбәйде. Шулай итеп, язның җиткәнен, шәкертләрнең тарала торган заманы килгәнен белми дә калдым.

Апрельдә укучылар таралып беттеләр. Мәдрәсәдә бер сукыр суфи белән икәү генә калырга туры килде. Ашау-эчү мәсьәләсе тагын да такырлана төште…

Җәй көнен кайда һәм ничек, нинди эш белән үткәрү мәсьәләсе алга килеп басты. Авыл тар төсле, монда тору авыр булыр кебек күренде. Матур язның матур көннәре, чит илләрдән килеп, төрле тавышлары белән тирә-якны яңгыратып торган кошлар, күңелне җилкендереп, әллә кая, читкә китәргә кызыктыра башладылар.

Май ае кереп, авыл тирәсендәге чирәмлекләр яшәреп, матурлану белән, кызлар-егетләр уйнарга чыга башладылар. Боларның уеннарында, биюләрендә, кызларның түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып уйнауларында шигърият, матурлык бар иде. Менә монда үзләренең яңа бишмәтләрен киеп, җәй көне булуга карамастан, билләрен кызыл, ал билбаулар белән буган егетләр бергә җыелып гармун уйныйлар, бииләр, үзләренең йөрәкләрендәге дәртләрен кая куярга белми шаяралар. Әнә шулардан утыз-кырык сажин чамасы җирдә – хатын-кызлар төркеме. Төрле төстәге күлмәкләр кигән, башларына ал, кызыл, зәңгәр, яшел, ак төсләр белән бизәкләнгән төрле төстәге шәлләр ябынган бу төркем читтән караганда төрле төстәге чәчәкләрдән ясаган бик зур букет кебек булып күренә. Боларның берсе бик моңлы иттереп курай уйный, бер-икесе бии, кулга-кул тотышып, култык асларыннан чыгып уйныйлар. Кызлар белән егетләр төркеме арасында һәрвакыт малайлар аркылы мөнәсәбәт ясалып тора. Бара торгач, гармунчы егет, кызлар арасына килеп, гармун уйнап, аларны биетә башлый. Уен кызганнан-кыза. Бара-бара кызлар, егетләр аралашып китәләр. Менә шул җиргә җиткәч, авылның динче картлары белән куштаннары уенны килеп туздыралар. Кызлар төркеме тарала. Егетләр качалар… Шуның белән уен бетә. Мин боларның уеннарына кызыксам да, алар белән бергә йөрүне яратсам да, хәзер мин үземнең урыным, тоткан юлым белән алардан аерылган идем. Мин, болардан бөтенләй аерылып, боларның күзләрен кыздырып, чит җиргә китүне арзу итә [77] Арзу итә – тели. идем.

Бу вакытта читтән килеп, безнең ил аркылы үтеп киткән кошлар мине кызыктыралар, күңел шулар кебек һавада очарга, чит илләргә китәргә тели иде. Ләкин кая барырга, кайсы җиргә китәргә, нәрсә эшләргә дигән уйларга җавап табып булмый иде.

Көннәр тагын да матурлана төште. Күңел тагын да талпына башлады. Тормыш авырлыгы да килеп кушылды. Шулай торганда, Урал таулары эчендә, кайдадыр бер җирдә, яңа бер урынга чуен заводы салына башлап, безнең авылның Габдулла, Фазлулла дигән кешеләре, шул заводка кирпеч сугарга подряд алып, авылдан үзләренә муафикъ кешеләр алырга кайттылар. Болар белән мин дә сөйләшеп, ат белән балчык ташырга, айга дүрт сумга ялландым. Ашау-эчүнең һәммәсе дә алардан иде.

Урал таулары арасына эшкә китү минем өчен бер дә көтелмәгән зур шатлык булды. Бу эш, бердән, минем моннан соң үз көнемне үзем күрә ала торган ирекле булуымны күрсәтә, икенчедән, матур таулар арасына, әллә кая, ерак җирләргә барырга, күрергә юл ача. Эшнең авыр булачагын бераз күз алдыма китерсәм дә, башкалар чыдаган эшкә мин ник чыдамаска дигән уйга киләм.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x