Мин бу шәкертләр белән бераз сөйләштем, һәр сүздә, һәрбер эштә акчасыз яки азыксыз торуның мөмкин түгеллеге күренә иде.
Шулай ишек төбендәрәк утырганда, бик мәһабәт бер хәлфә кереп, шәкертләр белән бераз сөйләшкәннән соң, миңа күзен салды. Ул үземнән түгел, бәлки башкалардан: «Бу нинди малай, нишләп йөри?» – дип сорады. Аларның җавапларын көтеп тормый, үзем сүз башлап, кайдан һәм ни өчен килгәнемне сөйләдем.
Кәкре зур борынлы, үткер күзле, зур тупас гәүдәле бу кеше, бераз тыңлап торганнан соң, минем акчам юклыкны һәм азык җибәрә торган кешеләрем булмауны белгәч: «Алай булгач, сиңа монда тору авыр булыр», – диде. Килгәннән бирле җилнең һаман каршы яктан исүе минем күңелемдә бу мәдрәсәдә торуның мөмкин түгеллеген тудыра башлады.
Иң яхшысы – Кыешкы авылына барып, авыл мәдрәсәсендә эшләп тамак туйдыру, шул рәвешле укуны дәвам иттерү икән дигән бер фикергә килә башладым.
Шәкертләр ята башладылар. Мин дә, утырган урынымда чишенеп, баш астына бүрегемне салып, өстемә җиләнемне ябынып, как идәнгә ятып, тирән уйга баттым… Бик озак ятканнан соң гына йокыга киткәнмен…
Иртә белән башка шәкертләрдән иртәрәк уяндым да, тиз генә киенеп, чабаталарны карарга чыктым. Алар үзем куйган урында тыныч кына торалар иде әле. Күп уйлап тормый, капчыкны чишеп, туйганчы икмәк ашадым да үзем утырып килгән теге күрше авыл кешесен эзләп чыгып киттем. Уфага килүем муаффәккыятьле [65] Муаффәккыятьле – уңышлы.
чыкмады, бу җир мин үсә торган җир булып күренмәде.
Минем бәхеткә каршы, теге кеше китмәгән икән әле. Мин аңа үземне кире Кыешкыга (Уфадан егерме чакрымда) кайтырга теләвемне, монда акчасыз торуның мөмкин түгеллеген сөйләп, үземне Кыешкыга чаклы бергә алып кайтуын үтендем. Яхшы кеше икән, берсүзсез утыртып алып кайтырга вәгъдә бирде һәм, атларны карап торырга кушып, үзе базарга чыгып китте.
Кесәмдәге ун тиен акча төгәл көенчә тора иде әле. Шәһәргә килгәч, берәр тәмле нәрсә алып ашамый китүне күңел күтәрә алмады. Урам кибетенә барып кердем. Төрле ашамлыклар күзне кызыктырып, тамак төбен кытыклап торалар иде. Күп уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте.
Озак тормый, теге кеше дә кайтты. Ул тагын чәй һәм ак калач белән сыйлап җибәрде.
Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. Өч-дүрт сәгать эчендә Кыешкы авылына барып та кердек. Кыешкы авылы Уфа һәм безнең тирәдә үзенең данлыклы мәдрәсәләре, Кышкар мәдрәсәсенең Уфа вилаятендәге бер шәгъбәсе [66] Шәгъбәсе – бүлеге.
кебек, мантыйк һәм гыйльмекәлам [67] Гыйльмекәлам – дин фәлсәфәсе.
фәннәрен шәп укытуы белән мәшһүр. Монда укып чыгып мулла булган кешеләрне йөзәрләп саныйлар. Шулар җөмләсеннән минем борынгы укытучым Хатыйп хәзрәт тә шушы Кыешкы мәдрәсәсендә укып, зур «галим» булып чыккан. Әлхасыйль, минем монда килүем бик үк урынсыз эш түгел.
Зур гына мәйдан тирәсенә дүрт-биш агач мәдрәсә салынган. Кыш көннәрендә боларның һәрберсендә шәкертләр шыгрым тулы булалар. Мәчет турысына җиткәч, мин теге кешенең арбасыннан төшеп калдым. Мәдрәсәнең мөдәррисе булган Мирсәяф хәзрәт ахшам намазында икәнен белеп, аның намаздан чыкканын көтәр өчен, мәчет алдындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.
Иң элек – шәкертләр, аннан соң хәлфәләр чыгып, мәдрәсәгә юнәлделәр. Алар чыгып, берәр ун минут торгач, Мирсәяф хәзрәт чыкты. Мин аны үзебезнең авылга кунакка барган вакытында күргән идем. Шуның белән бергә, аның әтиемне белгәнен дә белә идем. Мин дә бик тиктәс кешенең баласы түгел, үзем дә бераз укыган шәкерт дигән уй белән, хәзрәткә каршы барып, тәгъзим кылып [68] Тәгъзим кылып – олылап.
сәлам бирдем.
Ул, тукталып, кайдан килгәнемне, кем улы икәнемне сорашканнан соң, мәдрәсәгә барырга кушты. Шуннан үтеп баручы бер шәкертне чакырып, үзебезнең авылдашлар янына алып барырга әмер итте. Мәдрәсә һәм андагы шәкертләрнең бик күбесе миңа бик мәһабәт булып күренделәр.
Авылдашлар, якты чырай белән каршы алып, шунда ук чәй янында чәйгә утырттылар. Бу авылдашлар элек үзебезнең авыл мәктәбендә минем белән бергә укыганнар иде. Шуның өстенә без яшькә дә бер чама булып, байлык ягыннан аерма булмаса, башка яктан аерма юк, бәлки минем укуым боларга караганда алдарак икәнен белә идем. Шуның өчен мин боларны күреп, бергә чәй эчәргә утыргач, үземне үзебезнең авылдагы мәктәптә кебек хис иттем. Соңра монда, безнең Үтәш мәдрәсәсендәге кебек, простойлык бар иде. Минем өчен бу ягы бигрәк шәп булып төште.
Читать дальше