Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.
Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.
Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.
Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…
Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу вакыты башлана. Шаулап уку өч-дүрт сәгатьләргәчә дәвам иткәннән соң, күзләр йомыла башлый. Хаталык белән йокымсырап китсәң, яшел чыбыкның арка буйлап килеп төшкәнен яки чикәңә утлар күренгәнче чапканнарын сизми дә каласың да, йокың ачылып китеп, үзең аңламаган нәрсәне тагын да мыгыр-мыгыр укырга керешкән буласың. Хәлдән тайган вакытта гына: «Нәвем базарына – ятарга!» – дип кычкырып, фәрман чыга. Бу тавыш ишетелү белән, йөздән артык шәкерт бердән кузгалып китә. Мәдрәсә эчендә шау-шу куба. Әйберләрен эзләүчеләрнең тавышы белән һичбер нәрсә ишетергә мөмкинлек булмый. Ярты сәгать чамасыннан соң тавышлар басылып, тик кием-фәлән тапмаган яки ятарга урын таба алмаган шәкертләрнең зарлану яки елау тавышлары гына кала. Казый чыгып тәфтиш ясап [40] Тәфтиш ясап – тикшереп.
, боларның тавышларын да басканнан соң, утлар сүндерелә. Ут сүндерелгәч, кычкырып бер генә сүз әйтү дә ярамый. Аннан соң эш харап!..
Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.
Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ [41] Муафикъ – яраклы.
куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.
Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.
Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.
Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.
Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт шул китаптан ярты бит чамасы сабак бирде. Аның һәрбер сүзгә бер мәгънә биреп чыгуыннан мин рәтләп бернәрсә дә төшенә алмадым. Мондагы сүзләрнең уннан берсенең дә мәгънәсе истә калмады. Шуның өстенә бирелгән чаклы сабакны ятларга кушты. «Белмәгән сүзләреңне хәлфәдән сорап алырсың, ул өйрәтер!..» – диде.
Читать дальше