Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.

Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.

«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…

Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.

Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.

Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.

Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.

Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.

Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.

Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр [44] Дәфен итсәләр – җирләсәләр. , әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x