Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Чит авылда икенче кыш

Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.

Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.

Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең ике тәңкә акчаның беразына күлмәк алдым. Калганына аяк киеме рәтләдем. Мине үткән елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай хәзерләнеп, авылдан ычкындым.

Бердән, үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.

Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.

Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.

Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.

Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.

Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.

Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.

Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик [47] Шәрик – сабакташ. булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны [48] Игълалны – русча әйткәндә, склонение була. – М. Гафури искәр. ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:

– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.

Кунаклар:

– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.

– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.

Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.

Шулай минем уку ягы яхшы, азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. Әкренләп эш эзләргә, үзләре буй булып та, тик йөрергә ярата торган шәкертләрнең самавырларын куярга, ашларын пешерергә туры килә башлады. Шулай итеп, аларның калган чәйләрен, калдык ашларын ашап көн күрергә керешелде. Башта бу эшләрне уңае килгәндә генә эшләп килсәм дә, бара-тора рәттән эшләргә, шул хезмәтләрне көнлек хезмәтләр җөмләсеннән лязим бер эш итеп алырга туры килде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x