Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә калды.
Мин, буш вакытта булсын, эш белән булсын, кырда, урманнарда йөрүне ярата торган идем. Форсат булганда, Җилем буена, Кызыл Яр асты дигән урыннарга кармак салырга китә идем. Андагы матур яр башларында йөрүләр, агач асларында утырып хәл җыюлар, андагы төрле кошларның сайрауларын тыңлаулар җанга – шатлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган иде.
Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. Быел җәй авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү өстенә абзый һәм башка берничә кеше белән Инҗәр буена, ниндидер бер рус баеның җиренә салабаш төшерергә [54] Салабаш төшерергә – юкә кабыгын суга салып тотып, мунчала чыгару.
бардык.
Озыннар исемендәге авылдан 15–20 чакрым җирдә булган, чиге күренмәгән, шәм кебек булып үскән матур юкә урманы сокланып карап торырлык иде. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да уртага кисеп, кабыкларын төшерәләр иде.
Мин алар төшергән зур юкә кабыкларын, ике тәртәдән гыйбарәт агач өстенә салып, су буена китерә идем.
Абзыйның агач кисә торган иптәше кыска гына гәүдәле Миһран исемендәге кеше булып, бу минем өчен бик начар булып чыкты, һәрвакыт мине «булдыксызлык» һәм эштә йомшаклык белән гаепләп, абзыйны котырта, алар икәүләп миңа ачуланалар иде. Һәрбер юлсыз куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар, мин, боларны күтәреп сала алмаганга күрә, аларны чакырырга мәҗбүр булам. Бер яктан, кигәвен һәм черкиләр чиксез күп булганга, атны тыеп булмый, йөзәрләгән кигәвеннең берьюлы талауларына чыдый алмый, ат тыпырчына, качарга уйлый. Менә шул авырлыклар мине тиргәтергә сәбәп булалар.
Без, бу газаплы эшне өч атна чамасы эшләп, авылга кайттык. Күпме акча алганнардыр, ул як миңа караңгы калды.
96 нчы елның көзе җитте. Мәдрәсәгә барыр вакытлар якынлашты. Миндә бу җәйнең башыннан ук читкә китеп уку, Үтәштә ятып гомер әрәм итәргә ярамау фикере башта йөри иде. Мин инде Кыешкы дигән авылда бик мәшһүр мәдрәсә барлыгын, Уфада икенче төрле – яңа укытулар белән укыта башлаганлыкларын ишетеп белгән идем. Шул фикерләр буенча ничек кенә булса да шул мәдрәсәләрнең берсенә барырга карар бирдем. Ләкин минем алдымда ике эш бик зур манигъ [55] Манигъ – киртә, каршылык.
булып күренәләр иде: берсе – кулда бер тиен дә акча һәм өстемдә рәтле кием булмау; икенчесе – хәзергә чаклы үзеңне укыткан хәзрәтнең рөхсәтен алу. Ул вакытта үзеңне укыткан остазның рөхсәтеннән, аның фатихасыннан башка икенче мәдрәсәгә китү хәрам иде, ярамый иде. Бигрәк тә мин әтинең укырга җибәргән вакытта әйткән сүзләреннән, аның «Хатыйп хәзрәттә укып кеше булып чык, аның рөхсәтеннән башка бер карыш та читкә чыкма!» дигән васыятеннән чыгарга курка идем. Хәзрәттән рөхсәт сорап мәшәкатьләнүнең бушка китүен мин бик яхшы белә идем. Ул гаять кызу кеше булып, безнең тирәдә үз сүзен закон итеп йөрткәнгә күрә, аның алдында рөхсәт сорарга җәсарәт [56] Җәсарәт – батырчылык.
итү дә мөхальнең [57] Мөхальнең – мөмкин булмаган эшнең.
берсе иде. Ләкин минем күңелемдә урынлашкан читкә китү уе бу манигъларның һәммәсен дә җиңәргә тиеш булып күренә, шуңа карап, мин мотлак китәргә тиеш дип уйлый идем.
Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. Ниһаять, ни булса да булыр дип, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка китәргә, кием һәм акча юклыкка карап тормаска карар бирдем. Читкә китүемне абзыйга да әйтмәскә уйладым. Чөнки аның да бу эшкә каршы төшүе, минем чит җиргә китүемә манигъ булуы мәгълүм иде. Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз иркем белән йөрергә тиеш идем. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым.
1896 елның сентябрь башлары иде. Мин, югарыдагы карарым буенча, аяз һәм матур беркөнне кулъязма «Тәркип» белән дәфтәрләремне, тагын бер-ике китабымны яшереп кенә капчыкка тутырдым. Кулда булган унбиш тиен акчаның биш тиененә бик шәп, өр-яңа чабата алып кидем. Иске җиләнемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билне бәйләдем. Чабатадан калган «ун тиен көмеш» акчаны капчык төбенә җибәрдем. Юлда эчеп барырга чәй-шикәр, ашарга икмәк эләктереп булмады. Ул нәрсәләрнең минем өчен артык кирәге дә юк иде. Чөнки мин бүген 12 чакрым җирдә булган авылдагы апа тиешле кешегә барып кунарга, аннан соң, икенче көнне, 25 чакрым жирдәге Олы Күл авылындагы бертуган апама барып кунарга туры килгәнлектән, миңа икмәк һәм чәйнең тиз генә кирәге юк иде. Аннан ары тагын юнен күрермен, дидем.
Читать дальше