Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Моның өстенә төрле бәхәсләр дәфтәре «Әмали» [49] «Әмали» – китап исеме. , «Кафия» [50] «Кафия» – китап исеме. кебек нәрсәләр язып бирергә дә заказ кабул итә башладым. Уналты битлек берәр нәрсәне ун тиенгә яки ярты икмәккә, булмаса, өч чынаяк өсте ярма яки берәр чирек чамасындагы май бәрабәренә язып бирә идем. Бу кәсеп шәп булса да, бердән, вакыт табуы кыен булганга, икенчедән, мин хәзер мөстәкыйль урын ишгаль итүдән [51] Мөстәкыйль урын ишгаль итүдән – аерым, берүзенә бер урын биләүдән. мәхрүм ителеп (чөнки төрле кешегә хезмәт иткән ярлы шәкертләргә урын бирелми иде), җәмәгать сәкесендә торганлыктан, утырып язарга урын таба алмаганга күрә, бик күп уңайсызлыклар күрергә туры килә иде. Күп вакытта, берәрсенең лампа яктысыннан файдалану уе белән аларның өстәлләренә якынрак барып утырсаң, куып җибәрәләр иде. Бу эшкә намусланырга, кемгәдер ачуланырга теләсәм дә, кулдан килер чара булмагач, тәкрар мич буена – үзебезнең самавыр куеп йөрүче ярлы малайлар янына килеп, шулар белән бергә, түшәмдәге җәмәгать лампасыннан төшкән яктылыктан файдаланырга туры килә иде.

Быел утыз тиен җәмәгать акчасын түләү мәсьәләсе бик авыр булды. Аны түләү өчен, әллә ничаклы нәрсә язарга туры килде.

Тырышып укуның, күп язу өстенә башкаларда эшләп көн күрүнең авырлыгы, бара торгач, файдалы булып чыкты. Беркемнән дә яшерен булмаган минем авыр хәлне һәм тырышып укуымны дикъкать итеп барган Сафа хәлфә мине үз янына алды. Аның урыны иркен булганлыктан, минем өчен бик яхшы булды. Аның өстенә монда эш тә әз иде. Ул, шушы Үтәш авылыннан булганга, ашны өйгә кайтып ашый. Мин аңа көненә ике-өч рәт самавыр гына куя идем. Ул мине чәй эчәргә дә үзе белән бергә утырта иде. Бу кешенең миңа булган яхшылыгын мин әле дә тәкъдир итәм, һич оныта алмыйм.

Быел көз минем бәләкәй абзый солдат хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.

Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.

Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.

1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел [52] Идел – Агыйдел. яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.

Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә [53] «Кавагыйдел-игъраб», «Тәркиб» – китап исемнәре. төшеп, май башларында авылга кайттым.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x