Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.
Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.
Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр [43] Иштиракъ иттеләр – катнаштылар.
. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.
Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.
Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.
Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек китерде. Мин тагын куркуга төштем. Әтинең үлүе күз алдыннан китеп җитмәс борын, аның хәсрәте белән яраланган күңелнең яралары төзәлмәс борын, әнинең авыруы, аның хәлдән таеп түшәккә егылуы мине бик нык борчый башлады. Үксез-ятим булып калудан куркырга керештем.
Дүртенче атна кайтуымда, әни бөтенләй хәлсезләнгән, сөйләшкәндә дә бик көч-хәл белән сөйләшә һәм бик еш ютәлли иде.
Март башы җитте. Шул вакытның гадәте буенча, мәдрәсәдәге укучылар берәм-берәм тарала, өйләренә кайта башладылар. Бер яктан, аларның таралуы, икенче яктан, әнинең бөтенләй өмидсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте.
Мин кайтып, берәр атна да тормадым, әни бөтенләй торып утыра алмаслык бер хәлгә килде. Ул хәзер сирәк-сирәк кенә сөйләшә, кайвакытта моңлы күзләрен тутырып безгә карап ята да, кулы белән ишарә кылып, безне чакырып ала, күкрәгенә кысып сөя иде. Мин аның алдында күземнең яшен тыеп тота алсам да, яныннан китү белән, аулак урында елап җибәрә идем.
Көннәрнең матурлануы барган саен артты. Кояшның нуры барган саен көчәя барды. Өйнең түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. Ишегалдында уйнаулар кызыклы күренеп, өй эчендә күңелсезлек хис ителә башлады. Көн матур, язгы кояш күтәрелеп, аның нурлары ап-ак карларга төшеп, күзләрне камаштырып тора иде.
Без, берничә малай, ук атышып уйныйбыз. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өелеп ясалган бу карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. Шуннан барыбыз берьюлы укларыбызны һавага атабыз. Алар, бөтерелеп-бөтерелеп, һавага менеп китәләр дә, күздән яшеренер вакытка капыл гына әйләнеп, җиргә төшеп, карга кадалалар. Укларын теге карачкыга тигезгән яки якын төшергән малайлар теге карачкыдан угы ерак төшкән малайның угына башаклы (ук башына куелган очлы, үткер тимер) ук белән аталар. Оста ата торган малайлар теге укны өзеп тә чыгаралар. Туры ата белмичә, угыңны икенче малайлардан аттыру һәм сындырып чыгарту бик зур гарьлек исәпләнә. Менә без шулай бик күңелле итеп ук атышып уйнаганда, абзый, чыгып: «Мәҗит, өйгә кер әле!» – диде. Аның бу сүзләрне әйтүендә – мәгънә, күзләрендә төшенкелек бар иде. Аның сүзен ишетү белән, мин җәя һәм укларымны алдым да, бик ашыгып, шунда ук өйгә йөгердем. Зур абзый ишарә белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.
Читать дальше