Беренче кич минем өчен күңелсез булды. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни, күз алдыннан китми басып торган кебек сизелде. Мәдрәсәдә тормыш кайнап торса да, мин кызыксына алмадым. Хәзергә әле минем мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп бетмәвем, шәкертләрнең берсе дә якыннан таныш булмавы минем күңелсезләнүемә сәбәп булалар иде.
Алтыпочмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, савыт-сабалары, ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып, пышыгып утыра. Бүген мин рәтләп йоклый алмадым. Кичтән, берничә сәгатькә чаклы, үзебезнең өйне, авылны уйлап яттым. Соңыннан мондагы тыгызлыкка чыдар хәл булмады.
Иртән торгач, намазга барып кайтканнан соң чәй эчкәч, һәммә шәкерт үзләренең укый торган китапларын алып, сабак хәзерләргә һәм хәлфәләрдән дәрес ала торганнары, кичә калган сабакларын тыңлатып, яңадан сабак алырга керештеләр. Мин дә үзем белән алып килгән «Төхфә», «Гайнелгыйлем» не алып, авылда чакта укып килгән урыннарын карарга керештем. Минем кайсы хәлфәдән һәм нинди китаплар укуымны хәзрәт үзе тәгаен итәргә [37] Тәгаен итәргә – билгеләргә.
тиеш булганга күрә, мин аның килгәнен көтә идем.
«Хәзрәт килә, хәзрәт!» дигән тавыш чыгу белән, бөтен шәкертләр аягүрә бастылар һәм, кул кушырып, хәзрәтнең югары узганын көтәргә керештеләр.
Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.
Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:
– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең [38] Кабилиятең – сәләтең.
бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.
Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.
Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы [39] Истигъдадлы – булдыклы.
шәкертләргә генә укыталар икән…
Читать дальше