Мәдрәсәгә кереп бераз торгач, казый [33] Казый – мәдрәсәнең мөдире. Анда тәртип саклап, намаз калдыручы яки башка берәр килешмәгән эш эшләүче шәкертләргә хөкем итеп торучы башлык. – М. Гафури искәр.
мине чакырып алды. Ул инде мине дәфтәргә язарга чакырганын белеп куркынып киттем. Бик түбәнчелек белән генә аның каршына барып утырдым. Ул, минем исемемне һәм әтиемнең исемен сорап:
– Габделмәҗит Нургани углы. Җилем-Каран авылы… – дип язды да, шуның белән эш бетте. Мин үземнең «кырык беренче» түгел, бәлки йөз дә әллә ничәнче шәкерт икәнемне белеп шатландым.
Үземә билгеләнгән урынга барып утыргач, шундагы шәкертләр минем нинди китаплар укуымны сорашырга керештеләр. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак булуларына карамастан, уку турында миннән түбән, бәлки төркичәне яңа танып, гарәпчәгә төшкәнгә күрә, мин укуда, «гыйлем» дә алардан өстен булып чыккан булам. Алар, минем сүземә ышанмаган кебек булып:
– Уку-уку да бит, сабакны белүең ничектер шул… – дигән сүзне ычкындырдылар.
Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган зуррак бер шәкерт чыдый алмады, минем янга килеп:
– «Төхфә» нәрсә мәгънәсендә? – дип, миңа бәхәс кылды.
– «Бүләк» мәгънәсендә.
– Кемнән бүләк?
– Мөсаннифтан (ягъни шул китапны язучыдан) бүләк.
– Кемгә бүләк?
– Безгә бүләк…
Миңа бәхәс итүче шәкертнең сораган бер сүзенә җавап биргәч, ул гарьләнгән кебек булды. Инде мине тәмам комга утыртмакчы булып:
– Тәһарәтнең фарызлыгына дәлил нәрсә? – дигән сөальне бирде.
– «Иза комтем илассалате…» дигән аять [34] Аять – берәр нәрсәне эшләргә яки эшләмәскә кушкан Коръән сүзе. Ул берничә сүз генә булган кебек, берничә юллар да була. – М. Гафури искәр.
.
– Аның мәгънәсе ничек?
– «Һәркайчан намаз укырга торсагыз…» – дип, аятьнең мәгънәсен сөйләп бирдем.
Шуннан соң бәхәс итүче шәкерт тукталды. Хәзер миңа гайрәт кереп китте. Мин үзем дә, аңа бәхәс итмәкче булып:
– Су ничә кыйсем [35] Кыйсем – өлеш, кисәк.
1? – дигән сөальне бирдем.
Ул аптырап тормады:
– Өч кыйсем, – дип җавап бирде.
– Нәрсәләр?
– Таһир, таһур, нәҗес…
– «Таһир» дип нинди суга әйтелә?
– «Таһир» дип үзе дә пакь, башка нәрсәләрне дә пакьләүче суга әйтелә.
– Ә «таһур» нинди су?
Рәтләп җавап бирә алмады:
– Тукта, мин аны хәзер китаптан карап алам… – ди.
– Син, шәп булсаң, китаптан карамый әйт!..
Шәкерт ачулана башлады:
– Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…
Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:
– Шулай инде, – дим.
Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:
– Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.
Шулай да кайберсе:
– Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…
Шулвакыт кизүнең [36] Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.
:
– Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.
Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.
Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым юк бит. Син миңа тәһарәт алырга комганыңны биреп тора күр инде…» – дип үтендем. Ул шәкерт, бер дә сүзсез, комган бирмәкче булды һәм мине үзе белән бергә тәһарәт алырга алып чыкты, соңыннан һәрвакыт үзенең комганын файдалану мөмкин икәнен белдерде.
Без тәһарәт алып кергәндә, кизү шәкертләрне чыбыклап намазга куа иде. Мин дә, теге комган бирүче шәкерткә ияреп, бу авылның мәчетенә беренче мәртәбә намазга киттем.
Мәдрәсәдә, ахшамнан чыккач, бөтен шәкертләр чәй эчәләр. Минем урындашлар да, катып беткән ашъяулык җәеп, чәйгә утырдылар. Монда ашау нәрсәләре дә, башкалар да аерым, һәркем үзенең нәрсәсе булса – шуны ашый. Бер үк урында чәй эчкән шәкертнең берсе арыш икмәге ашаса, берсе бодай күмәче ашый. Берсе шикәрләп чәй эчсә, икенчесе шикәрсез генә чәй эчә. Башта мин болар янына утырырга кыймыйрак торсам да, араларыннан берсе мине үзләре белән чәй эчәргә чакырды. Мин дә, әпәй белән шикәремне алып, болар белән бергә чәйгә утырдым. Чәй эчеп беткәнче, без бер-беребез белән үзләшеп киттек. Боларның укулары миннән түбәнрәк булганга күрә, болар миңа бик үк читсенеп карамадылар.
Читать дальше