Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Һауалану җаиз ирмәс [150] Җаиз ирмәс – дөрес түгел, ярый торган түгел. сезгә-безгә,
Һауалансаң, нәзар кыйл [151] Нәзар кыйл – кара. Гъәзазилгә;
Хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә, –
Күзе күргәнләр шундан белер имди. (…)

Әгәр барсаң, бәне ташлап, сән ятларга,
Башың төшсен сәнең яманатларга! –
Шуны язып йибәрсәм имди хатларга,
«Менә къәһр дога төшде!» дирсең имди.

Барган ирең торсайде чыбыркы тагып,
Көне-төне торса иде алып-чагып,
Сукъган йирең чыкса иде кара янып, –
Шул вакытда бән исеңә төшәрем имди.

Китерерләр сәне эшкә иртә торып,
Көне буе йөрерсән урак урып,
Ахры, бер көн бетәрсең кибеп-корып, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)

Шулай бетәсең, җаныем, кибеп-корып,
Һаман эшкә йөртерләр к…ңә тибеп;
Егъларсың төп йортыңа көн дә килеп, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)

Буйларыңны охшатамын зифа талга,
Тел[ләр]еңне охшатамын сөчек балга;
Бер генә алып сөйәр идем [сәне] алга, –
Аулак йирдә күрү мөмкин булса имди.

Көмеш йөзек кийәсең, әй, кулыңа,
Ука яка сапкансың, әй, муйыныңа,
Бер генә кич керә калсам, әй, куйныңа,
Бу дөньяда һич хаҗәтем калмаз имди! (…)

«Гөлстан чәчәк атканда…»

Гөлстан чәчәк атканда,
Тулы ай йирә батканда,
Ки уйлап аны ятканда,
Килеп баса Гөлстаным.

Гөлстан – исме бик матур,
Үзе гурничада ятыр;
Укырга, эшкә дә батыр, –
Аны алмый йөрәк түзмәй.

Даны тоткан бөтен илне,
Диләр: «Булыр бу кем килне?
Җилеп җилфердәтә җилне,
Ничек беркемне дә сөзмәй?»

Гөлстан гөлчәчәк аткан,
Ике бите эчкә баткан,
Аның гыйшык уты тоткан –
Балык кеби суда йөзмәй.

Гөлстан илләре кайда?
Диләр: «Яхшысы – Кытайда!»
Йөзең нуры кем ул айда? –
Чагыла күзләрем түзмәй.

Гөлстан, төп гөлем булгыл!
Мәнемлә бер генә кунгыл!
Сафалар шәрабен сонгыл [152] Сонгыл – сон; кулыңны сонып, сузылып бир. ,
Ки сөзгечтән дә һич сөзмәй!

«Тәмам яндырды, көйдерде…»

Тәмам яндырды, көйдерде
Сәнең бу чын сәлам хатың;
Сулар агызга китерде
Гүзәл, сылу, матур атың.

Кауышыр көн булырмы бер?
Хатың еш яз, ки саргайтма!
Телә Хакъдан күрешергә,
Шәкерт чагымда картайтма!

Ки шау-шу, мәдрәсә гөрли,
Мәнем къәлбем [153] Къәлбем – йөрәгем. сәне уйлый;
Гашыйкың һич йокы күрми,
Яна кич-төнләре буйлый.

Ерак йирдә имәсмен мән,
Дәгел Шам йә Мәдинәле,
Нәчек барыйм, нәчек күрим:
Әминәме, Сәминәме [154] Сәминә – таза, көр; симез. ?

«Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә…»

Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә,
Күзем төшде сәнең күркәм йөзеңгә.

Күреп ирдем сәнең гөлдик йөзләреңне,
Ишетдем бал шикәрдик сүзләреңне.

Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..

«Түгәрәк алмадай башың…»

Түгәрәк алмадай башың,
Каләмдәй сызылган кашың,
Сагынып дивана башым, –
Сабыр телим бер Алладин.

Сагынамын көндезләрдә,
Дога кыйламын кичләрдә,
Оныта алмыйм һичләр дә, –
Сабыр телим бер Алладин.

«Гыйшкъилә вә илля…»

Гыйшкъилә вә илля [155] Вә илля – бары тик. хәйраным [156] Хәйраным – шашуым. мәнем,
Дәрдилә зар-[у]-пәришаным [157] Дәрдилә зару-у-пәришаным – кайгы-хәсрәттән зарым һәм моңым. мәнем.

Мән сәне йар әйләмешем та әбәд [158] Та әбәд – ахыргача, мәңгегә. , –
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд [159] Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд – ул Әхәд вәгъдә һәм шарты белән сакласын иде. .

Иртә-кич вәсъфыңны укырмын һәйбәт [160] Вәсъфыңны… һәйбәт – сыйфатыңны… олылап. ,
Укырым чүн [161] Чүн – нәкъ, шикелле, кайчан (шулчак). «къөл-һу-Аллаһу әхәд».

Әй никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд [162] Никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд – гүзәлем, алсу йөзем, сәрви (кипарис) сынлым. ,
Вай ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд [163] Ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд – иреннәре гөнҗә, авызы лаләдәй. !

Гыйшкың уты уш мәне кыйлды һәляк,
Висалең [164] Висаль – кавышу, ирешү. утындин ирмәзсә гъәдәд [165] Ирмәзсә гъәдәд – бер кадәре булмаса. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x