Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Габдельджаббар Габдельмаджидович Кандалый

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021

Шигырьләр

I

«Гыйлемлек нурани җәүһәр…»

Гыйлемлек нурани җәүһәр [1] Нурани җәүһәр – нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.
Ки мөэминләр содурында [2] Содурында – күкрәгендә. ;
Һәуа [3] Һәуа – монда: эрелек, тәкәбберлек. бер аждаһа кеби
Чыгар җисмең къөбурендә [4] Җисмең къөбурендә – тәнең каберендә. .

Гыйлем сахибе [5] Сахиб – хуҗа, ия. һичбер дә
Черемәс – үлсә дә – гүрдә,
Тереклекдә җире [6] Җире – урыны. – түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында [7] Хозурында – каршында, алдында. .

Һәуа сахибе зурланыр,
Кәсеб итәргә хурланыр,
Зәмимә [8] Зәмимә – бозыклык, начар эш. берлә болганыр,
Булыр нәфесе зурында [9] Булыр нәфесе зурында – нәфесе көчләвендә булыр. .

«Сачәк бер вакыт атадыр…»

Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, йиргә ятадыр;
Кибәдер – корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.

Гомер дәхи шулай үтәр, –
Сачәк вактың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе [10] Рәүнәкъе – нуры, яктысы. бетәр,
Йәшендән керсә кайгыга.

«Иляһи, бу асыл кошны…»

Иляһи, бу асыл кошны
Тубай агачына [11] Тубай (туба) агачы – җәннәт агачы. кундыр,
Иляһи, мин сабырсызны
Сабырлык юлына күндер!

Каләмем дә тая инде,
Ки яза алмай турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем
Авырлыклардан, гуредан [12] Гуредан – горедан (русча – горе); кайгыдан. .

Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?!

«Бәйан итәм ки бән сезгә…»

Бәйан итәм ки бән сезгә,
Гаеп итмәңез сез безгә:
Гыйлемлек булмады бездә, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан [13] Йөрепмез гъәфләтә һәр ан – һәр мизгелне йөргәнбез (барганбыз) гъәфләткә таба. .

Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Бәйан итдем ки хәлемне,
Сарыф итдем, и, малымны,
Хисабламадым алдымны, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Йөрәкләрем булып бирйан [14] Бирйан – көйгән, куырылган. ,
Гомер үтде, булып гирйан [15] Булып гирйан – елауда булып. ,
Даим булдым үзем гъөрйан [16] Гъөрйан – ялангач, шәрә. , –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Һаман тордым үзем кышда,
Торып чыга идем тышка,
Гомерләр үтде күп бушка, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Чыга(р) идем даим юлга,
Тота(р) идем китаб кулга,
Эшем калды бәнем юлда, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!

«Бу илләрдә торып калсам…»

Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам… –
Качыйм тизрәк бу илләрдин!

Арысландай егет-иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүля [17] Әүля – артык, яхшырак. бу илләрдин.

Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби җилсәм дә…
Бөтен вөҗүдем [18] Вөҗүдем – барлыгым, бар булган-беткәнем; монда: бөтен күңелем. , ил, сәндә, –
Нигә тиз мине ятсындың?..

Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды…–
Әзәлдәген [19] Әзәл – башы һәм ахыры булмаган чиксезлек, мәңгелек; монда: яратылыш, тәкъдир. ник азсындың?

Бу илнең һич чиге юкдыр,
Биниһайә адәм чукдыр [20] Чукдыр – күптер. ;
Бере ач юк – бары тукдыр, –
Нигә соң миңа тарсындың?

Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен, –
Ки әгъля-гъәршә [21] Әгъля-гъәршә – югарыга, күккә. ашкындым!

Миңа бердер: кая булсам,
Багъ алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам… –
Шуның чөн сиңа гъәрсендем.

Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:

Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны, –
Элеп салмыйча һич калмам!

«Ки кяшки…»

Ки кяшки [22] Кяшки – әгәр дә. дөньяга килмәгәй идем,
Бу хәсрәтләрне бән күрмәгәй идем!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x