Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әхмәт Фәйзи

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

©Татарстан китап нәшрияты, 2021

©Камалиева В. Р., төзү, 2021

Әхмәт Фәйзи Файзуллин Ахмет Сафиевич Тукай Роман I өлеш Яңа бистә - фото 1

Әхмәт Фәйзи

(Файзуллин Ахмет Сафиевич)

Тукай

(Роман)

I өлеш. Яңа бистә

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде, сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Г. Тукай

Беренче бүлек

1

Баралар… баралар…

Бар да бер якка, калага таба…

Җәяүлеләр… атлылар…

Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән, тәбәнәк кенә булып, көл сыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята.

Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума.

Вак кына соры тузан белән томанланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә…

– Кайсы авылныкылар?

Моны өр-яңа сары чыпталар өелгән арбада утыручы киез эшләпәле агай янәшә баручы җәяүлеләрдән сорады. Ул, чыпталар өстенә менеп, атка карап утырган, изүләре чишелгән, муены алга сузылган, зур авызының аскы ирене эсседән әлсерәп, салынып төшкән. Аңа аркасы белән, бөркү тынлыктан оеп, дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул күзләрен ачарга тырыша, әмма күз кабаклары авыраеп басып төшәләр, күзләр йомыла, иреннәр әкрен генә ачыла, аннан кечкенә ак тешләр тезелеп күренә.

– Югары ашытлар… – дип җавап кайтарды арба белән янәшә баручылардан берсе. – Үзегез кайсы авыл?

– Өчиле…

Башланган әңгәмә шуның белән бераз тынып торды, кешеләр юлларын дәвам иттерделәр. Тик бераздан җәяүлеләрнең яшьрәге, арбада утыручы малайга игътибар итеп, шаярыбрак сорау бирде:

– Егет кая бара? Ул да сәүдә беләнме, әллә безнең кебек эш эзләпме?

Малай, күзләрен ачып, аңа карады.

– Егет минеке түгел. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Авылда рәт бетте. Калада асрамага алучы бар… – диде олаучы һәм, әйләнеп, малайга дәште: – Аякларың оемадымы, Габдулла энекәш? Сузып утыр син аларны. Менә шулай…

Үзе аның аяк астындагы чыптаны көйләбрәк тартып куйды.

Кинәт алда, кара багана булып, өермә күтәрелде һәм юлчылар яныннан гына тузгып үтеп китте. Кешеләрнең йөзенә кайнар җил килеп бәрелде.

– Бәхетсезгә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр, – диде җәяүлеләрнең берсе.

– Сөйләмә дә, – дип, аның сүзен алҗыган тавыш белән куәтләп куйды әлеге Ашыт кешесе. – Анысына да сүз әйтмәс идең, җилен дә ерып чыгар идең әле…

Әйтергә ирендеме, әллә бу бөтенесе өчен болай да ачык мәсьәлә идеме, ул сүзен дәвам иттермәде.

Аның тел төбе кая барганны шунда ук аңлап алган озын муенлы, чандыр крестьян ялкау гына шыгырдап куйды:

– Кая барсаң да, кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…

Баягы яшь крестьян моңа өстәде:

– Бер дә булмаса, тотабыз да Бондюгка китәбез, нигә?! Кишетнең Алача Хәйретдин кайтып сөйләгәнне минем абый үзе тыңлап торган. Пашпортың гына булсын дип әйтә, ди.

– Тимер юл казырга да шулай җыйдылар. Вәсим Хәйрулласы китте дә юкка чыкты бит, әнә…

– Берәү дә бу дөньяга мәңге яшәргә килмәгән инде, анысы…

– Өметсез бер шайтан, ди. Барыйк әле. Аннан тагын күз күрер…

Габдулла тагын бик нык оеп китте.

Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы белән бара иде. Гаҗәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта исе!..

Ашыйсы килү теләге аның эчен борып алды. Соңгы тапкыр алар бүген иртән ниндидер авылда, кунарга кергән җирләрендә чәй эчтеләр. Олаучы абый аңа өйдән алып чыккан кечкенә алабута күмәченең бер читен сындырып бирде. Габдулла аны зур ләззәт белән, әз-әз генә тешләп капты, анда да берьюлы чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Шулай да ул олы телдән кече телгә дә җитмәде. Ә карта бит ул коры алабута күмәче генә түгел инде. Ул җылы, тозлы, үзеннән терлекнең ниндидер аеруча бер исе аңкып тора…

Соңгы тапкыр ул картаны моннан бер ай элек ашады. Бабасы үзенең соңгы сыерын суйды. Аның итен тозлап куйдылар. Башын, аякларын, картасын һәм эчәк-бавырларын аерым-аерым пешерделәр. Иң тәмлесе, әлбәттә, өтелгән һәм пешерелгән аяклар булды. Чебен ашарлык та ит калдырмый кимереп бетерделәр аякларны. Алардан ашыклар калды. Габдулла бабасының улы Кәшфинур белән ашык уйнады…

Ат акрын гына авылдан чыгып китте. Карта исе дә бетте. Тик ялгыз өйдән күккә сыек кына төтен күтәрелеп калды.

Габдулла, карта исеннән авызына килгән төкерекне йотып, ашыйсы килүне онытырга тырышты. Ул онытылмады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x