Патша, иярне күрү белән, артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган хат исенә килеп төште, һәм ул проектка кул куйды.
* * *
18 февральдә Казан – Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды.
22 июль императрица Мария Фёдоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр Думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда, архимандрит Павел белән Галимҗан хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул, мәҗлестәге кунакларга – инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез… – диде.
Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.
Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников Думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә, падишага озын гомерләр теләп, махсус догалар кылынды.
Татар байлары арасында да бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты һәм хәтта аеруча «милли горурлык» та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки: патшага «бүләк» итеп бирелгән һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан Сәгыйтов иде.
Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылдагы Мостафа исемле бай гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы – Шакирҗан – атаклы Кышкар мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, шактый күп чәй һәм кытат [3] Кытат – тыгыз ефәк тукыма.
җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан, зур галим булып кайтыр өчен, Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга килеп, ул атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып, болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасы ясауны башкарды. 1882 елны Мәкәрҗәдән кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте…
Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.
* * *
Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.
Читать дальше