Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә дучар иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит) күрү белән өзгәләп ташласалар, бер дә гаҗәп булмас иде кебек. Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы буйсынудан башка берни дә юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта, тайпылышып, аңа юл бирәләр!
Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:
– Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да балалар гына анда, – дип, аның юлын бүлмәкче булды.
Ләкин эчтән берничә хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен!
Сәгыйтьҗан, иелә төшеп, кечкенә ишектән керде һәм башта бернәрсә аера алмый карап торды. Монда исле зәңгәр төтен кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстәге, берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин төнлек төтенне суырып бетерергә өлгерә алмый иде…
Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен актарып җибәрде, ахры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан, берни аңламыйча, мич алдына карап торды. Шуннан соң гына ул озын кисәү агачы белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.
– Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил!
Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды… Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:
– Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!..
Сәгыйтьҗан, чыгып, тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:
– Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәрран-яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез?! – дип шелтә ясады.
– Алар – күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич! Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма кием белән ул мич янында алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит…
– Мөселман хатыны ич ул! Аз гына булса да шәригатьне белә микән?
– Белә торгандыр, бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда, кирпеч сугу бүлегендә эшли… Балалары күп…
Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме – управляющий моны аңламады. Алар конторага килделәр һәм эшчеләрне, төркем-төркем итеп, шунда чакырдылар. Сәгыйтов аларга:
– Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза – заводта кала, каршылар булса, без аларны көчләп тотмыйбыз… – диде.
Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяла сыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый әйләнеп кайткан кытат, бүз, китән товарлары йөк-йөк итеп заводка озатылды, шүрлекләр кинәт бушап калды. Сәгыйтьҗан, әйткән нәзере итеп, Печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан муллаларын җыеп, мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп дога кылдылар…
«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте. Ефим попка барып, мөселманлыктан православиегә «киртә сикергән» Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба киткәнме – берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә иде.
Әмма мәчет чатында каптырмалар белән сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен серләрен белеп торучы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап, аларга серле генә карап чыкты да сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып җибәрде:
– Ишеттегезме, мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр Думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы, теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган… Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре, үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч [4] Мимеч – немец.
патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар беравыздан, мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш, дип, хөкем чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, кенәз шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..
Читать дальше