Мифтахетдин Камалетдинович Акмулла
Шигырьләр
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Моратов Г. В., төзү, 2021
« Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар …»
Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар [1] Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.
,
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар [2] Мәзар – кабер, зират.
;
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай [3] Калай – ничек.
язар?
Карасаң, Акмулланың диваны 1+бу,
Диванда – шүлләгәнгә [4] Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.
ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз 2+берәүгә – им, берәүгә – у [5] У – агу (аку).
.
Тәзкирә [6] Тәзкирә – истәлек язма.
буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз [7] Гаффар – кичерүче, гафу итүче.
, йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады [8] Чыдатбады – чыдатмады.
эчтәге 4+бу!
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..
* * *
Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…
* * *
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…
Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе
Казанда бер фазыйль [9] Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).
чыкды алмас булып,
Хасидләре [10] Хасид – көнче, көнләшүче.
күбәйде гам-хас булып [11] Гам-хас булу – түбән һәм югары катлау (кешеләре) бергәләшү.
,
Мәгани җәваһирен [12] Мәгани җәваһирен – фикер, идея җәүһәрләрен.
кулга элгән,
Хәкаикъ [13] Хәкаикъ – хакыйкатьләр, чынлыклар.
диңгезендә гаувас [14] Гаувас – суга чумучы (водолаз).
булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт [15] Бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.
;
Хәмде лиллаһ, бу диярда [16] Дияр – мәмләкәт, ил; җир, өлкә.
бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны [17] Фанус – фонарь, маяк.
кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән [18] Янбугыссәлямәт – сәламәтлек чишмәсе.
юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны [19] Әнһарелхәкаикъ – хакыйкать елгалары.
агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле [20] Фирасәтле – сизгер, кыю.
йөрәк биргән;
Мөһәндисләр [21] Мөһәндис – инженер.
сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы [22] Болагы саф – чишмәсе саф.
– саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр [23] Чүлләү – сусау, эчәсе килү.
куангандай;
Дөррәсендән [24] Дөррәсендән – энҗе бөртегеннән.
канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен [25] Тәхкыйкләр – хакыйкать ачыклаучылар.
күргән адәм куангандай,
Голямага [26] Голямага сәрдар – галимнәргә баш, җитәкче.
сәрдар булып ту [27] Ту – байрак.
алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң [28] Көрәшчеләр мәйданында бу (Мәрҗани) чыкканнан соң.
,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс [29] Имәс – түгел.
чобалгандай.
Палуанлардан [30] Палуан – пәһлеван (батыр).
йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма [31] Галляма – зур галим, эрудит.
– узган тапдан [32] Тап – гади халык (гавам); сословие.
,
Хаззы [33] Хазз – өлеш.
бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә [34] Әгъда – дошманнар.
җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез [35] Мөҗаһид – тырышучы.
алгы сафдан.
Дәкаикътә [36] Дәкаикъ – нечкә фикер; тирән уй.
мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай [37] Гъәдил тапмау – тиң тапмау.
,
Йөрәген мөганиднең [38] Мөганид – кире беткән, карышучы.
Читать дальше