яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд
[39] Сәнәд – дәлил, документ.
илә сүзе баһир
[40] Баһир – ачык, анык.
,
Халенә къале
[41] Къаль – әйткән сүз.
шаһид көндәй заһир
[42] Заһир – ачык.
;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр
[43] Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
Мәгърифәтерриҗальдә
[44] Мәгърифәтерриҗальдә – мәгърифәтле ирләр арасында.
мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның
[45] Галәмгә фашын аның – аның дөньяга мәшһүр булуын.
!
Аһ, дәрига
[46] Аһ, дәрига ! – Аһ, үкенеч!
! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан
[47] Сөйүледдәкаикъдан – дәкаикъ силләре, ягъни: нечкә фикер ташкыннарыннан.
Агызган йиме гыйрфан
[48] Йиме гыйрфан – гыйрфан җиме (белем җимеше).
ташып аның.
* * *
Мин үзем бер дәрдемәнд [49] Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы.
диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк [50] Тәхкыйк – хакыйкать ачыклаучы.
күргәнән соң,
Биззарур [51] Биззарур – чарасыз, ирексездән.
шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер 1+арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә [52] Киз килү – туры килү, очрау.
, элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына [53] Кодык – кое.
карай гына каугамыз [54] Кауга – коедан су ала торган махсус чиләк.
бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә 2+чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым [55] Мәҗмәгъ – җыентык.
бар 3+,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик [56] Шәрик – иптәш, иш (сабакташ).
калын китаб остап торса [57] Остап тору – тотып тору.
,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал [58] Дамбал – ыштан, чалбар.
,
Кайда мелла [59] Мелла – бу урында: белемле кеше, хәлфә, дәрес бирүче.
бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы [60] Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.
бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.
* * *
Уйламаңыз «Җарудә»не 4+күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь [61] Кадәри халь – кулдан килгәнчә (хәл кадәре).
садак тарткан [62] Садак тарту – җәя керешен тарту.
егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип 5+.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем [63] Сәһем – ук.
,
Аңа булса мөкарин туры фәһем [64] Аңар дөрес аңлау якын булса.
,
Гатасына манигъ юк [65] Гатасына манигъ юк – әҗеренә каршы төшүче юк.
, – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар? [66] Гыйлемлек кыяфәте барлык кешеләргә дә уртак, Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?
Үземнең ноксаныма [67] Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.
икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман 6+булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар! [68] «Кая барырсыз?» дан хәбәрем бар.
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса [69] Ләфыз ату – сүз башлап әйтү (авыз ачып сүз әйтү).
,
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса [70] Мөбһәм яту – буш, тик яту.
?
Мәгърифәгә [71] Мәгърифә – билгеле исем, хас исем (тел белемендә).
, сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса [72] Билгесез исем бер яктан үзенә билгеләмә тапса.
.
Берәүгә морад булса хакъның яды [73] Хакъның яды – Алланы искә алу, яд итү.
,
Мәгърифәт микъдарында аңа бади [74] Бади – сәбәп, эшнең башы, әүвәле.
.
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади [75] Юл күрсәтүчелек дәрәҗәсенә менәр өчен кирәк: Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.
.
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән [76] Һәркемгә өлеш бирелгән язмыш буенча.
,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт [77] Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
берлән;
Тәхкыйрьгә [78] Тәхкыйрь – хурлау, хәкарәтләү.
меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең [79] Һиммәт – тырышлык, олы җанлылык.
кулы кыска кыйльләт [80] Кыйльләт – азлык, җитешмәүчәнлек.
берлән;
Халыкның нәзарында [81] Нәзарында – карашында.
хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт [82] Зилләт – хурлык, гарьлек.
берлән!
Читать дальше