Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (1831–1895) – татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган олы шагыйрь, фикер иясе.
Шагыйрьнең тууына 190 ел тулу уңае белән әзерләнгән бу җыентык өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә – мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалауга багышланган әсәрләре, икенче бүлеккә – төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре, өченче бүлеккә фәлсәфи уйланулары, үткен, тапкыр парчалары һәм төрле шигырьләре тупланды. Китап аңлатма һәм искәрмәләр, кыскача текстологик күзәтүләр белән тәэмин ителде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»

а)

Бәгъдәссәлам, Нургали мулла 1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың [263] Әрүах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел». күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә 2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып [264] Хәрарәтдән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту. эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк [265] Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче. Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына [266] Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына. куймак кирәк,
Мөрәүәрне [267] Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән. мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф [268] Тасаууф – суфыйчылык. китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид [269] Мөҗтәһид – тырышучы. галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм 3+дигән сәүдаэ [270] Сәүдаэ – омтылыш, теләк. берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез 4+дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик [271] Йик күрү – начар мөгамәлә күрү. ,
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль» [272] «Залль-мозыйлль» – аздыручы, адаштыручы. дип.
Кәлимулладан 5+әсдәкъ [273] Әсдәкъ – дөресрәк. ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин» [274] Әсатирел әүвәлин – борынгы риваятьләр. , – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз [275] Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү. күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип? [276] «Алар үзләренең азгынлыкларында баталар», – дип.
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз [277] Имәз (имәс) – түгел. 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә [278] Фикъһ – мөселман юриспруденциясе, шәригать. бу заманның Ногманы 7+бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы 8+бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре [279] Рәһбәр – җитәкче, юлбашчы. – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит [280] Ихтисаб итү – тикшерү, контроль ясау. ,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән 9+син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит [281] Икътибас итү – алу, кабул итү. !

б)

Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау 10+күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың 11+күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан [282] Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр. булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син! 12+
Мәрҗанигә галиб булу [283] Галиб булу – өстен булу. сезгә мәмнугъ [284] Мәмнугъ – тыелган, мөмкин түгел. ,
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ [285] Дошманлыкның (сәбәбе) дөньяга фаш: ул – көнчелек, комсызлык. ;
Ул фазыйльне ифк газим [286] Ифк газим – алдарга ниятләп. нийәт кылып 13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең 14+.
Биниһайә хәкарәт 15+кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең 16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч 17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән 18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык 19+,
Вөҗүдемез гайне [287] Вөҗүдемез гайне – бар булуыбыз нәкъ. бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ [288] Әгъдаэ – дошманнар. фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ [289] Сәлиметтамгъ – сәламәт нәфесле. адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган 20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт [290] Хакыйкать нәселенә (тарафдарларына) ояла белү шарт.
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны [291] Бока – үгез (нәсел үгезе). сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд [292] Паруд – токым. тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе [293] Бадия – сахра, дала. ,
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе [294] Гыйлемгә өйрәтә торган җитәкче кулланмалары аз. .
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан [295] Фарсымдан – фарсыча китапларымнан. башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә [296] Рәддеңез – кире кагуыгыз. күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә [297] Бәгазабә вә гъизә – газаптан һәм ачудан. ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен [298] Галия – бөеклек. ,
Нигә син шунчә артык далиясең [299] Далия – күрсәтеп торучы (акыл өйрәтергә яратучы). ?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл [300] Тәнавел кылу – тату, тәмен белү. [бер]къәтрә [301] Къәтрә – тамчы. даниясен [302] Дания – «дан» нан үзгәргән, белем. !
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик [303] Мәгазалик – шуның белән бергә, шулай итеп. , эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал [304] Зөлҗәлал – Алла. гафил имәс эшемездән [305] Бер Алла хәбәрсез түгел эшемездән. .
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә [306] Тәкыйсскә – җавабына. суйылдай [307] Суйыл – күсәк, корык. дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән [308] Хәйрәте дәлил батыйнән – яхшы дәлиле эчтә.
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд [309] Хәкыд – яшерен дошманлык. барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират [310] Тәзвират – ялганчылык. базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык [311] Гаддарлык – хаинлык. , йә мәккярлык [312] Мәккярлык – алдакчылык. .
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф [313] Мосанниф – чын иҗат иясе. китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк [314] Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче. ,
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк [315] Һәрбере сөннәт буенча – хаклык тарафдарлары. ;
Сөйутый, Газалидән 21+зат булмаса,
Башкалар әксәрендән [316] Әксәрендән – күпчелегеннән. бу – мөдәкъкыйк [317] Мөдәкъкыйк – төпченеп тикшерүче. .
Хирфәтеңез [318] Хирфәтеңез – һөнәрегез, кәсебегез. ихласы – мөназәрә [319] Мөназәрә – бәхәсләшү, сүз көрәштерү. ,
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә [320] Хакыйкать тәкәбберләргә тиң түгел. .
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла [321] Мәгаз Алла – Алла сакласын. ,
Шифаһ-хәзрәт [322] Шифаһ - хәзрәт – ирен шәрифләре (ирония). булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган [323] Тәнкыйс кылу – кара ягу (яла ягу). [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат 22+тартмай!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x