Кул Шариф
Шигырьләр / Стихи
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021
Казан ханлыгының күренекле шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Кол Шәрифнең әсәрләре тупланган «И күңел, бу дөньядыр…» дип исемләнгән җыентык Татарстан китап нәшриятында 1997 елда дөнья күргән иде. Шулай да татар әдәбияты тарихына үзеннән зур өлеш керткән Кол Шәрифнең иҗат мирасы бүгенгә кадәр әле тулысынча барланмаган, ачыкланмаган көе калып килә. Моның сәбәбе – шагыйрьнең иҗат мирасының, аның нинди әсәрләр язуы турындагы мәгълүматларның безнең көннәргә кадәр килеп җитмәвендә.
Бу җыентык Кол Шәриф иҗат мирасын өйрәнү, бүгенге көндә билгеле булган әсәрләрен бер урынга туплау юнәлешендә иң беренче тәҗрибә булып каралырга тиеш. Анда шагыйрьнең кырыс тарих зилзиләләреннән төрле-төрле тупланмаларда могҗиза булып сакланып калган «иҗат кыйпылчыклары» бер урынга җыйналып бирелде. Алар ике бүлеккә бүленде: беренчесендә кыска күләмле шигырьләр (өч газәл һәм бер мөрәббәгь), ә икенчесендә зур күләмле, сюжетлы «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре китерелде.
Әсәрләрнең текстлары ике төрле укылышта бирелде:
1) чыганакларда ничек язылса – шул укылышта;
2) бүгенге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәдә.
Беренче укылышта барыннан да элек Казан ханлыгы чоры татар әдәби теленең үзенчәлекләрен (гәрчә алар төрле күчерүчеләр тарафыннан шактый гына үзгәртүләргә дучар ителгән булсалар да) бирергә тырышу максат итеп куелды. Шуңа күрә анда, борынгы телебезнең яңгырашын бирүне һәм әдәби тел тарихыбызны өйрәнүчеләргә материал булуны күздә тотып, сүзләрнең искечә язылышы саклап калынды. Мәсәлән: «сәңа», «бәңа», «капугъ», «камугъ», «уйку», «анук», «кәндү», «йите», «кәрәк», «нәчүк», «тийү» һ. б. Фигыльләрнең иске формалары сакланды: «кәлүб», «баруб», «тынма-гыл», «куймагыл», «калгаймән», «теләймән», «ку-бубән», «котылгай», «башлайын», «килүпмез», «йүрүпмез», «чарлаңыз», «сүзләңез», «имәсбез», «айганын», «ирмеш», «утлагали» һ. б. Кушымчаларның да борынгы формалары үзгәртелмәде. Мәсәлән: «тәндин», «чыкган», «дибән», «баламдин», «күңлени» һ. б.
Ә төп чыганакның үзендә сүз төшеп калган дип уйланылган очракларда ул сүз төп текстка җәя эченә куеп бирелде.
«Искәрмәләр» бүлегендә һәр әсәр текстының чыганагы күрсәтелде, текстны аңлау өчен кирәк булган иң мөһим мәгълүматлар китерелде, «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасының басма һәм кулъязма нөсхәләре арасындагы мөһим аермалар күрсәтеп барылды.
Юлга-юл тәрҗемәләрдә исә текстның эчтәлеген бирү, бүгенге укучыларга аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен тулырак, ачыграк итеп аңлату күздә тотылды. Әсәрләрне бүгенге әдәби телдә поэтик тәрҗемә итү максат итеп куелмады, шуңа күрә юлга-юл тәрҗемәләрдә авторның ритмы да, рифмалары да сакланмады. Кайбер сүзләрнең мәгънәләрен тулырак итеп аңлату кирәк булган очракларда, тәрҗемәләрдә оригиналдагы сүзләр калдырылып, аларның мәгънәләре бит астына төшерелгән искәрмәләрдә бирелде.
Җыентыкның беренче һәм икенче бүлекләрендәге текстлар һәм искәрмәләр, текстларның юлдан-юлга тәрҗемәләре, кереш сүз филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов тарафыннан әзерләнде.
Җыентыкның өченче бүлегенә Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан әзерләнгән «Казан вилаятенең җиңүе. Шәриф Хаҗитархани» исемле хезмәт урнаштырылды. Анда Кол Шәрифнең киң катлау укучыларга аз билгеле булган әсәре китерелә.
Дүртенче бүлектә «Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время» (Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2005) китабыннан материаллар файдаланылды.
Кол Шәриф… Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә безнең күз алдына бөтен гомерен, талантын, белем-зиһен куәсен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.
Кол Шәриф турында без нәрсәләр беләбез соң?
Аның турындагы тарихи мәгълүматлар, Казан ханлыгы чорындагы башка шәхесләрнеке кебек үк, аз сакланып калган. Сакланганнары да өзек-өзек кенә.
Кол Шәриф – Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Ул Казан халкы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы була. «Сәет» дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атаганнар.
Читать дальше