Ә Ш. Мәрҗани бу турыда: «Руслар Казанга һөҗүм итдекләрендә әсхабе вә иттибагыны әтрафына җәмгъ кыйлып [7] Фикердәшләрен һәм шәкертләрен үз тирәсенә җыеп.
, мәдрәсәгә кереп, мәдрәсәнең сәкафе [8] Сәкафе – түбәсе.
өстендән русияләр илән шәдид мокатәлә кыйлып [9] Шәдид мокатәлә кыйлып – бик каты сугышып.
, руслар мәдрәсә түбәсендән санчеп төшереп шәһид булды» [10] Шәһид булды – батырларча үлде.
, – дип яза [11] Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 2 б.
. Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М. Худяков та: «Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете – Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды», – дип күрсәтеп үтә [12] Худяков М . Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – 152 с.
.
Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады; ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар – шәһитләр исемлегенә кертте…
Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган – «Кол Шәриф мәчете» дип йөртелгән [13] Ш. Мәрҗани аның сигез манаралы булуы турында яза.
. Җәмәгатьчелек шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул, халыктан җыелган акчага төзелеп, бүгенге көндә Казан Кремленең йөзек кашына әверелде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына багышлап Коръән чыгулар, җәмәгать намазлары укулар ешрак үткәрелә башлады. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты. Ә киләчәктә Кол Шәриф образы сәнгатьнең башка төрләрендә дә – музыка, рәсем, кино сәнгатьләрендә дә, опера-балетларда да – үзенең лаеклы чагылышын табар әле. Болары алда әле…
Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелми килде. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, исеме дә Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләрдә сүз уңаеннан гына әйтеп киткәләнде. Аның иҗат мирасын барлау эше дә әле бары соңгы вакытларда гына башланып китте.
Безнең кулдагы бүгенге мәгълүматлар буенча, Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле, сюжетлы поэмасы – «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән сүз түгел. Аның иҗат мирасының күләмен, шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган һәм моңа кадәр ныклап-җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, Казан китапханәләре һәм архивларындагы материаллар гына җитми, ә бәлки Казан ханлыгы дәверенә караган язма материаллар саклана торган башка күп кенә шәһәрләрдәге һәм чит илләрдәге китапханә-архивларны да файдаланырга, аларны да өйрәнеп чыгарга кирәк. Безгә, мәсәлән, Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы турында мәгълүм; әмма безгә, алдыбызга бары Кол Шәриф иҗат мирасын барлау максатын гына куеп, Төркиядә махсус шул мәсьәлә белән генә шөгыльләнергә туры килмәде. Шуңа күрә әдип иҗаты турындагы фикерләрне дә әлегә без бүгенге көндә билгеле булган әсәрләреннән генә чыгып әйтергә мәҗбүр булабыз.
Кол Шәриф – барыннан да элек суфи шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп Урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфи шагыйрьләр Хуҗа Әхмәд Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганины (1186 елда вафат) саный.
Хуҗа Әхмәд Ясәви, – билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданиның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәд Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата. Ислам өйрәтмәләрен, Коръән мәгънәләрен ул хикмәтләр исеме белән шигъри юлларга салып бирә. Аның шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик камил, тәэсирле итеп эшләнгәннәр. Аның суфичылык һәм гомумән ислам идеяләрен шигырь калыбына салып бирүен галимнәр исламның төркиләр арасында беренче ныклы урнашуы дип карыйлар. Соңыннан Әхмәд Ясәви шәхесе изге булып, ягъни ислам дине әүлиясы булып карала башлый. Шуны истә тотып, Ш. Мәрҗани Әхмәд Ясәви турында: «Гарәп халыклары тормышында Мөхәммәд пәйгамбәр нинди зур роль уйнаса, Төркестан һәм төрки халыклар дөньясында Хуҗа Әхмәд Ясәви дә шундый зур роль уйнады», – дип яза [14] Әхмәт Ясәви турындагы бу мәгълүматлар академик М. З. Зәкиевнең «Тарихны шәхесләр ясый» дигән мәкаләсеннән алынды. – «Ватаным Татарстан». – 1994. – 9 июнь.
.
Читать дальше