Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи

Здесь есть возможность читать онлайн «Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, Языкознание, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Җыентыкка Казан ханлыгы чорының күренекле шагыйре, танылган рухани һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәрифнең моңа кадәр мәгълүм булган әсәрләре туплап бирелде.

Шигырьләр / Стихи — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул саф әхлаклы һәм тирән белемле укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Шул вакыттан алып ул Казан ханлыгында яшәгән безнең ерак әби-бабаларыбызның ислам тәгълиматын үзләштереп, шәригать кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны әхлаклы, иманлы юлга – изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши. Һәм, әлбәттә, ул үзе дә тормышта бөтен бер патшалык – Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасындагы абруе гаять зур булган. Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә бик ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт хисе гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килгән; ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә. Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәрифкә каршы очраса, үзенең атыннан төшеп, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.

Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Мәсәлән, 1551 елның җәендә, Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул ук елның 14 августында, Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган корылтайда, үз туган илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Ш. Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан [1] Габбасилар – Гарәп хәлифәлегендә 750–1258 елларда идарә иткән нәсел атамасы. һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф [2] Нәкыйбел-әшраф – бөекләрнең җитәкчесе. дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. «Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр», – дип сөйлиләр» [3] Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 200–201 б. .

Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы, ул гына да түгел, хәтта халыкара даирәдә дә танылган, күренекле, олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.

Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча булган. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, ул – ханлыкның баш имамы – Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А. М. Курбский болай дип яза [4] Бу өзек борынгы рус теленнән ирекле тәрҗемәдә бирелә. : «Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә [5] Монда рус полклары күздә тотыла. , көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре, сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр» [6] Сказания князя Курбского. – Издание второе, исправленное и дополненное Н. Устряловой. – Спб., 1842. – С. 33. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x