Әхмәд Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфичылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренекле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе белән буташтырып та йөртәләр.
Шунысы әһәмиятле, Ә. Ясәвинең, С. Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар поэзиясе Урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.
Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С. Бакыргани әсәрләрен туплаган җыентыкта – «Бакырган китабы» нда басылып чыккан (Казан, 1883). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә. Ясәви, С. Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп тора. Бу турыда профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы» на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә», – дип яза [15] Таһирҗанов Г. Тарихтан – әдәбиятка. – Казан, 1984. – 61 – 62 б.
.
Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; аның әсәрләре укучыларны, гамьсезлек йокысыннан уянып, Алланы олыларга, гомереңне гыйбадәт кылып үткәрергә, дөньяда мәңге калырмын дип алданмаска, Коръән аятьләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Алладан ярлыкау сорарга чакыра. Жанрлары буенча алар – газәлләр , ягъни мәхәббәт шигырьләре. Ләкин алардагы мәхәббәт ул дөньяви гыйшыклык түгел, ә суфичыл поэзиядә кабул ителгәнчә, Аллага мәхәббәт, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата. Шигырьләрнең формасы да классик газәлләргә куелган таләпләргә җавап бирә: аның рифмалашуы – аа, ба, ва, га …, күләмнәре 25 бәеттән артмый. Шигырь ахырында автор, газәл жанрына куелган таләпкә туры китереп, үзенең исемен китерә. Беренче һәм икенче газәлләрдә рәдиф кулланылган.
Ә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасы исә – зур күләмле, сюжетлы әсәр. Аның сюжеты ислам дөньясында билгеле булган бер риваять-легендага барып тоташа. Ул риваятьтә ислам диненең кәрамәтләр-могҗизалар эшләргә сәләтле булуы күрсәтелә һәм анда төп персонажлар булып шул ук әүлия Әхмәд Ясәви, аның мөрите Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр ана һәм аларның өченче уллары Хөбби Хуҗа тора.
Төрки әдәбиятта бу риваятьнең төрле интерпретацияләре-вариантлары билгеле. Кол Шәриф поэмасында исә түбәндәге вариант китерелә.
Әхмәд Ясәвинең иярчене Сөләйман Бакырганиның (поэмада ул Хәким ата Сөләйман дип йөртелә) хатыны Ганбәр анадан өч улы туа: Әсгар [16] Бу исем төрле чыганакларда төрлечә язылган: «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең китап нөсхәсендә. – Әскар , кулъязма нөсхәдә – Әсхәр , Ф. Көпрүлезадә китабында – Әсгар . Без бу исемне Әсгар дип алдык.
, Мәхмүд [17] Бу исем «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең ике текстында да Мәхмүд дип, ә Ф. Көпрүлезадә китабында Мөхәммәд дип бирелә. Чынлыкта ул Мөхәммәд булган булып, Кол Шәриф аны, шигъри әсәр таләпләренә туры китереп, Мәхмүд дип алган булырга кирәк (поэма 14 – 14 иҗекле мәснәви формасында язылган; әгәр Мөхәммәд дип алсаң, иҗек саны артып китә һәм шигырьнең төзеклеге бозыла). Шул сәбәпле без дә бу исемне поэма текстында Мәхмүд дип калдырдык.
һәм Хөбби Хуҗа. Әсгар белән Мәхмүд икесе, әтиләренең сүзен тыңлап, иген игү белән шөгыльләнәләр. Ә кече уллары Хөбби Хуҗа үзенә лачын белән ауга йөрү шөгылен сайлап ала. Моны исә әтиләре Сөләйман бик үк хуплап бетерми.
Беркөнне Хәким ата Ганбәр анага улларын үз янына чакырып китерергә куша. Кырда ясмык игеп йөрүче Әсгар белән Мәхмүд шул минутта ук әтиләре каршына килеп басалар. Ә Хөбби Хуҗа бары тик кат-кат чакырганнан соң гына килеп җитә. Ул үзенең соңга калуының сәбәбен болай аңлата: «Суга батып бара торган көймәдәге кешеләр миннән ярдәм сорадылар да, мин аларны ярга тартып чыгардым», – ди. Әтисе моңа ышанмый. Хөбби Хуҗа җилкәсендәге аркан эзен ачып күрсәтә һәм: «Тиздән кәрван халкы килер һәм үзләренең нәзерләрен – малларының уннан бер өлешен безгә бирерләр», – ди. Һәм, чыннан да, бераздан сәүдәгәрләр киләләр һәм, рәхмәт йөзеннән, Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр. Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны уллары Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә. Ә ауга киткән Хөбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый. Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен – суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә. Хәким ата каршы килми: бу могҗизаны Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән икәү бергә башкаралар. Сыерларга җан керә һәм алар, Хөбби Хуҗаның аягын үбеп, аңардан рөхсәт сорап, кырга үлән ашарга китеп баралар. Моны күргәч, Сөләйман, башын горур тотып, улы Хөббигә: «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз», – ди. Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп тә бара. Ганбәр ана Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе, улын бүлмәдә калдырып, өстеннән бикләп чыгып китә. Иртән барып ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул, әтисенең әйткәннәренә хәтере калып, киемнәрен бүлмәдә калдырып, юкка чыккан була. Ганбәр ана, өзгәләнеп елап, Алладан ялвара. Шулвакыт билгесезлектән җавап килә: «Улың терек. Ул Хозыр белән Ильяска иптәш…»
Читать дальше