Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи

Здесь есть возможность читать онлайн «Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, Языкознание, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Җыентыкка Казан ханлыгы чорының күренекле шагыйре, танылган рухани һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәрифнең моңа кадәр мәгълүм булган әсәрләре туплап бирелде.

Шигырьләр / Стихи — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бу хәлләр әүлия Әхмәд Ясәвигә барып ишетелә. Ул үз янына шәкерте Хәким атаны чакыртып ала, әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә. Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына, ул аның гөнаһын кичерә. Әхмәд Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: «Гөнаһыңны мин кичердем, әмма Алла кичермәде әле. Син үлгәннән соң, каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнаһың ярлыканачак», – ди.

Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана. Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар. Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәвидән Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе, әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында, аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә. Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә. Әхмәд Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын, аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә. Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.

Шулай итеп, әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли: беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый» дип, улын илдән китәргә мәҗбүр итә. Ә Хөбби Хуҗа ахырда, үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала. Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле «җәза» күрә: беренчедән, рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр итә һәм шуннан соң гына ярлыкый; икенчедән, шушы вакыйгадан соң Хәким ата үзенең бөтен гомерен улы Хөбби Хуҗаны күрер өчен зар-интизар булып үткәрә, һәм аңа улы белән очрашу кыямәт көненә кадәр рөхсәт ителми.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, бу поэмадагы исән Хөбби Хуҗаның ак кошка әверелеп очып китүе безгә «Сак-Сок бәете» ндәге шундый ук мотивны, ягъни аналары каргагач, ике малайның «Сак» һәм «Сок» исемле кошларга әверелеп очып китүләре һәм аларның да кыямәт көненә кадәр әти-әниләре белән очраша алмаулары мотивын хәтерләтә, шул мотивны кабатлый. Димәк, кайбер галимнәр күрсәткәнчә, «Сак-Сок бәете» татар поэзиясенең мең еллык тарихында бу мотив чагылыш тапкан бердәнбер әсәр түгел икән; ә ул мотив Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасында да кулланылган икән.

Поэмада сурәтләнгән әлеге вакыйгаларның, әлбәттә, реаль җирлеге булгандыр дип уйларга кирәк. XII гасырдагы реаль тормышта бу вакыйгалар нәкъ менә Кол Шәриф сурәтләгәнчә булганмы, бу сюжетны тасвирлауда шагыйрьнең фантазиясе ни дәрәҗәдә катнашкан? – бу сорауларга җавап эзләүне без киләчәккә калдырып, монда тагын бер нәрсәгә генә игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйбыз: төрек әдәбияты тарихчысы, күренекле галим Фуад Көпрүлезадә үзенең 1918 елда басылып чыккан «Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр» [18] «Төрек әдәбиятында беренче суфилар». исемле китабында нәкъ шушы вакыйгалар турында яза һәм аларны риваять итеп түгел, ә тормышта булган хәлләр рәвешендә бирә. Мәсәлән, ул Хуҗа Әхмәд Ясәвинең шәкертләреннән Хәким ата Сөләйманның тормыш юлы турында сөйләгәндә, әлеге вакыйгаларны түбәндәгечә сурәтли [19] Бу өзек төрекчәдән бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемәдә бирелә. : «Хәким атаның Ганбәр анадан өч баласы булды: Мөхәммәд Хуҗа, Әсгар Хуҗа, Хөбби Хуҗа… Болардан беренче ике зурысын ул заманда бик мәшһүр Җаруллаһ Галләм шәех исемле бер галимнән дәрес укыр өчен Харәзмгә җибәрделәр. Алар анда, күп кенә могҗизалар күрсәтеп, үз тирәләренә йөзләрчә мөритләр тупладылар. Иң кечкенә булган Хөбби Хуҗага килсәк, ул һәр көн, атына атланып, тауларда, кырларда йөри, киекләр аулый һәм аларны әтисенә китереп бирә иде. Шуның белән бергә Хәким ата бу кече углының киләчәктә никадәр зур дәрәҗәгә ирешәчәген һич тә белми иде.

Беркөнне ул моңарчы күрелмәгән бер әмәл белән шуны аңлады: атаның Җунук өлкәсенең Тарадиган районыннан Шәех Сәгъдәт исемле бер мөрите бар иде. Ата аны чакырды; ул шул минутта ук килеп җитте. Бераз соңрак Хөбби Хуҗаны да чакырды. Бераз кичегеп килде һәм әтисенә, гадәте буенча, бер киек китерде. Углының шунда ук килмәве әтисенең җанын телгәләде. Моны аңлаган Хөбби Хуҗа кичегүенең сәбәбен аңлатты: «Кара диңгездә ике көймә баткан иде; миннән ярдәм сорадылар, алар белән мәшгуль булуым аркасында соңга калдым», – диде. Әтисе моңа ышанмады. «Әгәр ышанмасагыз, төгәл биш айдан соң моңда алар унбер алтын бүләк китерәчәкләр, шул вакыт күрерсез», – дигән җавапны бирде. Чыннан да шулай булды: ул акчаны китергән кешеләрнең барысы да Хөбби Хуҗага мөрит булдылар. Хәким ата кече углының бик зур дәрәҗәсен аңлый башлады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x