Янә беркөн улы аңа шул сорауны бирде: «Күрәм, намазның сөннәтен һәрвакыт монда кыйласыз; ләкин аның фарызын кайда кыйласыз?» Әтисе бу сорауга каршы фарызны да Кәгъбәдә кыйлуын сөйләде. «Әйе, әмма, – диде ул, – анда кадәр бару зур бер мәшәкать. Кәгъбәне монда китерсәгез, булмасмы?» Хәким ата үзендә бу кадәр куәт булмавын белдерде. Ләкин иртәгәсе көнне углының Кәгъбәне Бакырганга китергәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнде һәм күңеленә бераз көнчелек орлыгы төште. Бер җирдә ике изгенең тора алмаячагы шөбһәсез иде.
Беркөнне Хәким атаның мөритләре, җыелып, тугыз сыер суйдылар, зикер әйтү һәм тыңлау белән мәшгуль булдылар. Һәр кеше чакырылды, бары Хөбби Хуҗа чакырылмады. Шул вакытта ул тоткан киекләре белән аудан кайтты. Һәр кеше чакырылып та, үзенә хәбәр ителмәгәнен күреп, җаны әрнеде; әтисеннән аның сәбәбен сорады. Соңыннан, үзенең могҗизасы белән, суелган сыерларны янәдән терелтте. Моны күргән бөтен халык аңа инанды (иман китерде). Моның соңында әтисе аны үзенә чакырды: бер җирдә икесенең бергә була алмаячакларын әйтте. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы аңлаган Хөбби Хуҗа әтисенә: «Сез калыгыз!» – диде; чыкты, әнисе белән саубуллашты. Кәфенен киеп, бүлмә уртасына килеп басты. Әнисенә үзе өчен еламавын һәм әтисенең ризалыгын алмавын сөйләде. Башын иде һәм юкка чыкты, кәфене шунда калды. Бу вакыйгадан соң әтисе-әнисе бик нык елаштылар. Хәким ата углының кайгысыннан бик күп хикмәтләр иҗат итте.
Углына карата эшләгән бу эш (хәрәкәт) Тәңре тарафыннан җәзага лаек булды. Аңа (Хәким атага) мәгълүм булды ки, әгәр Хөбби Хуҗа яшәсә иде, аның нәселеннән алтмыш изге кеше киләчәк иде. Әмма ки, алар дөньядан киселде. Моның җәзасы буларак, өстеннән кырык ел су агачак һәм гөнаһысы шул чакта шул рәвешле чистарыначак (ярлыканачак). Чынлыкта да шулай булды. Аның вафатыннан соң Әму-Дәрья Бакырган шәһәрен басып китте, Хәким атаның төрбәсе өстеннән кырык ел су акты. Соңыннан сулар чигенде; фәкать аның төрбәсенең кай җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәлалетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләде. Һәр тарафтан каберне зиярәт итәргә килә башладылар» [20] Фуад Көпрүлезадә. Төрек әдәбиятында илек мөтәссөүвефләр. – 7 нче басма. – Әнкара, 1991. – 90 – 91 б. Бу китапта шулай ук Кол Шәрифнең шушы әсәренең чәчмә белән язылган өлешенең дә башка төрле интерпретацияләре, комментарий-аңлатмалары китерелә.
.
Күренә ки, Кол Шәриф поэмасында да, Ф. Көпрүлезадә китабында да сүз бер үк вакыйгалар турында бара. Аның беренчесе – әдәби әсәр, икенчесе – галим язган тарихи хезмәт. Моннан этәрелеп китеп, Кол Шәрифнең бу поэмасын тагын да тирәнрәк һәм әтрафлырак итеп анализларга юл ачыла. Без исә бүгенге көндә укучыларның игътибарын шушы күренешкә юнәлтү, бу мәсьәләне көн тәртибенә кую белән генә чикләнәбез. Кол Шәриф иҗатын тагын да тирәнрәк һәм җентекләбрәк өйрәнү, аның үзенчәлекләрен ачу – киләчәк эше.
Гомумән алганда, Кол Шәрифнең бу җыентыгына кергән әсәрләре безгә Урта гасырлар татар әдәбиятының яңа сәхифәләрен ача, безнең рухи дөньябызны баета, әдәбиятыбыз тарихы турындагы мәгълүматларыбызны тулыландыра. Алар Казан ханлыгы чоры татар поэзиясенең мәңге тутыкмас җәүһәрләре булып тора.
Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы
«Башың күтәр гафләтдин, гафил торма…»
Башың күтәр гафләтдин, гафил торма,
«һу» тигел,
Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
Көйеп эче һәм тышы, гафил торма,
«һу» тигел.
Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,
Һу дип дидар куларлар, гафил торма,
«һу» тигел.
Йиге әкълим гизәрләр, андин күккә агарлар,
Бер кадәмдә йитәрләр, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу бәхригә чумарлар, гаувас булып батарлар,
Һу дөррләрин тирәрләр, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри анукдыр,
Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып
оймагыл,
Хак зекрени куймагыл, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Тәрҗемәсе:
Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,
«Аллаһу» диген,
Күзең ач син йокыдан, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Һу-һу» дияр һу кошы [21] Һу кошы – Аллаһка бирелгән кеше.
, агар күзеннән яше,
Көеп эче һәм тышы, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига [22] Гарше шахи – дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.
кунарлар,
«Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Җиде материк гизәрләр, аннан күккә
ашарлар,
Бер атлауда җитәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Аллаһу» диңгезенә чумарлар, су асты
йөзүчесе булып батарлар,
«Аллаһу» энҗеләрен чүпләрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,
Күзең ачып карап тор, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып
йоклама,
Аллаһка зикер әйтүне ташлама, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
Читать дальше