Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (1831–1895) – татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган олы шагыйрь, фикер иясе.
Шагыйрьнең тууына 190 ел тулу уңае белән әзерләнгән бу җыентык өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә – мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалауга багышланган әсәрләре, икенче бүлеккә – төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре, өченче бүлеккә фәлсәфи уйланулары, үткен, тапкыр парчалары һәм төрле шигырьләре тупланды. Китап аңлатма һәм искәрмәләр, кыскача текстологик күзәтүләр белән тәэмин ителде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
* * *

Бу заман – табигате шундай хәтәр,
Кирәк ул казакъ булсын, кирәк – татар;
Күрәбез морны [324] Морны – борыны. биек кәттәләрне —
Фәрештә затыннан имәс – безнең катар [325] Безнең катар – безнең ише. !

II

Мәкяным минем яткан аты зиндан Егет башым әсир булды вакытсыз - фото 3

Мәкяным минем яткан – аты зиндан…

* * *

Егет башым әсир булды вакытсыз…

* * *

Ак җаны нахак көйгән бичараңыз…

Һәр заман сүз башланыр бисмилладан Һәр заман сүз башланыр бисмилладан - фото 4

«Һәр заман сүз башланыр бисмилладан…»

Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,
Һәр вакыт эш башланыр бисмилладан;
Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,
Эш тәмам бисмилласыз һич улмаган 1+.
Кандай тел әйтеп бетәр хакъ сәнасен [326] Хакъ сәнасе – Ходайны мактау сүзләре. ,
Бәндәнең хәлас кылсын мөбтәлясен [327] Кешенең бәхетсезлеккә дучар ителгәнен азат кылсын. ;
Мескенләргә мөнәҗәт, дога кирәк,
Зарланып телдән салмай раббанасен [328] Раббана – Аллабыз. .
Мөхәммәд 2+әрүахыңа [329] Әрүах – рухлар (биредә: ата-бабалар рухы). сәлам, салат [330] Салат – намаз, дога. , —
Өммәткә гасый булган һомай канат [331] Гөнаһлы өммәткә бәхет китерә торган кош канаты. ;
Калдырган аять, хәдис 3+– дин чирагы [332] Чираг – шәм. ,
Сүзенә җаным фида йөз-мең кабат.

* * *

Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан 4+,
Тугъры әйтеп, халыкга җазган 5+хак мулладан,
Сахрауи эчләренә [333] Сахрауи эчләренә – сахра (халыклары) арасына. бездән сәлам,
Дошманның җаласынан пакь мулладан.
Бәгъдәссәлам [334] Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам белән бергә. фәкыйрь хәлем сорасаңыз,
Хат менән белдерәен каласаңыз [335] Каласаңыз – теләсәгез (калау – теләү). ,
Аһ орып, аш эчбәй [336] Аш эчбәй – ашамыйча. , кан йотамыз,
Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз [337] Җанасу – янәшә булу, тиң килү. .
Язайын [338] Язайын – языйм. сезгә гыйбрәт – карасаңыз,
Җайылган тәмам йортка тамашамыз.
Симезләр җабыгады нәзар итбәй [339] Нәзар итбәй – нәзар итмичә (карамыйча). , —
Бол [340] Бол – бу. җирдә биекләрдән аласамыз [341] Аласа – тәбәнәк. 6+.
Саргаеп, төн ойкламай [342] Ойкламай – йокламый. 7+таңасамыз [343] Таңасу – таңга чыгу, таңны каршылау. ,
Гакылдан госса [344] Госса – кайгы, борчу. мәнән адасамыз [345] Адасу – адашу. ;
Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,
Кандала, бөргә [346] Бөргә – борча. менән таласамыз.
Мәкяным [347] Мәкян – урын, торган җир. минем яткан – аты зиндан,
Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;
Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,
Сәргыя [348] Сәргыя – җинаятьче, хаин, сатлык. ничә төрле – бар җыелган.
Тимермин [349] Тимермин – тимер белән. кадакланган тирәзәсе,
Кара тас [350] Тас – таш. кабатланган кирәгәсе [351] Кирәгә – тирмә өйнең стена каркасы. ;
Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —
Ходадан дошманыңны теләмәче!.. 8+
Килмәйде күңел җитәр күңел сорай [352] Күңеле якын кеше хәл сорап килми. ,
Мылтыкды [353] Мылтыкды – мылтыклы. салдат җөрер урай-урай;
Ходаем кылган эшкә чара бармы? —
Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.
Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,
Адәмде усындайда адәм сынай [354] Тоткынның, сорасагыз, җае шулай, Адәмне шушындыйда (шундый хәлдә) адәм сыный. ;
Күрәмез тирәзәдән мирзаларды [355] Мирзаларды – мирзаларны. ,
Үтәде касымыздан сабай-сабай [356] Үтәләр яныбыздан (атларын) чыбыркылый-чыбыркылый. .
Кей адәм [357] Кей адәм – кайбер адәм. ун җыл җатыр, озап калган [358] Озап калган – озатылган, җибәрелгән. ,
Эшләре Питербурга озап калган,
Һиммәтле [359] Һиммәтле – олы җанлы. кандай ирләр заигъ булып [360] Заигъ булу – әрәм булу. ,
Аякы кесән [361] Кесән – кешән, богау. менән тозакланган.
Саргайтды ак йөземне кара тас өй,
Ат менән ни күрмәйде адәм басы?
Каңгырды басым 9+минем тауыс [362] Тауыс – тавыш (гауга). менән —
Яхшының ямандай юк аермасы!
Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы
Аурады җата-җата кабыргасы;
Эчендә нахак да бар, хаклы да 10+бар,
Җатады җилкәләрен касый-касый [363] Касый - касый – кашый-кашый. .
Катыксыз кара күҗә [364] Кара күҗә – итсез шулпа ашы. – эчкән асы [365] Ас – аш. ,
Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы [366] Күзнең ясы – күзнең яше. ;
Борадәр, эчбәймен дип булма гасый [367] Булма гасый – гөнаһлы булма. ,
Дөньяның вафасы юк, атаң басы! 11+
Миндагы [368] Миндагы – миндәген (мин үзем дә). моны теләп алганым юк,
Казакъка зурлап кияү булганым юк 12+.
Ходаның кылганына чара бармы? —
Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.
Бездагы бер шаһбаздның [369] Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы. баласы идек,
Хәлфәнең дин өйрәткән тазасы идек;
Гыйлемлек мәйданына катар килгән [370] Катар килү – янәшә, бергә килү. , —
Дүртенче-бишенчегә талас идек [371] Талас идек – талаша, ярыша идек. .
Киң япан тар булады – каза килсә,
Җук гайеб бар булады – җәза килсә;
Кадере амандыкдың аман чакда [372] Иминлекнең кадере имин чакта. ,
Басыңнан [373] Басыңнан – башыңнан. гакыл китәр – бәла килсә.
Бәлане күреп калган асыл затлар,
Казадан тар-мар булган алтын такълар [374] Алтын такълар – алтын тәхетләр. .
Дошмандың бәла аударган кайгысымин [375] Бәла япкан дошманның кайгысы белән.
Кителгән булат кылыч, мәрвәрд [376] Мәрвәрд (мәрварид) – энҗе. саплар,
Һәркемгә бер сәбәбдин афәт булган,
Яхшыга булсадагы – нахак бултан;
Карыскан [377] Карыскан – карышкан. бер солтанга каршы килеп,
Хибестә [378] Хибес – төрмә, зиндан. Имам Әгъзам вафат булган 13+.
Әсәре асыл сүзнең балдай татыр [379] Балдай татыр – балдай татлыдыр. ,
Бол җирдә күңел куркак – телем батыр;
Ак җаны нахак көйгән бичараңыз
Акырын кыйсса кылып [380] Кыйсса кылу – хикәя итү. сулкылдатыр.
Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр,
Сачелгән ризкы булса, җөреп татыр;
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас —
Кирәк солтан булсын, кирәк – император!
Таусылды кайгы менән гакыл, хатер [381] Кайгы белән акыл, хәтер бетте. ,
Эчемдә кайгы-хәсрәт тулып җатыр;
Сөйтеп [382] Сөйтеп – шулай итеп. җатып, Акмулла 14+бичараңыз
Тирәндәй әйләндереп сүз кузгатыр.
Бер каза күрмәенчә адәм тасыр [383] Адәм тасыр – адәм ташыр (узыныр). ,
Бәндәнең каза дигән күңлен басыр;
Җимәйтен [384] Җимәйтен – ашамый торган. баурсакды Акмулла идем,
Чәйнәймен кара нанды кашыр-кашыр [385] Кара ипине кытыр-кытыр чәйнимен. .
Салдатлар кич булганда куйдай камай,
Җабады малдай кылып, санай-санай;
Үләрем исемдә иде, бол истә юк,
Каза җитсә, бирәде икән җәббар Ходай [386] Каза җитсә, бирә икән кодрәтле Ходай. .
Саргайдым тирәзәдән карай-карай,
Зарыгып чыдамайды, тәтте җанай [387] Тәтте җанай – «и татлы җан» мәгънәсендә. .
Исәнгилде, Батучка 15+остаз булып,
Акмулла хурлык күрде талай-талай [388] Талай – шактый, бик күп. .
Җабыкдым кайгы менән уйлай-уйлай,
Бол җирдә һич берәүгә сүзем сыймай.
Казага гариб бәндә [389] Гариб бәндә – ил-йортыннан аерылган бәндә. чыдайды икән, —
Залимләр Акмулланың җанын кыйнай.
Ачы икән мәзлүм булып калган көнай.
Коръәндә залимлекдән тыйган Ходай;
Кылганы Исәнгилде искә төшсә,
Җылаймын ике күздән җасым тыймай [390] Җасым тыймай – яшемне тыялмыйча. .
Күп иде мине дошман табалаган,
Чыгарган төрле үсәк [391] Үсәк – гайбәт. , җала җаман;
«Җук, дигән, хакка зәуаль» бер мәкаль бар,
Хакъ әсәде – бер Ходаем аралаган [392] «Дөреслекнең ахыры юк» дигән мәкаль бар, Дөреслек арысланы – Ходаем аралаган. .
Мәгънәләп инде әйтәем, кара маган [393] Маган – миңа. !
Лаикъсыз яхшы сүзгә карамаган,
Язылды кайгы менән, гайб итмәңез, —
Каскырлар [394] Каскырлар – бүреләр. йөрәгемдә җаралаган.
Күтәрмәйсез туры айтканды [395] Айтканды – әйткәнне. , надан адәм,
Борынгы рәсем [396] Рәсем – гадәт, йола. калган заманадан:
Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган,
Сары май эт карнына онамаган [397] Онамау – килешмәү. !
Һауалы – бу заманда караламан [398] Караламан – гади кешеләр. ,
Арасын кара чикмән 16+аралаган;
Тередә күнбәйде икән [399] Күнбәйде икән – күмми икән. кара надан,
Заң [400] Заң – закон (дөньяви, политик закон). куып, шәригатькә карамаган;
Кылганы бер Ходайга ярамаган,
Пәйгамбәр сөйләгәнен каламаган [401] Каламаган – кабул итмәгән. ,
Йорт бозган үсәкчеләр ярамаган,
Җылкыны кырчаңгыдай алалаган [402] Алалау – аралап сайлап алу. 17+;
Адәмдә үсәк менән җала җаман,
Чебендә – чага торган ара [403] Ара – шөпшә. җаман;
Сөйләсә, сөйләй бирсен кара таган,
Кусылмас ак маралга [404] Ак марал – затлы марал. кара кабан;
Карамас гыйлем кадрен кара надан,
Кара эт тә пәйгамбәргә абалаган [405] Абалау – һаулап, чәбәләп өрү. ,
Этләрдән дә эт калган юк таламаган,
Итемнән дә ит калган юк канамаган;
Җау кайтып, бас ачылыр дулыгудан [406] Дулыгу – дулыга, борынгы сугышчыларның баш киеме. ,
Шаһбаздай күзен ачкан тумагадан [407] Тумага – ау кошларының башына кидерелә торган бүрек (күзне каплап торыр өчен). ;
Тоткын кып [408] Тоткын кып – тоткын кылып. җәүһәремде алалмаган,
Ул җәүһәр бер Аллаһе Тәгаләдән;
Яхшыны күрә алмайды надан адәм,
Рәсем буп [409] Рәсем буп (булып) – гадәт, йола булып. калган борын заманадан, —
Һәр Мусага бер фиргавен дигәндәен1 8+,
Калыпдыр бойрык булып голямадан [410] Голяма – укымышлылар, галимнәр. .
Динкарендәш, барчаңызга күп-күп сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам гыйбрәт-кәлям [411] Кәлям – сүз. .
Һәртөрле мәгънә менән кыйсса яздым,
Җөзәдай [412] Җөзәдай – йөзә лә соң. һөнәрле адәм үргә таман [413] Таман – таба, табан. !
Хур булдым хата төсеп козгындарга,
Яранлар илтифат ит безем зарга;
Арыкды аса баскан аргымакыйм [414] Аргымакыйм (аргымакъ им) – аргамак идем. ,
Тоектан туктап калдым кисә җарга [415] Арыкны аркылы атлаган аргамак идем, Терәлеп туктап калдым текә ярга. .
Мондай эш кылганы җук, күргәне җук
Казагы Кече җөздең, Ырымбурдың 19+.
Атлас тун базарында кымбат [416] Кымбат – кыйммәт, кыйбат. үтәр,
Сом [417] Сом – шом, шомлы. илдең базарында сәүдә бикяр [418] Бикяр – бушлай, мәгънәсез. ;
«Зәр кадрен зәргәр белер» дигән сүз бар,
Гәүһәрде эт муйнына таксаң, китәр.
………………………………………………. 20+
Сауыскан [419] Сауыскан – саескан. хаким булып тутый булмас,
Җук илдең бузбаласы коты [420] Коты – котлысы. булмас [421] Рәтсез илнең яшь егете аның котлысы булмас. ;
Бозауы үлгән сыердың сөте булмас,
Җолдызы саратандың [422] Саратан – зодиак тамгасы буенча июнь ае. кауес [423] Кауес – зодиак буенча 9 нчы ай (ноябрьгә туры килә). булмас;
Җамандың кәсафәте [424] Кәсафәт – бәла, зыян. алыс булмас,
Ала куңыз [425] Куңыз – коңгыз. тиресе игә күнбәс [426] Игә күнбәс – иләүгә күнмәс. ,
Җүкәне майлау менән кайыс [427] Кайыс – каеш. булмас;
Яхшының сәүдәсендә сагыш булмас,
Сәүдәсендә җамандың табыс [428] Табыс – табыш. булмас.
Сыерга келәм җабу җарасбайды [429] Җарасбайды – ярашмый(дыр). ,
Чагала [430] Чагала – акчарлак. буяу менән тавис булмас,
Күк тимер кайрау менән алмас булмас,
Күк исәк кордас булып, мондас булмас [431] Соры ишәк кордаш булса да, моңдаш булмас. ,
«Җаман дуст – кара җылан!» дигән мәсә
Җар булып, юха җылан җулдас булмас!
Җаманды күп үстерсәң – өмид кисәр,
Хызырдың 21+кадрен белмәс тинтәк, исәр;
Залимдек зольме күп, күп симертсәнез,
Табактан эттең башы чурчып төсәр [432] Чурчып төсү – ыргынып, сикереп төшү. ;
Җаманды түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң – ботын сузар!
Түрә димә, кара димә [433] Кара димә – кара (халык) димә. – фиглен кара —
Кей җаман аргымакдан мәстәк [434] Мәстәк – буй-сыны кечкенә ат (бәләкәй ат). узар.
Адәме бол замандың хәрам тамак,
Күңле кара, аузы ала, ирне җалак [435] Җалак (ирен) – ярылып, телгәләнеп, кибершеп беткән ирен. ,
Дин җулына чамҗул атдай чигнәд иде,
Дау дисә, җауыр атын китәр сабап [436] Дин юлына чыгымчы аттай чигенүчән иде, Дау өчен дисә, аркасы җәрәхәтле атын да каулап китәр. .
Калмады йорт эчендә оят, әдәб…
…………………………………………………
……………………………………………….. 22+
Ходага унчә [437] Унчә – ул кадәре. кылмайды коллык, тагать [438] Тагать – буйсынучанлык. .
Зар кылып, мин җатырмын жаббар хакъкаай [439] Мин ятам зар кылып бөек Тәңремә. ,
Җабыгып, сөяк калган аргымакдай;
Залимләр кадер белмәс һәлак итде,
Көн нурын күрә алмаган ярканатдай.
Кылдылар онытбасдай җаман бер эс [440] Эс – эш. ,
Эстәре дингә зыян, заңга дөрест [441] Заңга дөрест – законга туры килә торган. ;
Саклансын данешмәнд [442] Данешмәнд – белемле, укымышлы. ир җаман дустдан,
Надан дуст – бер айлык дуст, төбе – дошман.
Җофардың почык кесе [443] Почык кесе – борыны җимерек кеше. исен сизмәс,
Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан [444] Томсыгы очкан – томшыгы (борыны) юкка чыккан. !
Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,
Бол җирдә җандай җакын булады чит,
Сом илдең базарында дөкян корып [445] Шом илнең базарында кибет ачып. ,
Җәүһәрем бәһасез буп [446] Бәһасез буп – бәһасез булып. хур булды тик.
Җамандың, борадәрем, сыртынан [447] Сыртынан – читеннән, арт ягыннан. кит,
Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:
«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —
Эт атым югалмасын дип айта дип.
Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик [448] Күрмәңез җик – ят итеп күрмәгез. ,
Минем җук яхшыңызга эчемдә кик [449] Кик – үч, кинә. ;
Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте 23+»,
Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.
Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:
«Үсәкче [450] Үсәкче – гайбәтче, яла ягучы. – җәһәннәмнең канчыгы [451] Канчык – әнчек эт. », – дип.
Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,
Кесе имәс [452] Кесе имәс – кеше түгел. – бер хатаны җабалмаса;
Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,
Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.
Мактамас адәмде адәм – күралмаса,
Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;
Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —
Газраил эшен килеп тәмамдаса.
Нәгылып [453] Нәгылып (нә кылып) – ничек итеп. җаның чыдар, борадәрем,
Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?
Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса [454] Саралмаса – сары (хәсрәт) алмаса. ,
Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;
Барынан усы [455] Усы – шушы. хурлык җаман икән,
Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —
Тилмергән бу вакытда тоткын идек,
Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса! [456] Килгәләп, хәл белешеп йөрсәгезче.
Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,
Җылатыр бәндәсенең асыл затын,
Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,
Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.
Әбүҗәһел 24+Мөхәммәдкә инанмаган,
Иманга өндәсә дә телалмаган;
Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,
Җарылган аймин кәнде [457] Аймин кәнде (ай менән көнде) – ай белән кояшны. күралмаган.
Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,
Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,
Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —
Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен 25+.
Тоткын буп [458] Тоткын буп – тоткын булып. газиз Йосыф 26+канча [459] Канча – күпме. җатды,
Чыгарып агалары кол дип сатды;
Мөндан соң Зөләйханең җаласымин [460] Җаласымин (җаласы менән) – яласы белән.
Зинданда унике жыл җәфа тартды.
Нәгылды [461] Нәгылды – ни кылды, нишләде. Исраилнең 27+даналары [462] Даналары – белдеклеләре. ,
Үзләре – җакын нәби [463] Нәби – пәйгамбәр. балалары,
Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип [464] Карак, ялганчы, яла ягучы дип. ,
Йосыфды кандай [465] Кандай – ничек, нинди. кылды агалары?!
Асылды сүккән менән аты китбәс,
Күңелдән җаман сүздең даты [466] Даты – кере, тутыгы. 28+китбәс;
Нәҗескә саф алтынды буяу менән
Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,
Күңелдән җаман сүздең куры [467] Куры – калдыгы, дуены. китбәс,
Котырган эт һава карап әргән менән
Асманда [468] Асман – күк. торган айның нуры китбәс! 29+
Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,
Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,
Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр [469] Бикяр – бушка, юкка. , —
Җазылган ләүхелмәхфуз [470] Ләүхелмәхфуз – язмыш тактасы, тәкъдир язмасы. үзгәрелмәс.
Языптыр мосаннифлар [471] Мосанниф – иҗат иясе, китап язучы. һәр китабка,
Фискъ сүз [472] Фискъ сүз – бозык сүз, начар сүз. алынмас дип илтифатка;
Кабрендә Имам Әгъзам 30+эт булды дип,
Канчамы үсәк булды асыл затка!
Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,
Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,
Булды дип нәгып [473] Нәгып – ни кылып, нишләп. тоткын уйламаңыз —
Файда җук артык сүздән, борадәрләр!
Аргамакка кимчелек җук кесән [474] Кесән – кешән, богау. менән,
Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;
Мөслим [475] Мөслим – мөселман, ислам динендәге кеше. 31+дип үсәкчене әйталмаймын,
Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән [476] Эсинбәгән (синбәгән) – ышанмаган. .
Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,
Яхшыга Хода – мәдәд [477] Мәдәд – ярдәм. , гакыл – сәбәб;
Бу сүзем үләң [478] Үләң – җыр, шигырь. имәс – бер нәсыйхәт,
Җазганы булмаганы фарсы, гарәб 32+.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x