Гаҗәб: һәркем гъәни [479] Гъәни – бай.
булса,
аңа хөсне дидар [480] Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.
әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва [481] Пәрва – саклану, иминлек.
юк,
мөзәлләт [482] Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.
берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан [483] Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.
булса,
ки Локман 1+хикмәте булса,
Дәрига, бәхте юк ирне
фәкыйрьлек шәрмсар әйләр [484] Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.
.
Гъәни бер нафилә эшдә
дийән тәгърифенә йитмәз [485] Әгәр бай кеше табышлы эштә үзе теләгән мактауга ирешмәсә.
, —
Зарурәтдән фәкыйрь яшен
түгеп мең игътизар әйләр [486] Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.
.
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян [487] Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.
фәкыйрьне гайненә алмаз [488] Гайненә алу – күз салу, игътибар итү.
;
Вәләкин әгънияләрне [489] Әгъния – байлар.
зәһи садр кибар әйләр [490] Зәһи садр кибар әйләү – бик нык олылау.
.
Менеп һиммәт мәтаййасын [491] Мәтаййа – ат, менеш аты.
,
мәһабәт җилдереп байлар,
Берен бере хозур әйләп,
мәрамен [492] Мәрам – теләк.
иддихаль әйләр [493] Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.
.
Шаһамәт малике сәтъвәт
табып, бәһҗәтдә ба-фәрҗам,
Тәфәкөһ бабидә оббоһа
сафалар өстевар әйләр [494] Батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр. Олылар байлык-зиннәттә күңел ачуны арттыра барырлар.
.
Ләбасе фахирә үзрә [495] Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.
мөсәйкъәл мөргы тависдай [496] Мөсәйкъәл мөргы тависдай – купшы-көяз тутый коштай.
,
Төзеп мәйдан фәзасында [497] Фәза – ачык җир.
мәҗалисен ифтихар әйләр [498] Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.
.
Тәвангирләр [499] Тәвангир – бай, хәлле.
, берен бере
тәбәссемлә итеп икъбаль [500] Тәбәссемлә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.
,
Урамчы өенә биңзәш [501] Биңзәш – охшаш.
фәкыйрьне тар-мар әйләр 2+.
Аны шунчә тотарлар хар,
җөлүсендән идәрләр зар [502] Аны шулхәтле хур санарлар, хәтта аның утырдашлыгыннан гарьләнерләр.
;
Әгәрчә булса ул диндар,
аны гүя химар [503] Химар – ишәк.
әйләр 3+.
Мәсаиб [504] Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.
чикмәгән инсан
Һауасына дәва булмаз [505] Һауасына дәва булмау – һавалануга дәва тапмас.
;
Сорашмаз шәйлә кибрендән [506] Кибрендән – тәкәбберлегеннән.
,
фәкыйрьне ихтикар әйләр [507] Ихтикар әйлiәү – хурлау, хәкарәтләү.
.
Сафа әүкатилә мәгърур
улып дәүранә биш көнлек [508] Биш көнлек рәхәт-күңелле чоры белән горурланып.
,
Тәмәтти үзрә [509] Тәмәтти үзрә – ялкау гына.
көрлекдән
фәкыйрьләрдән нәфар әйләр [510] Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.
.
Санадир мөтрифинләрең [511] Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.
һауасындан, мәгаз Алла [512] Мәгаз Алла – Алла сакласын.
,
Ләбасе иске галимдәй
сәлам алмага гъар әйләр [513] Гъар әйләр – оялыр, гарьләнер.
.
Дәрига, әрҗөмәнд [514] Әрҗөмәнд – затлы.
ирләр,
фәкыйрьлекдән булып паймал [515] Паймал – аяк астында.
,
Хәйа пәрдәсене – ихракъ [516] Ихракъ – яндыру; янып бетү.
,
Замирен поргобар әйләр [517] Замирен, поргобар әйләр – күңелен караңгы (томанлы) итәр.
.
Күренсә капкадан бер бай,
кирәк – кыргыз, кирәк – нугай,
«Хуш-амәд» ләп [518] Хуш-амәд – хуш килдегез.
аңа, һай-һай,
мөфахирән софар әйләр [519] Мөфахирән софар әйләр – шатланып каршылар.
5+.
Фәкыйрь Акмулла, кил, сабыр ит,
чәрхнең җәүренә [520] Чәрхнең җәүренә – (язмыш) тәгәрмәче изүенә.
син һәм,
Үзең мәхбүс, сүзен мәрдүд [521] Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.
—
сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның [522] Каза (къәза) – язмыш, күрмеш.
серенә һәргиз [523] Һәргиз – һәрвакыт.
гакыл бары өчен йитмәз,
Ләтаиф зимн [524] Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.
белүе дә
гыйбарындан зимар әйләр [525] Гыйбарындан зимар әйләр – гыйбрәтләреннән уйланыр.
.
Кемен сурәтдә лотф [526] Лотф – чибәр, гүзәл.
идеп,
хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз идәр [527] Игъзаз идәр – газиз итәр.
ахыр —
әгәр заһирдә хар әйләр [528] Хар әйләр – хур итәр.
.
Кемен тоткын идеп бауда,
агызып дидәсендән [529] Дидәсендән – күзләреннән.
кан,
Кемен сәйр итдереп [530] Сәйр итдерү – гиздерү.
багъда,
мәкамен [531] Мәкам – урын.
гөлгозар [532] Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.
әйләр.
Кемен… 6+заһир
ләтаиф нигъмәте үзрә,
Кемен мәсрүр [533] Мәсрүр – шатлыклы, сөенечле.
идеп даим,
Гыйбадын [534] Гыйбадын – коллыгын.
ихтияр әйләр.
Назыймне [535] Назыйм – нәзым сөйләүче (шагыйрь, автор).
сорсаңыз, әй яр,
мәкяне [536] Мәкян – урын, торган җир.
– хар, эчендә – нар [537] Нар – ут.
,
Ләкабе [538] Ләкаб – кушамат.
мәшһүр Акмулла,
хибесдә [539] Хибес – төрмә.
зар-зар әйләр.
Агызып яшь, йөрәкдән – кан,
ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан [540] Хөллан – якын дуслар.
! —
сезә күп игътизар әйләр [541] Сезгә күп игътизар әйләр – сезгә күп зарын әйтер.
.