1 ...7 8 9 11 12 13 ...19
«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»
Кыпчак эче карабалык карагызлар 1+,
Зарына Акмулланың караңызлар,
Мине остап бирдеңез [591] Остап бирү – тотып бирү.
дошманларга, —
Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.
Ходаем сезгә бирсен изге таләб,
Мин тордым илеңездә Тәңре калап [592] Тәңре калап – Тәңре теләп.
2+;
Хыянәт кылгандарың искә төшсә,
Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.
Булмады үпкә җазмай чарамыз да,
Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;
Бигөнаһ [593] Бигөнаһ – гөнаһсыз.
хыянәтләп саргайтдыңыз 3+ —
Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга 4+!
Кем чыдар усы [594] Усы – шушы.
төрле бәлаңезгә,
Агъзы нәҗес саускандай алаңызга [595] Саескан шикелле, авызы нәҗес түбән җаннарга.
,
Мондай эс [596] Эс – эш.
мөселманга казакъ кылмас,
Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!
Тел тиде барча ата-карагызга,
Барчыгар [597] Барчыгар – бардыр.
яхшыңыз да араңызда;
Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —
Күкрәге кара майдан [598] Кара май – дегет.
караңызга.
Разыймын сезең ата-бабаңызга,
Күкрәге фирасәтле [599] Фирасәтле – батыр, кыю.
данаңызга [600] Дана – укымышлы, белдекле, асыл зат.
;
Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать [601] Шәфәгать – яклау, бәладән йолып алу.
,
Хур булып усы арада [602] Усы арада – шушы җирдә.
каламызма?!
Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,
Изге дога изге ата-бабаңызга, —
Кятибен [603] Кятиб – язучы (автор).
сорасаңыз – мин бер тоткын,
Акмулла 5+Труйски калаңызда.
«Йа Хода, юлыңда булсын…»
Йа Хода, юлыңда булсын
бу гъәзиз җаным фида,
Идәмен сиңа мөнаҗәт —
агъласын телем нида [604] Нида – зар-моң.
.
Мөстәгыйн [605] Мөстәгыйн – ярдәм теләүче, булышлык сораучы.
бел һәр урында
бәндәңи, әй солтаным,
Саклану бәйлә улырмы —
бәндә фәрмандин җөда [606] Җөда – аерылган, аерылуга дучар ителгән.
.
Афтабең [607] Афтаб – кояш.
нуры төшмәсә,
рәүнәкъ улмас [608] Рәүнәкъ улу – нурлы булу; алга китү.
бу җиһан;
Сайрамас былбыл, әгәр булса
гөлестандин җөда.
Әй борадәр, нә сорайсың
бу әсирең халене? —
Сезгә салус [609] Салус – икейөзле, монафикъ; хәйләкәр.
нисен әйтсен,
булса икърардин җөда!
Нә гаҗәб: пешкән йимешдин
татлыдыр бу йәш вакыт,
Аһ [мин] булдым сәшкәдәй [610] Сәшкә – чәчкә.
кыйммәтле дәүрандин [611] Дәүран – вакыт, чор.
җөда.
Кайгы-хәсрәт тарта-тарта
башымда һуш калмады,
Гомречендә [612] Гомречендә – гомер эчендә.
булмадым бер
кайгы-хәсрәтдин җөда.
Бары гомрем көя-көя
йөздә нурым калмады,
Ялгыз булмаганымын бер
гъәзиз җанымдин җөда.
Хаким берлән галимдән күп сорау бар…
* * *
Ни файда аһ органдай үлгәндән соң?..
* * *
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен!..
Хат йибәрдек Ырынбург каласындан,
Каласында голямалар [613] Голяма – галимнәр.
арасындан,
Хөрмәтле әткәемә йөз-мең сәлам
Күпле сынык ак 1+шоңкар баласындан.
Хөрмәтле әткәемә – сезгә сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам [614] Бәгъдәссәлам – сәламнән соң.
ошбу кәлям [615] Кәлям – сүз.
:
Берничә күңле сынык госса [616] Госса – кайгы, хәсрәт.
язды,
Зарланып, бер мосафир мелла балаң.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.
Мәзар – кабер, зират.
Калай – ничек.
Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.
У – агу (аку).
Тәзкирә – истәлек язма.
Гаффар – кичерүче, гафу итүче.
Читать дальше